Логотип Идель
Ялкын

"АКЫЛ ФАБРИКАСЫ"

«Акыл фабрикасы» белем бирү һәм проектлар төзү мәктәбе

"Акыл фабрикасы" мәктәбе, тема: «Бала үсеше һәм тәрбия», лекция һәм семинарлар, чит илләр тәҗрибәсе, панель дискуссия, заманча методика, форсайт сессия "Мәктәпкәчә белем бирүнең киләчәк моделе"

Казанда 6-7 февраль көнне “Бала үсеше һәм тәрбия” темасына белем бирү һәм проектлар төзү мәктәбе “Акыл фабрикасы” узды. Катнашучылар: ата-аналар, тәрбиячеләр, педагоглар һәм барлык кызыксынучылар!

Татарстан Республикасындагы төрле оешмаларның, балалар үзәкләренең җитәкчеләре, мәктәпкә кадәр укытучы педагоглар "Акыл фабрикасы" ның лекторлары булды. "Бала үсеше һәм тәрбия" юнәлеше буенча белем бирүче чаралар оештырылды. Мәктәп кысаларында уртак проектларны үстерү буенча төрле семинарлар, балалар үзәкләренең җитәкчеләре белән практикумнар булды. "Мәктәпкәчә белем бирүнең киләчәк моделе" темасы буенча форсайт сессия – идеяләр штурмы методы нигезендә киләчәктәге үсешнең моделен формалаштыру оештырылды. Уртак мотивацион күзаллауны тудыру. Эффектив карарларга килү өчен нигез, ышанычлы караш булдыру һәм энергия алу.

"Акыл фабрикасы" катнашучылары алган белемнәрен тәрбия, белем бирү өлкәләрендә үз талантларын үстерүгә юнәлтә алдылар.

Проектның төп үзенчәлеге - чаралар Татарстан Республикасының ике дәүләт телендә үтте. Ике көнлек курсны узучыларга Татарстан республикасының Мәгарифне үстерү институты һәм Бөтендөнья татар яшьләре форумы исеменнән лицензияле сертификат тапшыралды.


[gallery size="full" ids="6192,6191,6190,6189,6187,6186,6185,6184,6183,6182,6180,6179"]










 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев