Логотип Идель
Ялкын

"АМЕРИКА КУНАКЛАРЫ ЯКИ ХУШ КИЛДЕГЕЗ ТАБЫНГА"

Барыгызның да бакчасында булган иң гади әйбердән кулинария шедевры ясыйбыз. Сез әзерме?

Каһарманнарыбыз: Америкадан килгән Ташкабак (халыкта аны Кабачок дип йөртәләр) Яшелович, Помидор Кызылович һәм Бәрәңге Тәмлеевич. Алар башта Европа кухняларына, аннары гына безнең ашханәләребезгә үтеп керәләр. Нәсел очы белән диңгез арты илләренә барып тоташалар. Бәрәңгене, мәсәлән, XVI гасыр башында конкистадорлар ташландык бер папуас авылыннан алып кайта. Помидорны да шуннан ук табып алалар, плюс-минус – 50 ел. Башта аны Мексика ярлылары гына ашый торган була, ә хәзер һәр йортта Помидор әфәнде үзе, һич булмаса, аның ике туган энеләре – кетчуп, паста, соуслар яши! Менә шундый атаклы шәхесләр белән иң гади һәм файдалы ризыкны әзерлибез.

  1. Бер сәгать вакыт, ике кашык май, ике-өч кашык майонез, бер бал кашыгының очында гына тоз, борыч, ике-биш сарымсак теше (кемгә ничек ошый), 300-500 г кабачок (бер кешегә ике телем исәбеннән), 4-5 бәрәңге, бераз яшеллек, бер чәй тәлинкәсе белән он, бер помидор кирәк булачак безгә.1

  2. Кабачокларны 5-10 мм калынлыкта кисеп, чистартабыз. Ул арада бәрәңгене дә әрчеп, 4-5 мм итеп телемләп куябыз.2

  3. Кабачок телемнәрен онда әвәлибез.3

  4. Табага май салабыз, бераз җылытабыз. Аннары, коймак кыздырган кебек, кабачокларны да ике яклап кыздырып алабыз. Табага тезеп, 10-15 минутка мичкә куябыз.

  5. Икенче табага май агызабыз, бәрәңгеләрне тезәбез, өстенә тоз сибеп, анысын да мичкә тыгып куябыз.5

  6. Соус әзерли торабыз: майонез өстенә вак кына туралган сарымсакны, пычак очына гына алынган борычны салабыз. Укроп булса, анысын да турап сибәбез.6

  7. Ул арада кабачок телемнәре мичтән чыга. Аларны тәлинкәгә икешәр-икешәр итеп тезәбез, өсләренә соус ягабыз.7

  8. Помидорларны аркылыга кисеп, кабачоклар өстенә тезәбез.8.1

  9. Менә бәрәңге дә кызарып чыкты. Өстенә борыч сибәбез һәм тәлинкәләргә тезәбез, пешә генә күрмәгез.


Сыебыз әзер! Әниләр, ризыкларыгыз тәмле булсын! Без сезне бик ЯРАТАБЫЗ!

Эльвира ҺАДИЕВА фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев