Логотип Идель
Ялкын

АЛАР ГАСЫРЛАР БУЕ БЕЗНЕҢ БЕЛӘН...

Төрле яктан мине атлар эзәрлекли: шигърияттә, рәсем, дизайн сәнгатендә, "Минем исемем кызыл" спектаклендә, туристларның сорауларында, "Төрквижн" фестивалендә татарстан исменнән җырлаган җырда... бу мәкаләгә нокта куелгач та, "Татарстан мирасы" логотибында җайдак ясалганын белдем.


1. Ат һәм мин. Авылга кайтып кына йөрүче шәһәр егете буларак, үземнән сорыйм: «Нәрсә минем өчен ат? Нәрсә бүген кешелек өчен ат?» Татар, дигәч, гарәп һәм Аурупа илләре халыклары күз алдында әле дә атлы кеше образы пәйда була бит. Атлар ‒ күп гасырлы тарихыбызга шаһит булган җан ияләре.

2. Машина булгач – нигә?! Бүген шәһәрдә яшәүче кеше атны кайда күрә? Ипподромдагы чабышларда, Сабантуйдагы ярышларда, туристлар өчен күңел ачу урыннарында. Көндәлек тормышта алар ‒ юк. Нәрсәгә? Алар бүтән шәһәрләрдә дә шулай юк булганнар. Машиналар шәһәрдән атларны куып чыгарганнан соң бер гасырдан артык вакыт узды. Шәһәрләр арасындагы чакрымнарны да поездлар тоташтырды. Ә авыл кешесе өчен ат нигә кирәк? Хуҗалыктамы? Тракторлар, машиналар кулланылышка керү белән атлар китте кешедән. Картларга – мәшәкать, яшьләргә –машина булганда – нигә?

3. Күзләрендәге моң. Атларның күзләренә генә карыйк. Бу зур күзләр сине аңлый кебек. Бу бит оятсыз мәче, ялагайланучы эт күзе түгел. Бу күзләр сине аңлап, танып карый. Ул атларга сокланып, ничәмә җыр, күпме шигырь язылган. Ауропа илләре фольклоры дисеңме, Чин, Гарәп риваятьләре дисеңме, үзебезнең төрки әдәбиятмы. Атлар хуҗаларын коткара, атлар хәбәр бирә, атлар түзә. «Атлар чаба...»

[caption id="attachment_30491" align="aligncenter" width="2408"] Рөстәм МӨХӘММӘТҖАНОВ фотосы[/caption]

[caption id="attachment_30495" align="alignright" width="300"] Гелиос атлары[/caption]

4. Ничек күргәнбез без атларны? Атлар бу дөньяны ничек күргән? Борынгы грек риваятендә кояшлы атлар турында мәгълүмат бар. Кояш алласы Гелиосның дүрт ат җигелгән матур арбада иртән көнчыгыштан пәйда булып, җирне әйләнеп чыгуы греклар өчен көн кебек ачык булган. Шулай беркөн Гелиосның улы Фаэтон әткәсеннән атларның дилбегәсен тотып карарга рөхсәт бирүен үтенә. Озак киреләнгәннән соң, Гелиос ризалаша. Яшь Фаэтон, уйнап, атларны Чаян йолдызлыгына юнәлтә. Чаяннан куркып, атлар дулый, Җиргә ыргыла. Авыллар, шәһәрләргә ут каба, кешеләр Зевска: «Туктат бу вәхшәтне, зинһар!» ‒ дип ялвара. Зевс Фаэтонга яшен җибәрә. Фаэтон, җан биреп, җиргә ава. Атлар хуҗасыз күпмедер чабып, туктыйлар. Гелиос, атларын алып, көндәгечә, көнбатышка таба юл тота. Грек мифологиясендә су аллалары да атлар белән сурәтләнә. Мәсәлән, Диңгез алласы Посейдон. Су ‒ яшәү көчен гәүдәләндерә. Нептунны да атларда күрәбез. Нептун үзе хаосны, үлемне гәүдәләндерә. Шулай итеп, грек кешесе өчен ат – яшәү дә, үлем дә.

5. «Атыңнан ераграк бул...» Пушкинның «Песнь о вещем Олеге» әсәрен хәтерлисезме? Монда ат ‒ зур яулар кичкән Олегның иң якын дусты. Юраучы аңа: «Атыңнан ераграк бул, ул сиңа үлем китерер», ‒ ди. Шуннан Олег атны иреккә чыгарып җибәрә. Берзаман аты үлгәнен белә дә, аның гәүдәсе яткан җиргә килеп, баш сөягенә баса. Юраучыны сүгеп, атын кызганып торган мәлдә баш сөягеннән елан чыгып, Олегны чагып үтерә.

[caption id="attachment_30494" align="aligncenter" width="699"] Кенәз Олег атының сөякләре янында[/caption]

6. Могҗизалы ак ат. Атның тагын бер төре ‒ Төньяк Америка уйсулыкларыннан (прерияләреннән). Төньяк Америка дигәч, Кыргый Көнбатыш (Wild West) күз алдына килеп баса. Кинодагыча. Алтын эзләүчеләр, салун, бер атна кырынмаган, сакаллы ирләр, атышлар. Кайберәүләр индеецларны күзаллыйдыр. Бу бәян дә Төньяк Америка индеецларныкы. Имеш, борынгы заманда Даниэль Фергюссон исемле ак тәнле аучы индеецлар кабиләсе белән дус булган. Ау вакытында ул кыргый атлар көтүен күрә, ак төсле бер ат игътибарын җәлеп итә. Кабилә башлыгы аңа болай ди: «Ак чырайлы туган, бу ак ат безнең хәйләләргә эләгә торганнардан түгел. Аны бөек Маниту саклый. Тотарга ничек кенә тырышмадык, әмма ул минем трубкадагы төтен сыман юк була». Тик Даниэль Фергюссон бирешә торганнардан булмый. Ак атны эзләвен дәвам итә. Таба, әмма кулга төшерә алмый. Шулай бер көнне мылтык тотып куе урман буйлап атлый ул. Кинәт тыпырчыну, ботаклар сынган тавыш ишетә. Ни күзе белән күрсен – теге ак атны елан буып маташа. Фергюссон еланны җәрәхәтли, ат сикереп тора, чабарга җилкенә, аннан, кире уйлап, коткаручының битен ялый. Фергюссон аңа атланып кабиләгә кайта. Халык таң кала. «Маниту булышкан сиңа, ‒ ди кабилә башлыгы, ‒ ул сине җир шарының иң гүзәл җан иясенә хуҗа иткән. Бул кабилә башлыгы! Мин сиңа үз урынымны бирәм!» Әмма Фергюссон тәкъдимнән баш тарта, ак атына утырып, ерак җирләргә китеп бара. Шуннан бирле аның турында бер хәбәр ишетелми. Ак атка килгәндә, ул тагын далаларда күренә башлаган, диләр. Янә кыргыйланган, берәүне дә янына китерми, ди. Чын ирек, батырлык, язмыш бу риваятьтә.

[caption id="attachment_30492" align="alignleft" width="500"] Троя аты[/caption]

7. «Сезгә куркыныч яный!» Тарих дәресләрен яхшы хәтерлисезме? Греклар Трояны озак кына ала алмыйлар. Троя диварлары каршында меңләгән кеше һәлак була. Шулчак Одиссей Зур агач ат ясарга куша. Сугышчылар агач осталарына әйләнә. Трояны яклаучылар исә шәһәр диварларыннан исе китеп күзәтә – нәрсә уйлап чыгарды инде бу мәкерле греклар? Ә көннәрдән бер көнне, таң тугач, троялылар диварның теге ягында меңләгән грек гаскәре урынына Зур агач ат торып калганын күрәләр. Капкаларны ачалар, юлчы җибәрәләр. «Сугыш алласы Афинага Трояны яулый алмаган греклардан бүләк бу», ‒ ди гаскәр исеменнән карт Синон. «Бу ялган, сезгә куркыныч яный!» ‒ ди сукыр күрәзәче Лаокоон. Әмма аны су пәрие йотканын күргәч, карт күрәзәче ялгышкандыр дип, троялылар атны кирмәнгә кертәләр. Кич буе җиңүне бәйрәм итәләр, сыра чөмерәләр. Ә төнлә Ат эченнән сугышчылар чыга һәм... калганын сез инде беләсез. Фәндә, фәлсәфә, сәнгатьтә алдынгы бу цивилизацияне шулай ук атка атланган варварлар яулап ала. Рим империясе патшаларын да без атта утырып төшкән рәсемнәрдән, сыннардан беләбез.

8. Исламда – ничек? Бер гарәп риваятендә Аллаһы Тәгаләнең атны юктан бар иткәч, мондый сүзләр әйтүе китерелә: «Мин сине атланып йөри торган итеп яраттым, гарәпнеке итеп яраттым. Синең белән бер тереклек иясе дә тиң булмас. Синең күзләрең арасында ‒ җирдә булган бар хәзинәләр. Син миңа тугрыларны йөртерсең, миңа каршыларны – таптарсың. Канатларсыз очарсың, хәнҗәрсез кисәрсең». Шулай итеп ислам, ат сыртында җилеп, Ауропаның көнбатышыннан Чин (Кытай) дәүләтенә кадәр җәелгән.

9. Ат язмышы – кем кулында? Инде көнчыгышка күз төшерик. Чин мифологиясендә Ма-ван дигән атларны кайгыртучы алла бар. Алай гына да түгел, атларның язмышы хәл ителә торган махсус йолдызлык та бар чиннәрнең күгендә. Ма-ванга корбан китергәннәр, аңа багышлап театраль тамашалар куелган. Хәтта бүген дә Ата-бабаларны искә алу көнендә атка охшатып ясалган кәгазь фигуркаларны ягу йоласы сакланган кытайларда. Һиндлардагы Кояш алласы Сурьяның атлы арбасы булган. Һиндлар ак атны – көн символы, кара атны төн символы санаганнар. Японнарда ак ат – яшәү бирүче алла символы. Шул ук вакытта – көнчелек билгесе дә. Без үзебез дә беләбез: атлар башка атларның тизрәк чабуын күтәрә алмый, үзләре беренче булырга ашкына. Борынгы мисырлыларда, шул ук чин халкында, байларны күмгәндә, атлары да хуҗалары белән күмелгән. Бу зур дәрәҗә саналган. Б.э.га кадәр 210 елда Цинь династиясенең беренче императоры Шихуанди вафат булгач, каберенә терракоттан ясалган 8099 сын урнаштырыла, арада атлар да бар.

[caption id="attachment_30493" align="aligncenter" width="400"] Төрки атлар. Булат Гыйльванов рәсеме[/caption]

10. Ат өчен көрәш. Гасырлар буе ата-бабаларыбыз белән янәшә булган атлар: яңа җирләр эзләгәндә, сугышларда, хуҗалыкта, бәйрәмнәрдә (бизәлгән пар атта никахтан соң кәләшне алып кайту йоласы гына ни тора), хәрби хезмәттә, көндәлек тормышта. Татар риваятьләре, әдәбиятына килгәндә, «Идегәй дастаны» искә төште. Беренче битендә үк Аксак Тимер белән Туктамышның ат өчен килеп чыккан низагы турында укыйбыз. Дәүләт хакимнәре ат өчен сүзгә килә, сугыш ача. Йә, бу атның абруен күрсәтмиме? Гомумтөрки, Болгар, Алтын Урда, ханлыклар чоры, хәзерге заман әдәбиятында, халык иҗатында атларның роле әле өйрәнелмәгән, минемчә, бу хата төзәтелергә тиеш. Ат Әмирхан Еники хикәясендә бай шәкертләрне авылга алып кайта. Мәхмүт Галәүнең «Болганчык еллар»ында сурәтләнгән ачлык чорында бердәнбер ат чалына, авылны туендыра. Инде үзе күптән китапларга кергән кечкенә Апуш та пар атка утырып килә Казанга.

Безнең ата-бабаларыбыз күргәнне күргән ул атлар. Шул ук юллар, шул ук кырлар, шул ук шәһәр һәм авыл урамнарын таптаганнар. Тик язып кына калдыра алмаганнар ни күргәннәрен. Ә хәзер аларның оныклары авылларда, бер сүз эндәшмичә, хуҗаларына хезмәт итүен дәвам итә. Телләре булса, ни сөйләрләр иде икән алар?

11. Төрле атлар булды... Минем өчен атлар ‒ йә ерак балачак, йә ерак чит илләр. Балачак: абыйлар атларны тиргә батканчы чаптыралар да аннары су коендыралар. Әти мине атка утырткач, минем елап төшүем истә. Дәү әти турындагы бердәнбер хатирәм – мине арбага утыртып су буена алып төшүе. Төрле атлар булды соңыннан: Төркия, Грузия тауларына алып менүчеләр. Ауропа илләрендә туристларның күңелен күрер өчен йөреп торучы экипажлар. Сабантуйлар. Язам, ә үземнең атта йөрисе килә. Ерак тарихка, тирән балачакка карарга яраткан Зигмунд Фрейд фикеренчә, ат ‒ тыелгысыз инстинктларны, ә җайдак ихтыяр көчен гәүдәләндерә.

[caption id="attachment_30498" align="aligncenter" width="3598"] Рөстәм МӨХӘММӘТҖАНОВ фотосы[/caption]

12. Атсыз ир – абруйсыз ирме? Күрәбез, ат безнең тормышка бик тирән үтеп кергән. Урамда очраган һәр икенче кешенең исемендә үк бар ул хәтта. Ир-ат, дибез. Ни дигән сүз бу? Нигә «ат» сүзе өстәлгән? Атсыз ир булмыймы? Ә бүгенге иргә атны нәрсә алыштыра? «Атсыз» дигәннән... Атсыз – исемсез дигән мәгънәне йөртә. Аты булмаган кеше исемсез булганмы? Ягъни, ихтирамга лаек булмаганмы? Фантазия инде бу, ә шулай да...

13. Спорт кына түгел! Ә безнең өчен ат бүген – спорт. Зур спорт. Стадионнар җыя, зур акчалар әйләндерә. Кеше, тын да алмыйча, яныннан очып узган атны күзәтә. Ат ул – сәламәтлек. Физик сәламәтлек кенә түгел, психик сәламәтлек өчен дә атта йөрү кулай санала. Модага кереп бара бахбайлар. Бүген ат – күңел ачу һәм шаккаттыру ысулы. Ягъни, цирк.

[caption id="attachment_30496" align="aligncenter" width="1734"] Рөстәм МӨХӘММӘТҖАНОВ фотосы[/caption]

Бүген атның... дәвамы бар. Ләкин ул дәвам безнең тарихыбыздан түгелдер шикелле...

Илнур НИЗАМИЕВ
Рөстәм МӨХӘММӘТҖАНОВ фотолары

"Ялкын" архивыннан, 2015 ел

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев