АНА КАДЕРЕ. Җиденче бүлек
Җиденче бүлек
Ул сүзен чакка – көч, иҗекләп кенә «Бу бит син - Балам!» диде. Аның әйткән сүзенә ышана алмыйча, озак карап тордым. Әйе, мин әниемне таптым! Күптән эзләгән әнием янымда гына булган ич! Мин аны кочаклап алдым да еларга тотындым. Ул да өзгәләнеп елады.
- Әнием! - дидем мин бу сүзне беренче әйткән сыман.
- «Балам!» диде ул минем бу минутларда бәхетле булуымны күреп.
- Минем бит беркайчан да Әнием дигән булмады. Мин бит әнисез үстем.
- Синең әниең гомере буе газап чигеп яшәде, балам. Ул бит сине көтте! Иң кадерле кешеңне көтү ничек авыр, беләсеңме икән? Бернигә дә охшамаган авыр язмыш, сагыш, ачыхакыйкать бу…
- Димәк, әбием хаклы булган! Син үзең үк минем юлыма очрадың!
Без әйтәсе сүзләребезне икенче көнне генә җиткереп бетерә алдык. Бу могҗизаны күргән – ишеткән һәркем безгә сокланып карадылар. Иремә бу хәбәрне әйтү белән, Әнине Картлар йортыннан алып кайттык. Әнинең ничек бәхетле булуын күрсәң иде син! Кош тоткандай очынып кайтты ул. Оныклар бәхетенә әнием хәзер дә, Аллага шөкер сөенеп куанып яши. Әлеге сүзләремә өстәп шуны әйтәсем килә: Кайбер кеше янындагы әнисенең кадерен белми яшәсә, кайсыларыдыр булмаган әниләрен сагынып гомер итәләр. Мин үземне әнием янында бик бәхетле хис итәм. Абыема килгәндә, ул минем хакта белү белән, безнең өйне табып килеп җитте. Көне буе елаштык без өчәүләшеп. Бүгенге көндә әнинең хәлен гел килеп белешеп тора. Үзләренә дә алып кайткалый. Әниебез тапкан бәхетенә сөнеп туя алмый. Мин шуны аңладым - Әни кеше – тормыш бизәге ул, сеңлем. Ансыз гөлләр дә чәчәк атмый, өйнең дә яме юк.
Рамиләнең сүзен тын да алмый тыңлаган кыз бала, башын шулчак аска иде. «Рәхмәт сезгә, апа! Сез минем күңелемдә әниемә карата мәхәббәт уяттыгыз! Мин хәзер үк аннан гафу сорыйм. Хәзер үк! - диеп кызчык өенә йөгерде. Кызга булыша алуына Рамилә бик сөенеп куйды. Көн кичкә авышканын сизеп алып, өенә кузгалды. Анда аны яраткан гаиләсе, газиз әнкәсе көтә иде…
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев