«АНА»

"Әни" сүзе өч хәрефтән

Тора бит ул, карагыз.

Шушы сүзгә зур мәгънә

Салынганын аңлагыз.

Әнием диеп дәшә бит,

Бик бәхетле балалар.

Шушы сүзнең бөеклеген

Аңлыймы икән соң алар?

Әниләр бәйрәме җиткәч,

Бөтен дөнья ямьләнә.

Дөньядагы изгелекләр

Ана белән бәйләнә.

Әниемне бик яратам .

Анам – күңелем кояшы.

Бул әнием бик бәхетле!

Син гомерем юлдашы!

Динара ФӘСХЕТДИНОВА, Яр Чаллы шәһәре, 45 нче урта мәктәбенең 6В сыйныфы укучысы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
  • 17 ноябрь 2020 - 17:43
    БӘХЕТЛӘРЕҢ БУЛСЫН, КЫЗ БАЛА Бүген эштә Флүрәнең әллә нигә көне буена үтереп эче пошты. Бар тынычлыгын алып, билгесез бер сәбәптән күкрәк турысын күзгә күренмәгән мәче тырнагы тына белмичә тырный да тырный. Эше бүген ярыйсы гына барганы да хатынны шатландырмады.
    948
    0
    7
  • 2 ноябрь 2020 - 11:38
    ЙӨРӘК БИТ УЛ! – Моңарчы ашларыңны бүлмәңә ташып, сине кадерләп кенә тордык, инде үзеңә барып ашарга туры килер, – диде табиб, елмаеп. Кулыннан тотып диваннан торгызды да бүлмә буйлап йөртеп карады. Аякларының хәлсезлеге бер нәрсә – йөри-йөри ныгыр, ә менә тын кысылуы, йөрәк хәлсезлеге белән нишләргә?
    823
    0
    6
  • 10 ноябрь 2020 - 15:12
    ЯШЕЛ КАР Әхмәт яшь чагында ук дуамаллыгы белән сукыр авыл мулласының да күзен ачкан егет. Юкны сөйләмә инде, дуамаллык белән генә ачыла торган булсамы, дөнья  йөзен бер күрер өчен тилмереп яшәүчеләр шулкадәр дә күп булмас иде. Никадәр егет асыллары үзләренең сөйгәннәрен күрер өчен нинди генә дуамаллыклар кылмас иде икән.
    794
    0
    3

Блоглар
  • МУСА ҖӘЛИЛ ИСЕМЕНДӘГЕ КӨРӘШ ЯРЫШЛАРЫ-2020 (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • CLUBTURBO WINTER DRIFT CUP ИКЕНЧЕ ЭТАП: ФОТОРЕПОРТАЖ
  • «ӘЙДӘ, ШАЯРТ»: ФИНАЛ
  • ТАТАР ИҖАДИ КОМАНДАЛАРЫ АРАСЫНДА МИНИ-ФУТБОЛ
  • РУБИН–ДИНАМО 0:1 (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • TAT CULT FEST 2019
  • ПИТРАУ-2019: КАРЕНДӘШЛӘР, АРУМЫ СЕЗ?
  • ПЕЧӘН БАЗАРЫ – 2019