Логотип Идель
Ялкын

"АКЧА СИҢА НӘРСӘГӘ КИРӘК?!"

Сыйныфыбызда мин иң юаны. Ябыгырга телим, ләкин булмый: үз-үземне җиңә алмыйм: түзмим һәм ашыйм. Аннары елыйсы килә инде. Ничек ябыгырга?

Рамилә. КАЗАН


ц (1)Аңлавымча, син ябыгырга телисең һәм моның бердәнбер юлы – ризыктан баш тарту дип уйлыйсың. Үз-үзеңне җиңүне дә ач тору белән тиңлисең. Ләкин, дустым, син нык ялгышасың. Синең яшьтә, һичшиксез, ашарга кирәк! Тик ризыкны белеп ашарга кирәк. Файдалы, витаминлы әйберләр сайларга тырыш: аш, ботка, җиләк-җимеш һәм яшелчә. Фитнес, бассейн, йога яратасыңмы, яратсаң, җаныңа ошаган спорт төрен сайла. Чөнки дөрес туклану белән генә эш барып чыкмый, үзеңне тонуста тотар өчен спорт белән дә мавыгырга кирәк. Бу сиңа вакытыңны күңелле һәм файдалы үткәрергә дә ярдәм итәр! Уңышлар!



Әни әбием белән сөйләшергә кушмый. Ә әбекәй гел шалтырата. Мин шулай ике ут арасында калам. Нишләргә?


Ризидә. КАЗАН


ц (2)Аңлавымча, бу конфликт әбиең белән әниең арасындагы мөнәсәбәтләрдән үсеп чыккан. Һичшиксез, әниеңнең үз-үзен болай тотышы юкка гына түгел, ләкин синең әлеге гаугага катнашың юк. Шуңа да әниең белән яхшылап сөйләш: аны ничек яратуыңны, аның гел сиңа кадерле булып калачагын аңлат. Шул ук вакытта әбиең белән дә сөйләшәсең килүен, аның да сиңа чит булмавын белдер. Әйбәтләп, аргументлап аңлатсаң, әниең сине аңлар. Һәм, бәлки, син әле алар арасындагы конфликтны йомшарта да алырсың.



Сыйныфта миннән көләләр: башкаларда айфон, айпад бар. Ә мин җыен иске-москы, чүп-чар белән йөрим. Әтиләр алмагач, нишлим соң инде? Тавыш та куптарып карадым. Юк! Әти-әнием артык каты холыклы, әйткәненнән кире кайтмый торган кешеләр шул.


Айнур. САБА


ц (3)Сәлам, дустым. Әйе, кайвакыт әти-әни бераз катгый була, ләкин онытма: алар безне ярата, теге яки бу әйберне алмый икән, димәк, моның үз сәбәпләре бар. Килешәм, әгәр берәрсе үртәсә, көлсә, бик авыр. Ләкин тагын бер тапкыр ныклабрак уйлап кара: сыйныфыңдагы һәр укучы да көлми, берничә артык «акыллысы» гынадыр. Ләкин алар үзләрендәге кайбер сыйфатларны качырырга теләп шулай эшли, бәлки, син яхшырак укыйсыңдыр, бәлки, кайсыдыр башка бер өлкәдә уңышка ирешкәнсеңдер. Ә алар исә шул телефоннар белән генә горурлана ала, шуңа да синең өчен дә, башкалар өчен дә үзләрендә булганны бердәнбер кыйммәт итеп танытасылары килә. Бирешмә һәм моңайма. Телефон һәм айпадлар белән генә матур һәм уңышлы булып бетеп булмый, үзең ирешкән уңышлар белән горурлан!



Сезгә кесә акчасы бирәләрме? Миңа әти бирми. Ә акча кирәк. Ничек итеп алырга?


Тимур. КУКМАРА


ц (4)Әтиләр – искиткеч акыллы кешеләр, акча бирми икән, димәк, кирәк түгеллеген төшенә. Кирәк булганда, иманым камил, бирми калмыйдыр. Гадәттә, әти-әниләр баланы артык бозып бетермәскә теләп бирмиләр артык акчаны. Ә бәлки, сез әтиегез белән шартнамә коргансыздыр. Мәсәлән, билгеләрең яхшы булган очракта гына әтиең акча бирергә ризадыр... Ә син начаррак укыйсың. Уйлап кара, әгәр бик кирәк әйбер булса, аңлатып сора – ручка, дәфтәр, кәгазь алыр өчен дип. Юк икән, артык акча сарыф итмә, булганын җиткереп тота белергә өйрән. Әти-әнигә дә авыр булырга мөмкин, аларда да төпсез акча букчасы юк бит. Әти-әниең ул акчаны күп көч куеп таба, алар хезмәтенең кадерен бел.


Энҗе ИБРАҺИМОВА фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев