Логотип Идель
Ялкын

"АЛТЫН КАЛӘМ" КИТТЕ ЙӨЗЕП!

Быел “Алтын каләм – Золотое перо” фестивале катнашучыларын кабаттан Елга портыннан озаттык бит әле. Журналистика дөньясын күптәннән үз итүчеләр әйбәт белә: элек әлеге яшь журналистлар бәйгесе теплоходта уза иде. Әйе-әйе, үзең йөзәсең, үзең мавыктыргыч журналистика дөньясын өйрәнәсең. Интервью бир әле дип теплоход капитанын йөдәтәсең, төн йокламый дедлайнга өлгерәм дип язмаларыңны өлгертәсең, кызыклы шәхесләр белән очрашуларга, остаханәләргә йөрисең... Кыскасы, су киңлегендә булуга карамастан, эш-гамәлләрең чикләнмәгән.

Соңгы елларны бу күңелле традиция алышынып, фестиваль коры җирдә генә уза башласа да, әһәмиятлелеген югалтмады. Бүген дә ул журналистика белән кызыксынучылар, тормышын әлеге һөнәр белән бәйләп күрүчеләр өчен маяк булып тора: бу дөньяның нигезләрен аңлата, төп шәхесләре белән таныштыра, үзеңне чын журналист итеп тоярга мөмкинлек бирә.

[caption id="attachment_28023" align="aligncenter" width="1180"] Фото: vk.com/zolotoepero2018[/caption]

Бу ел фестиваль зур яңалыклар кичерә. Аның беренче этабына сайлап алу турлары зональ этапларда үтте. Катнашучылар өчен ике сынау уздырылды: эксперт комиссия белән индивидуаль әңгәмә һәм сайланган юнәлешләр буенча язма биремнәр.

Зональ этаплар Татарстанның 4 шәһәрендә: Болгар, Әлмәт, Чаллы һәм Казанда узды. Катнашырга теләк белдерүчеләр саны да шактый күп: 170тән артык. Тик аларның 100-е генә финалга чакыру алды.

[caption id="attachment_28024" align="aligncenter" width="1180"] Фото: vk.com/zolotoepero2018[/caption]

Быел яңа юнәлеш тә бар икән. Ул “Мультимедиа журналистика” дип атала. Биредә катнашучылар Россия журналистлар берлеге секретаре Роман Серебряный җитәкчелегендә сайтларны һәм блогларны алып бару нигезләрен өйрәнәчәк.

Традицион рәвештә фестивальнең төп бүләге – гран-при – Казан федераль университетына, бюджет нигезендә “Журналистика” бүлегенә укырга керү мөмкинлеге.

[caption id="attachment_28025" align="aligncenter" width="1180"] Фото: vk.com/zolotoepero2018[/caption]

 

[caption id="attachment_28026" align="aligncenter" width="1180"] Фото: vk.com/zolotoepero2018[/caption]

Илүзә Бикчәнтәева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев