Логотип Идель
Ялкын

АНА КАДЕРЕ. Беренче бүлек

Беренче бүлек


Урамда әнисенә теләсә нәрсә кычкырып басып торган яшь кызны күргәч әллә нишләп куйды Рамилә. Әнисенә кулын күтәрергә әзер булган кыз шул хәтле кәбахәт булып күренде аңа. Ахырдан түзмәде, алар тирәсендәге эскәмиягә барып утырды да каршыдагы галәмәтне күзәтә башлады. Кызның күзенә бер ни күренми, ни әйткәнен колагы ишетмәс дәрәҗәдә иде. Рамилә авыр сулап кына кызны үз янына дәште. Тегесе аңа борылып та карамады. Әнисе үксеп елый башлагач, үзе дә арып, эскәмиягә килеп утырды. Рамилә бер тын дәшмәде. Тик күңелендәге ниндидер бер сагыш аны тагын газаплый башлап, ул кызга карады.


- Әниеңне шул дәрәҗәдә яратасыңмы?


- Сез кем соң әле миннән сорау алырга?


- Мин бер кем дә түгел, әмма минем сорарга хокукым бар.


- Әйе, яратам. Тик ул мине яратмый.


- Каян чыгып шулай ышанып әйтәсең?


- Сизелеп тора ул, апа. Мин теләгән кием дә алып бирми бит ул миңа. Кадерсез бала кебек яшим.


- Әниең кайда эшли?


- Ул эшләми. Инвалидлыгы белән группада.


- Һәм син аның авыртуын белә торып аңа кул күтәрәсеңме? Бу бик түбәнгә тәгәрәү, сеңлем.


- Минем дә башка кызлар кебек бай тормышта яшисем килә.


- Син мине тыңла әле башта, зинһар өчен. Аннан соң, бәлки барысын да аңларсың.


Кыз риза булгандай башын селтәде. Рамилә үткәннәрен янә күз алдына китереп, барысын да бәйнә – бәйнә сөйләргә тырышты…


- Мин әнисез үстем. Әмма янымда елмаеп, назлап торучы әнием булмаганда да, мин әни кешенең иң кадерле икәнен белә идем. Шуңа күрә дә ялгыз әбиемнән көн саен әнием турында сорап тордым. Ул миңа бер ни сөйләмәде. Еллар үтеп, үсә төшкән саен миңа әни кирәк була барды. Минем аның йомшак кулларын тотып йокыга китәсем, ягымлы тавышына уянасым, укудан кайтканда аның елмаюын күрәсем килде. Тик бу бәхет миңа татымады. Дус кызларымның әниләрен күреп, аларны фәрештәгә тиңләдем. Әбиемә дә кайчагында ялгыш кына әни дия идем. Ә бит Әни сүзен әйтү шул хәтле рәхәт булса да, мин аны  үз әниемә әйтә алмадым. Инде укуым бетеп, шәһәргә эшкә урнашканда да әниемне уйладым.



Дәвамы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев