Логотип Идель
Ялкын

"АЛГАН БЕЛЕМ ИЗГЕ МАКСАТКА ИЛТӘ"

16 март көнне Казан Ратушаның төп залында иң актив, сәләтле һәм игелекле балалар Яшь Граждан форумнын нәтиҗәләрен белү өчен безнең шәһәр мэры - Илсур Метшин белән өчраштылар.

Җиңел һәм бөтенләй рәсми булмаган атмосферада мөһим проектларны һәм кызык фикерләрне тәкъдим иттеләр. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк: һәр эш уңай бәяләнде, үзенең илһамлы аңлатма һәм барлык өчен киңәшләр баш кунактан алдылар.

Шулай, укучыларның профориентациясына юнәлештерелгәң «Стажёр» проектын таныштырганаң соң, мэр бәхетле тормышнын ике мөһим якларын билгеләде.

«Егетләргә дә, кызларга да иң төп эше – үзенең тормыш парын сайларга. Гаилә – тормышта иң мөһиме һәм аның өчен бөтенесе булырга тиеш»

«Икенчесе – күнелгә яткан һөнәрне сайларга кирәк, һәм үзеңне тулысынча шул юлга багышларга кирәк. Дәүләт вазыйфаларын башкару гына - яхшы эш түгел. Сезнең кем булуыгыз һич кенә дә мөһим түгел. Фотограф, дизайнер, эшмәкәр – барысы да яхшы. Иң мөһиме - үз эшегездә беренче булыгыз».

Аннары кызык фикерне тәкъдим ителәр. «Позитив атнасы», укучыларның БДИ турында кайгыруларынаң килеп чыккан фикер. Анаң соң шәһәрнең мэры яшүсмерләрне беркайчан курыкмаска һәм һәрвакыт үзеңә һәм үз көчеңә ышанырга чакырдырды.

«Хәтта шул БДИны бирә алмасагыз да, тормышыгыз тукталып калмый. БДИ, йә нәрсә ул сезнең зур тормыш юлыгызда? Ул гомумән берни дә түгел, аңа тыныч карарга кирәк. Һәм беркайчанда, бернәрсәдән дә куркырга кирәкми,» – диде ул.

«Позитив атнасы» фикерең Илсур Метшин яклады. Ләкин позитив нигезнең ел дәвамында төп фактор булырга тиешлеген ассызыклады. 

Беренче бүлек тәмамланганда Илсур Метшин оештыручыларга һәм катнашучыларга уңышлы эш өчен рәхмәт белдерде. 

Икенче бүлек интерактив форматында үтте. Монда яшүсмерләр теләгән сорауларны бирделәр, ә Илсур Метшин аларга җавап бирде. 

«Бөтен сугышларны бетерер һәм җирдә тынычлык урнаштырыр идем»

Сәләт турында үзенчәлекле сорауга җавап биргәндә, Метшин «Минем тылсымлы таягым  булса, бөтен сугышларны бетерер һәм җирдә тынычлык урнаштырыр идем. Ходай бу дөньяны кешеләр мәхәббәттә, куанычта һәм иминлектә торсын дип тудырган. Мин, үз чиратымда, шундый ук дөньяны телим» .

Актив яшүсмернең иң төп соравы – ничек бөтенесенә җитешергә? Уңышлы булыр өчен нәрсә эшләргә?

«Графикны приоритетлар буенча дөрес оештырыга кирәк. Һәр көн файдалы үтәргә тиеш, тормышның вакытың шатлык белән үткәрегез. Сез бөтенесен «җиренә җиткереп» эшләргә тиеш - уңышлы кеше нәкъ шулай тәрбияләнә. Йомырка тәбәсен кыздырасыз икән – күңелегезне биреп кыздырыгыз, чәй пешергәндә дә мәхәббәтегезне салыгыз».

Шулай ук, мэр киңәшнен кирәклеген һәм әһәмиятләген билгеләде. «Киңәш сорагыз, тыңлагыз, ләкин һәрвакыт үз башыгыз белән уйлагыз», - нәтиҗә ясады.

Файдалы һәм кызыклы очрашу ахырында катнашучылар Илсур Метшинга рәхмәт белдерделәр. Ә бөтен илһамлы сүзләр һәм шундый кирәкле нәтиҗәләр мәңгегә истә калачак. Һичшиксез, яңа алган белемнәр кирәкле юнәлешкә юнәлдерелер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев