Логотип Идель
Ялкын

АЛТЫНЧЫ ТӨШ: «ПЫЯЛА ЧИТЛЕКТӘ»

/БЕРЕНЧЕ ТӨШ: «БАШЛАНА!»/


/ИКЕНЧЕ ТӨШ: «ШАГЫЙРАНӘ ЯЛГАН»/


/ӨЧЕНЧЕ ТӨШ: «ШАЙТАНИ-ЯУ»/


/ДҮРТЕНЧЕ ТӨШ: «ЙОРТ ИЯСЕ»/


/БИШЕНЧЕ ТӨШ: «ЯЛКЫН» ЖУРНАЛЫНЫҢ КИЛӘСЕ САННАРЫНДА/


***

Булат әчкелтем, тәмсез искә уянып китте. Беренче күргәне аның нәкъ борын төбенә терәлгән зур гына ак мендәр булды. Мендәрдән килгән зәһәр ис борынны ярып керә, күзләрдән яшьләрне чыгара иде. Малай, йөзен чытып, тизрәк битен куллары белән томаламакчы иде дә кул-аякларының бәйдә булуын күреп алды. Нәрсә бу? Кайда ул? Акрын гына уяна барган зиһене нәрсәдер искә төшерергә азапланды. Юк, берни дә хәтерләми.

Авырайган күз кабакларын күтәрергә маташа торгач, якында ниндидер хәрәкәт сизеп алды. Ул яткан җирдә дөп-дөп баскан аяк тавышлары, гүелдәгән авазлар ишетелә башлады. Малай ни булганын аңларга өлгергәнче, аны нәрсәдер күтәреп алды да зур ак җәймә япкан өстәлгә салды. Кул-аякларын чиштеләр. Булат оеган кулларын уа-уа торып басты. Куркаклар санында булмаса да, билгесезлек аны шүрләтә иде.

Күз күреме ераклыкта ул үзенә төбәлгән ике зур фараны күреп алды. Яшел пыяласыман фаралар бер яктырып, бер караңгыланып тора иде. Кинәт шундый ук фаралар икенче яктан да килеп чыкты да беренчеләре янәшәсенә килеп туктады. Тагын ... тагын... Алар әле биегәеп, әле түбәнәеп, әле яктырып, әле караңгыланып ниндидер авазлар чыгардылар. Текәлебрәк карагач, Булат бу фараларның гигант кешеләрнең күзләре икәнлеген абайлап алды да чүт кычкырып җибәрмәде! Әллә роботлармы болар? Кайда ул? Кинәт аны тагын күтәреп алдылар да йомшак өстәлгә салдылар. Юк, монысы бер алагаемның (малайның йөгерек аңы шулай исем биреп өлгерде бу затларга) уч төбе иде булса кирәк, йомшак иде. Аны өйрәнәләр, күзәтәләр иде. Математиканы су урынына эчкән малай алагаемнарның иңен- буен исәпләргә кереште. «Фара»ның диаметры якынча аның буй озынлыгында булса (Булат метр да алтмыш иде), нинди пәһлеван соң болар? Нишләтергә җыеналар?

Булатны үзеннән бераз гына зуррак үтә күренмәле савытка салып куйдылар да өстен капладылар. Малайның йөрәге жу итеп китте: тончыгып үләчәк бит хәзер! Йодрыклары белән пыяла савытның стенасына төя башлады. Беркем дә аны чыгарырга җыенмый иде. Гаҗәбе шул: һава да җитәрлек иде биредә. Бераздан савыт эченә төрле төстәге нурлар үтеп керә башлады. Ул нурларның һәрбере малайның аерым бер әгъзаларына үтә торды. Бу сәер күренешне авыз ачып күзәткән малайның күзе савыт тышындагы экранга төште дә шакмак була язды. Һәр әгъзаның проекциясе экранга чыга, аның төзелеше, вазыйфалары, химик составы, тагын әллә нинди яклары языла бара иде. Кымшанырга да кыймый басып торган Булатның күз алдында каршы якта малайның нурлы сурәте пәйда булды һәм “һомосапиенс” дигән язма килеп чыкты. Хәтта IQ ының күпме икәнлеген дә исәпләделәр болар! Шәп бит, ә! “Алар безнең телдә сөйләшәләр икән” дигән уйдан Булатка ничектер җиңелрәк булып китте. Димәк, аңлашып булачак. Кечкенә генә өмет уты малайның күңеленә җылы өстәде. Болар, мөгаен, чит планетадан килүчеләрдер. Аларның тәлинкәләре эчендә микән ул хәзер, әллә алып ук киттеләр микән?

Тикшеренү тәмамлану белән, малайны янә күтәреп алдылар. Бер алагаем учына салды бугай. Булат шундук форсаттан файдаланып калырга ашыкты:

– Минем исемем Булат. Әйе, сез бу турыда беләсез дә инде. Сез безнең планета кешеләреннән күпкә акыллырак, мин шундук аңладым. Үзебезнекеләр арасында мин дә төшеп калганнардан түгел анысы. «Җиһан акылы» лауреаты, беләсегез килсә! Хәер, беләсез инде... Әйдәгез, сез хәзер бөтен тикшеренүләрегезне бетерегез дә мине өйгә кайтарып куегыз, ярыймы? Миңа озак торырга ярамый. Озак югалып торсам, әнием борчыла башлый минем. Аннары кан басымы күтәрелә. Сеңелем Ясминә дә югалткандыр инде. Әти бөтенләй бураннар очыра башлар! Аның талканы коры. Әбием шулай ди. Җибәрегез инде, яме?

Булат әле бер фарага, әле икенчесенә карап, сүзләрен тезде. Фараларның төсләре янә үзгәреп-үзгәреп алды, таныш булмаган авазлар ишетелде. Ләкин... беркем дә аңа җавап бирмәде. Аны күтәреп учка салдылар да икенче бер пыяла савыт эченә куйдылар. Арттан капкач та ябылды. Бу юлы тыным бетәр, үләрмен, дип курыкмады Булат. Тагын бер эксперимент бугай дип тынычландырды үзен.

Чираттагы тикшерү түгел иде шул бу. Аны Маримэ планетасындагы «Планетара тереклек ияләре» ботаник музеена урнаштырган иделәр. Берничә көннән «Җир планетасы кешесе, ир җенесеннән, акылы бар, тән температурасы 36,6; кислородка бәйлелек зур. Тукландыру тәртибе... Рөхсәт ителә... Катгый тыела...” дигән мәгълүматлы язу эленде ул яшисе пыяла тартма өстенә. Янәшәдәге бүлмәдә Зоно планетасыннан кайтарылган гигант кырмыска-үрмәкүч, каршы якта – Аррида планетасының кәрлә филләре иде. Бу – аларның мәңгелек йортлары иде инде хәзер. Махсус дарулар ярдәмендә аларның тереклек итү гомерен йөзләрчә елларга озайткан иделәр.

...Шыбыр тиргә батып уянды Булат. Күзләре караңгылыкка ияләнгәч, аяк очына менеп яткан Мырауны күреп алды. Кайдадыр әбисеннән калган раритет сәгать текелди, күрше бүлмәдә төшендә сеңелесе кем беләндер бәхәсләшә. Малай җиңел сулап куйды. Әле ярый, төш кенә. Якыннары янында, димәк. Үзе яраткан җирдә, Җир планетасында! Кемнәрнеңдер кулына калып эксперимент объекты булырга язмасын берүк. Үз иркеңдә, үз ихтыярыңда яшәүдән дә рәхәт тагын ни бар! Дөньяны акрын-акрын өйрәнәсең, шаярасың-көләсең, борчыласың-елыйсың, кемгәдер үпкәлисең, үпкәләтәсең, хаталарыңны таныйсың... – яшисең! Ә тәҗрибә өчен кирәк булган күсе кебек булсаң? Аллам сакласын. Булатның күз алдына нигәдер зоопарктагы җәнлекләр килде. Гомерендә беренче тапкыр кызганып куйды ул аларны. “Ә кешеләр теге «алагаем»нардан кайсы ягы белән аерыла соң әле?” дигән уйдан күңелсез булып китте. Яхшы белән яман, кызык белән кызганыч янәшәдә генә йөри икән бит. Мәчегә – көлке, тычканга – үлем, диләрме әле?



 

Лилия Фәттахова

ДӘВАМЫ БАР

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев