Логотип Идель
Ялкын

АК РИЗЫК БЕЛӘН КАРШЫ АЛУЧЫЛАР

Ак ризык белән каршы алучылар турында ишеткәнегез бармы? Аларның һәр җирлеге, һәр елгасы, үзәнлеге, тавы һәм күленең үз рухы, җаны бар дип санала. Рухлар кешегә зыян китермәсен, ярдәм итсен өчен, аларны бүләкләргә кирәк. Шуңа бу халык уң кулның имән бармагы белән дөньяның дүрт ягы, күк һәм җиргә сөт сиптерә.

Бүген без гаҗәеп мирас һәм гореф-гадәтләре булган уникаль халык – бурятларда  кунакта. Бурят теле монгол телләренә керә, дин ягыннан әлеге халык, нигездә, буддизм тарафдарлары. Җирле халык даими үтәгән йолаларның кайберләре борынгы шаман һәм будда гореф-гадәтләренең кушылмасы.

 

Бурятларда ярамый!девочки



  • кирәксезгә хайваннарны атарга

  • агачларны сындырырга

  • суга төкерергә

  • изге урыннарда: җир казырга, учак яндырырга

  • утка төкерергә

  • ризыкны пычак белән алырга

  • храмга баш киеменнән керергә


 

Әдәпсез кунакны кайдан таныйлар?

Элек бурятлар юртада (“йорт” сүзенә охшаган, әйеме?) яшәгән. Хәзер алар юртада яшәми, әлбәттә. Әмма сезгә ул якларда булырга туры килсә, бурят-монголларның аерым бер рухын тояр өчен, юртага кереп карарсыз. Шуны истә тотыгыз: кергән вакытта бусагага басарга ярамый, әдәпсезлек дип санала! Хуҗабикә сезгә чәй ясап, хөрмәт йөзеннән пияланы ике кулы белән сузган вакытта, сез аны ике кул белән кабул итеп алырга тиеш. Бурятиягә килгән кунакны иң элек чәйгә утырталар, аннары гына аның килү максатын сорыйлар.

Юрта күчмә тормыш өчен җайлаштырылган. Гөмбәзендәге ачык урын көндезге ут керсен өчен кирәк. Кич белән йортта учак якканда да төтен нәкъ шуннан чыгып йөри.  Эчтә исә йорт икегә бүленгән: көнчыгыш – хатын-кызлар, ә көнбатыш исә – ир-атлар өчен. Бурятияга барганда, компас алырга онытмагыз, димәк :).

 


“Моя прелесть!” яки бурятларның 5 кыйммәтле әйбере


Бурятлар элек-электән күп итеп мал-туар асраганнар: кәҗә, сарык, сыер, ат һәм хәтта верблюд!  Аларны “5 кыйммәтле мал – 5 хушуун мал” дип йөрткәннәр. Тиредән каешлар, киемнәр, урын-җир кирәк-яраклары теккәннәр. Йоннан – йорт өчен киез, фетр плащлары өчен материал, төрле япма, баш киемнәре эшләгәннәр. Сеңерләрен дә әрәм итмәгән осталар – җәяләр ясау өчен кулланганнар. Ә уенчыклар, бизәнү әйберләре сөякләрдән ясалган.

Аңлашыла инде, бурят халкы элек-электән ит һәм сөт ризыклары белән тукланган. Ит ризыклары әзерләү аерым бер ритуал булып та тора аларда. Бәйрәмнәргә, мәсәлән, “Бууз” дигән ризык пешерәләр. Ул без барыбыз да белгән мантыга охшаган, ләкин эченә өч төрле ит һәм суган гына салына. Аның формасы бурятларның юртасын хәтерләтә, бәлки, шуңа бик яраталардыр бу ризыкны.

Бурятларга “5 хушуун мал” тагын шуның өчен дә кадерле – кунакны аларда ак ризык яки “сагаан эдеэн” белән каршы алалар. Ә нинди ризык ак төстә була? Дөрес, сөт ризыклары: каймак, сөт өсте һәм башкалар. Димәк, җиренә җиткереп кунак каршылыйм дисәң, сыер, кәҗә асрамый хәлең юк инде.

Бурятча ашык уеннары – шагай наадансагаалган

Бурят халкының 5 кыйммәтле малы уеннарында да беренче урынны алып тора. Татарлар кебек үк, алар ашык уеннарын бик яраталар. Хәтерлисездер, “Ялкын”ның 2015 елгы октябрь санында без ашыклы уйнарга өйрәнгән идек, уен өчен сарыкларның тез буыннары кирәк дип сөйләштек. Бурятлар да шундый сөякләрне җыялар, һәм аларда да буынның һәр торышына үз атамасы бар. Рәсемгә күз салыгыз, ул исемнәр 5 кыйммәтле мал исемнәре белән тәңгәл килә: сарык, кәҗә, дөя, ат һәм үгез.

Шагай нааданлы уйнауның төрле ысуллары бар. Әйтик, егетләр-кызлар ике командага бүленәләр. Һәр команда үз ягына ашыкларны бер рәткә тезә – гаскәр төзи. Шуннан чиратлап ашыкларга чиертәләр. Үз рәтеңдәге ашыкка чиертеп каршы яктагы ашыкларга тидерергә кирәк. Сезнең команда бәреп төшергән ашыклар “әсирлеккә эләгә” – сезгә күчә. Күбрәк ашык җыйган команда җиңүче санала.

 

Ак бәйрәм килешүе

Иң мөһим һәм иң  көтеп алынган бурятлар бәйрәме – “Сагаалган”. Бу сүз “Ак ай” дигәнне аңлата. 2016 елда Сагаалган 8-9 февраль көненә туры килгән.  Бу бәйрәм кешенең һәм табигатьнең яңаруы, ниятләрнең ачыклыгы һәм чисталыгы символы. Сагаалган вакытында бурятларда “Золгохо” дигән йола үткәрелә. Йола буенча башлап иң олыларны һәм туганнарны  котлыйлар.  Яшь кеше олырагына “Золгое” дип дәшә. Олы кеше аңа таба кулларын сузгач, каршысына килеп баса да аның куллары астына үзенекен куя. Ягъни, олы кеше зирәклеген һәм тәҗрибәсен яшь кешегә тапшырырга, ә яшь кеше аңа ярдәмче булырга ризалык белдерә. Соңрак барлык туганнар һәм кунаклар табын артында җыела. Тик бәйрәм өстәле артында озак утырмыйлар, чөнки барлык олы туганнарны котлап чыгасы бар. Кунаклар киткәнче йорт хуҗалары һәммәсенә бүләк ясап чыга. Бурятларның һәр бәйрәме учак яндыру һәм “Ёхор” әйлән-бәйләне белән тәмамлана.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев