Логотип Идель
Ялкын

"АКЫЛЛЫ КРОССОВКАЛАР"

361 Degrees International Limited Кытай компаниясе GPS-передатчик урнаштырылган аяк киемнәре уйлап тапканнар. Әлеге навигация кечкенә балалары булган гаиләләр өчен бик файдалы. Әти-әниләр үзләренең балаларының кайда йөргәннәрен һәрчак белеп торачаклар. Баланың кайдалыгын күзәтә торган программа приложение рәвешендә кесә телефонына урнаштырыла. Бала әти-әни тарафыннан билгеләргән территорияне узса, яки куркыныч зонага эләксә, әти-әниләрнең кесә телефоннарына махсус сигнал килә. Кроссовкаларга МediaTek MT2502 Aster платасы урнаштырылган. Әлеге плата GPS-модуль, микроконтроллер, Wi-Fi, модем GSM/GPRS, Bluetooth 4.0ны берләштерә. GPS-передатчик ике көн туктаусыз эшли ала.  Бер пар 361 Smart Kid Shoe кроссовкалары якынча 80$ тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев