«АКТЕР САМОЙЛОВЛАР. БАРЫСЫ ДА КАЗАННАН БАШЛАНА…» күргәзмәсе

2015нче елның 14 нче июлендә Татарстан Республикасының Дәүләт рәсем сәнгате музее Санкт-Петербург Дәүләт театр һәм музыка сәнгате музее белән берлектә «Актер Самойловлар. Барысы да Казаннан башлана…» дип исемләнгән күргәзмә тәкъдим иткәннәр иде.  Төп игътибар икенче буын актер булган Самойлов Василий Василий улына бирелде. Күргәзмәдә шулай ук гасыр ярымлык тарих, сәхнә тормышы, Самойловлар гаиләсенең Санкт-Петербург, Мәскәү, Казан театр дөньясында тоткан урыны яктыртылды. Әлеге күргәзмә Татарстанлылар һәм Казаныбыз кунакларының күңеленә бик хуш килде.

Әгәр дә син моңа кадәр күргәзмәгә бармаган булсаң, ашык. Дустым, бары синең өчен күргәзмә көннәре 30нчы сентябрьгә кадәр озайтыла.

Кайда: Карл Маркс урамы, 64нче йорт

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
  • 17 март 2021 - 10:43
    ИКӘҮ ЭЧМӘГӘН ЧӘЙЛӘР – Әй, Кар кызы! Кая, бир сумкаңны, озатып куйыйм үзеңне! – Артыннан куып җиткән таныш түгел егетнең сүзләреннән Сәмирә башта сискәнеп китте. Ләкин алай да сер бирмәгәндәй кыланды:  – Миңа ерак түгел, монда гына... Мәшәкатьләнмә, Кыш бабай, – диде. 
    1707
    0
    6
  • 21 март 2021 - 10:13
    «МИН – ТЕЛЕФОН КОЛЫ...» «Мин телефонга бәйле. Бу турыда моңа кадәр үк әти-әнием, дусларым әйтә иде инде. Аларны тыңламый, ишетми идем. Хәзер моны үзем дә аңлый башладым. Чыннан да кереп китәм дә, чыга алмыйм. Көнем дә, төнем дә шул телефонда уза. Бу бәйлелектән ничек тә булса арынып буламы?»
    672
    0
    0
  • 17 март 2021 - 13:39
    СЫРЛЫ ШАМПИНЬОННАР РЕЦЕПТЫ Бу гади һәм бик туклыклы ризык. Өстәлдән иң беренче булып аны сыпырталар. Нәрсәләр кирәк була?
    535
    0
    0

Блоглар