Логотип Идель
Ялкын

АЛМАЗ ГАФИЯТОВ: ИР-ЕГЕТЛӘР ЖУРНАЛИСТИКАСЫ ТУРЫНДА

Спортны да, журналистиканы да бердәй яраткан кешеләрне спорт журналистлары дип атыйлар. Тик андый кешеләр бик күп булмый, ахры, һәрхәлдә, спорт журналистлары бездә бармак белән санарлык кына. Шундыйлар арасында – «ТНВ» каналы журналисты, «Спорт-тайм» тапшыруы алып баручысы, комментатор Алмаз Гафиятов бар.

-Алмаз абый, син яшь журналист булган, «Алтын каләм» фестивалендә катнашкан көннәреңне хәтерлисеңме?


- Гәрчә сайлап алу турларын узсам да, фестивальгә катнашучы буларак, кызганыч, барып булмады. Ул чакта мәктәптәге чыгарылыш кичәсендә катнашуны мөһимрәк дип таптым. Ләкин 2008 нче елда мин оештыручы, төгәлрәк әйткәндә, спорт журналистикасы бүлеге җитәкчесе буларак катнаштым. Ул вакытта фестиваль «Борис Полевой» теплоходында уза иде әле.

аЛМАЗ гАФИятов

-Журфакта укуы авырмы?


-Юк, авыр димәс идем. Әгәр кеше үз һөнәре белән кызыксына икән, студент еллары сизелмичә уза да китә ул. Университетта укыган вакытта ук мин бөтен массакүләм мәгълүмат чараларында да эшләп карадым. Ә үземне телевидениедә таптым дип әйтә алам.

-Журналист һөнәренең авырлыклары хакында да әйтеп китсәң иде...


- Һәр өлкә кебек, журналистикада да җиңел түгел. Монда бары тик үз эшенә бирелгән фанатиклар гына эшли ала. Бар көчеңне куеп эшләгәндә генә, син бөтен авырлыкларны да җиңеп чыга аласың.

алмаз гафиятов 2

- «Спорт тайм» программасын булдыру идеясы ничек туды?


- Үзебезнең телевидениедә спорт тапшыруын эфирга чыгару идеясы белән күптәннән янып йөри идем. Аерым темаларга багышланган тапшырулар күп. Ә менә республикабыздагы барлык спортны да колачлап алган аерым программа моңарчы чыкмый иде. Спортны яратучы бер төркем кешеләр җыеп, без «Спорт тайм» тапшыруын эшли башладык. Бу тапшыру атна саен чыга, анда спортның төрле юнәлеше буенча кунаклар чакырыла.

-Синеңчә, спорт журналисты нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?


-Спорт журналисты, иң беренче чиратта, үзе дә спортны яратырга, республикадагы, илдәге, дөньядагы соңгы спорт яңалыкларыннан хәбәрдар булырга тиеш. Шулай ук күп кенә спортчыларны белергә, спорт кагыйдәләрен үзлектән өйрәнергә кирәк булачак.

алмаз гафиятов 4

-Спортсменнар белән аралашканда нинди кагыйдәләрне истә тотмалы?


- Спортчылар белән аралашуга син алдан әзерләнергә тиеш. Ул спортчы турында белмәсәң, әңгәмә кору гаять авыр булачак. Аның соңгы уңышлары, нинди дәрәҗәләр яулаганы турында белү кирәк. Бары шул очракта гына кызыклы әңгәмә оештырырга мөмкин.

Үз эшенең остасыннан шундый киңәшләр алу – алтынга тиң. Алмаз абый минем журналист булырга дигән теләгемне тагын да тирәнәйтте һәм көчәйтте. Әле, Алла боерса, мине дә «Спорт тайм» ны алып барырга чакырырсың, яме, Алмаз абый?


Тагын укырга: Журналист һәм радио ди-джей Гөлназ Сәфәрова белән әңгәмә


 

Сез бу язма белән социаль челтәрләрдә бүлешә аласыз  ⇓

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев