Логотип Идель
Ялкын

«АМЕРИКА ТУРЫНДА ХЫЯЛ»

Мин иртән укырга киткәндә, төркем-төркем булып урамда йөрүче яшьтәшләремне күрәм. Ни хикмәт, кичен өйгә кайтканда да, алар әле һаман урамда булалар. Уку турында да, киләчәкләре турында да уйламыйлардыр кебек алар.

Россиядә яшүсмерләр үз өстендә эшләп, уңышка ирешүгә омтылмый, алар бөтен нәрсә дә күктән төшәдер дип ышана. Бездән аермалы буларак, чит илдәге һәр мәктәп укучысы үзенә максат куя һәм көненең һәр сәгатен шул максатка ирешүгә багышлый.

Final test турында онытма

Сине максатыңа илтә торган юл бик күп баскычлардан тора. Аның һәр баскычы сине сыный – максатына лаекмы бу, юкмы? Һәр баскычта син билгеле бер катлаулыктагы тест тапшырасың.

Һәр җәй саен мин Британия мәктәпләре оештыра торган лагерьларда булам. Анда шундый традиция – колледжлар үзләренең булачак укучылары өчен дәресләр үткәрә. Соңгы барганым колледж ук түгел, халыкара җәйге мәктәп иде. Мондый мәктәпләр бөтен дөнья буенча таралган. Алар төрле илләрдән мәктәп укучыларын җыялар. Быел без – тайваньлылар, кытайлар, молдовиялеләр, украиннар, россиялеләр, Австралия, Америка үсмерләре – бергә инглиз телебезне камилләштердек.  Көненә дүрт сәгать тел өйрәнә идек, калган вакытта берәр һөнәр үзләштерәбез. Укытучыларыбыз – йә инглизләр, йә америкалылар, русча аңлашу мөмкинлеге юк, телисеңме, теләмисеңме, инглизчә сукаларга туры килә. Һәр җомга final test була. Бусы мәктәпнең бер баскычыннан икенчесенә күтәрелү өчен: әгәр укытучы материалны яхшы үзләштерүеңне күрә икән, сине көчлерәк төркемгә күчерәләр. Һәм бу шул рәвешле мәктәп ахырына кадәр дәвам итә, аннары сиңа барлык уңышларың теркәлгән диплом тапшыралар.

Дәреслекләрне – чүплеккә

Җәйге мәктәпкә килгәч тә, сине тест бүлмәсенә озаталар. Беренче тест 20 битлек, биремнәр бит саен катлаулана бара. Барысын да дөрес чишү – төп максат түгел. Көчеңнән килгәнчә эшлисең. Бу тестның билге өчен түгел, белемнәреңне тикшерү өчен икәнен аңларга кирәк. Грамматиканы начар беләсең икән, тесттан соң синең белән әңгәмә үткәрәләр, үзең турында сөйлисең, сиңа сораулар бирәләр. Шул рәвешле белем дәрәҗәсе билгеләнә, аннары төркемнәргә бүләләр.

Җәйге мәктәпнең укыту системасы бик үзенчәлекле, дәресләр уен рәвешендә бара. Анда да без шул ук грамматиканы өйрәнәбез, ләкин аның грамматика дәресе икәне сизелми. Казан мәктәбендә дәреслектән тайпылу юк, без ятлыйбыз да ятлыйбыз. Чит ил мәктәбендә исә иң мөһиме – синең аңлавың. Аңлап эш итү мөһим.

Без бер-беребезне укытабыз

Буш вакытта без бер-беребезнең милли гореф-гадәтләрен, җырларын, биюләрен өйрәнәбез. Бервакыт тайваньлылар безгә үзләренең «фирменный» биюләренә күрсәттеләр. Без аларга «Во поле березка стояла»ны җырларга өйрәттек. Шуннан соң алар безне күргән саен шул җырны җырлый иделәр. Ә без аларга биюләре белән җавап кайтарабыз. Быел мин бер француз кызы белән таныштым, ул мине кечкенә французча топикларга һәм французлар белән күрешкәндә, «Сәлам! Хәлләр ничек?» дәрәҗәсендә әңгәмә корырга өйрәтте. Миңа бу тел бик ошый, быелдан француз телен дә өйрәнә башладым. Ә минем иптәш кызым алман теленә гашыйк булды, аның хәзерге якын дусты Алманиядән, ул инглизчә түгел, алманча сөйләшә. Җәй көне ул дустыма дәресләр бирде.

Йо-йо, коммикслар, фотография

Чит илдәге яшүсмерләр нәкъ безнең кебек. Аерма бер генә – алар вакытларын дөрес бүлә беләләр һәм бар нәрсәгә өлгерергә тырышалар. Малайларның күбесе спорт белән мавыга. Мин укыган Шотландия колледжының бик көчле рэгби командасы бар. Алар спортка уен гына итеп карамыйлар, ул тормыш рәвеше шикелле. Тагын алар йо-йо уенын спорт дәрәҗәсенә күтәргәннәр. Юк, тагын бер аерма бар икән әле: безнең малайлар җимерергә ярата, аларныкылар киресенчә – нәрсәдер җыюдан тәм таба. Әйтик, программалар язу, iPhoneнардан машиналар ясау бик популяр.

Мәктәптә укучыларга беркетелгән әйдаманнар – аларча әйтсәк, staffлар була. Гадәттә, бу студентлар, яшь укытучылар. Алар да безне төрле һөнәрләргә өйрәтә. Мин Мэри исемле staff белән дуслаштым. Ул мине фотога төшерергә өйрәтте. Мэри профессиональ дәрәҗәдә фотография белән шөгылләнә. Мин ракурс сайларга, портретлар ясарга, аларны Photoshopта эшкәртергә өйрәндем. Британиядә фотография бик популяр мавыгу, андагы фотографларның күбесе миннән бер-ике яшькә генә өлкән. Ләкин алар бик шәп төшерәләр.

Иҗади яшьләрнең иң яраткан жанры бүген, мөгаен, комикслардыр. Алар комикс персонажлары, кыска тарихлар уйлап чыгаралар. Тагын бер киң таралган хобби – үзең укыган класс турында фильмнар төшерү.

Мин кем әле?

Бездә һәр зыялы кеше үзенә: «Мин кем? Мин кая барам? Мин кайсы районныкы?» – дип сорау куя белергә тиеш дигән шаярту бар. Британиядә исә мондый сораулар – нормаль нәрсә. Һәр мәктәп укучысы үз милләте, горыф-гадәтләре, халкының һәм укыган колледжының тарихы белән горурлана. Колледжларда традициягә бик зур урын бирелә. Әйтик, мин булган Fettes collegeнда һәр җомга саен бергәләп барбекю әзерлиләр. Аена бер тапкыр шотланд халык көне була: бу көнне милли костюмнан йөрергә, волынка көйләрен тыңларга, атаклы милли ризыклары хаггисны татып карарга була. Колледжның үз гимны, үз китапханәсе, үз замогы, хәтта үз өрәге дә бар.

 

Башы киселгән Кыз тарихы

Шотландиядә өрәкләр гомумән бик популяр халык. Һәр бай йортның үз өрәге булырга тиеш, дип санала. Шуңа күрә өрәкле өйләр бик кыйбатка сатыла.

Мин укыган Fettes колледжының да үз өрәге бар иде. Элек колледж территориясендә бер гаилә яшәгән, диләр. Боларның 3 кызлары булган. Раштуа вакытында кызлар качышлы уйнаганнар. Шунда кызларның берсе баскычтан егылып төшеп, бик каты имгәнгән. Чирләп ятканда, боларның ишеген бер карчык каккан. Чирле кыз ишек ачырга йөгергән. Бу карчык бер стакан су белән бер телем икмәк сораган. Кыз әбигә тел күрсәткән дә, ишекне ябып та куйган. Карчык шунда ниндидер каргыш әйткән. Һәм бу кыз көннән-көн явызлана башлаган. Чиркәү, аңа иблис ияләшкәндер дип, башын кистерергә карар кылган. Кызның башын кисеп, гәүдәсен бер җиргә, башын икенче җиргә күмгәннәр. Ләкин кызның әнисе аны бик сагына икән. Һәм ул каберне ачтырган. Ачсалар, кызның башы киселмәгән дә төсле, гәүдәсе белән ята икән. Әнисе сагынуыннан һәйкәл эшләткән, диләр. Ул әле дә колледж бакчасында тора. Һәйкәлне башлы итеп ясаганнар, аннары башын кисеп, күмеп куйганнар. Ләкин хәзер, төнлә белән аның яныннан узганда, һәйкәлне башлы итеп күрүчеләр дә бар. Безнең укытучыбыз төнлә һәйкәлнең башы пәйда булганлыгын күреп, телсез калган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев