Логотип Идель
Ялкын

АЙСАН ХӘБИБУЛЛИН: "ПРЕЗИДЕНТ БУЛАЧАКМЫН!" /видео/



18 яшьлек Әлмәт шәһәре егете Айсан бу максатына ирешәчәгенә, һичшиксез, ышана. Татарстан Президенты булыргамы, әллә Россиянекеме – мөһим түгел аңа. Иң мөһиме – дөньяны яхшы якка үзгәртергә.

11 февраль көнне Түбән Кама шәһәрендә урта профессиональ белем бирү оешмаларының «Ел казанышы» дигән республика конкурсы узды. Анда Әлмәт политехник техникумының 2 нче курс укучысы Айсан Хәбибуллин Гран-Прига лаек булды. Егет кешегә 70 һөнәр дә аз, диләр бит. Аны җиңел атлетика, рәсем, шигърият, туган як тарихы, фән кызыксындыра.




Айсан

«Технологик процесслар һәм җитештерүне автоматизацияләү» белгечлегендә укучы егетнең 2019 елда Казанда узачак WorldSkills дөнья чемпионатында да катнашасы килә. Бу профессияне сайлавы да юкка түгел аның, чөнки бу төрдәге эшче профессиясе кешенең тормышын җиңеләйтә, дип санный ул.

– Айсан, бу җиңү синең өчен көтелгән җиңү идеме?

– Миңа Гран-При тапшырырлар, дип, бөтенләй дә башыма китермәдем. Чөнки, чынлыкта, минем адашым – Искәндәр Хәбибуллин җиңеп чыгар, дип уйладым. Миңа аның уңышлары күпкә саллырак тоелды. Җиңүчене игълан иткәндә дә, бер урында катып калдым. Чактан гына аңымны югалтып егылмадым. Янымда басып торучы финалист кыз кат-кат әйткәч кенә бүләкләүгә чыктым.

– Cин жюри әгъзаларын нәрсә белән шаккаттырдың?

– Үземнең хыялым белән. Мин дөньяны яхшы якка үзгәртергә телим. Моңа мин Президент булгач, тотынырга телим. Финалдагы чыгышымда да шундый сүзләрне яңгыраттым. Максат зуррак булган саен, уңышка күбрәк ирешәсең, диләр. Инде 8 сыйныфта укыганда ук, Президент булам дигән максат куйдым. Чөнки беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиев мине туган ягына булган мәхәббәте, зирәклеге белән шаккаттыра. Ә Рөстәм Миңнеханов исә тәвәккәллеге белән таң калдыра. Аларның кешеләр өчен башкарган хезмәтләренең бәясе әйтеп бетергесез.

– Икенче курста гына укып та, шундый зур дәрәҗәләргә ирешеп буламы?

– Әйе. Минемчә, бары тик мөмкинлекләрне кулдан ычкындырмаска кирәк. Мин алга таба да ирешелгән уңышларымда туктап калырга жыенмыйм. Укуны тәмамлагач, эшләргә, шул ук вакытта актив тормыш алып барырга җыенам.

Айсан– Гран-При иясен нәрсә белән бүләкләделәр соң?




– «Ел казанышы» республика конкурсының барлык финалистларын да Татарстан Дәүләт Советына экскурсиягә чакырдылар. Миңа, Гран-При иясе буларак, 10 мең сум күләмдә сертификат тапшырдылар. «Ел студенты» дигән вуз студентлары арасында уздырыла торган премиядә җиңгән кеше дөньяның теләсә кайсы университетында белем алу мөмкинлеге бирелә. Ссуз укучылары өчен әле конкурс башланып кына килә бит. Шуңа алга таба бүләкләр тагын да саллырак булыр, дип уйлыйм.

– Элек бит вузларда укучылар өчен аерым “Ел студенты” конкурсы гына бар иде. Техникум-көллияттә укучылар өчен аерым бәйге булдыру кирәк идеме?

– Әлбәттә. Чөнки «Ел казанышы» конкурсы урта һөнәри белем бирү учреждениеләренең абруен күтәрә. Бүгенге көндә үз эшенең чын профессионаллары кирәк. WorldSkills хәрәкәте, «Ел казанышы» – боларның барысының да барлыкка килүе бик яхшы. Техникум-көллиятләрдә үсеш алган студентларны хупларга, аларга ярдәм итәргә кирәк.

[embed]https://www.youtube.com/playlist?list=PLJOWDFHqeHwE24no7SLdpj9-_CAHXOIO_[/embed]
Белешмә:

Профессиональ уку йортлары арасында «Ел казанышы» республика конкурсы быел беренче тапкыр уздырылды. Әлеге бәйгегә 253 гариза кабул ителгән. 40 финалист арасыннан 11е төрле номинациядә җиңүче, дип табылган.

Алинә Минневәлиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев