Логотип Идель
Ялкын

"АЙФОН ТҮГЕЛ, КӘҖӘ БИРЕГЕЗ!"

Солянка дигәч,кемнең күз алдына нәрсә килә инде. Ашарга яратучылар, әлбәттә, аш, дияр, җыр сөючеләр иҗади чараны искә төшерер, ә татар җырын сөючеләр- "Татарча солянка"ны. Ә "Балалалы солянка" төшенчәсе сездә нинди ассоциацияләр уята? Әһә, сискәндегезме? Юк, юк, борчылмагыз, бездә балалардан аш пешермиләр...


Бездә, дигәндә, «Ялкын»ны һәм татар эстрадасы йолдызларын халыкка танытучы «Барс медиа»ны күздә тотам, әлбәттә. Яңа ел уңае белән, «Барс»лар «йолдызлы бәләкәч»ләрне дә эшкә җигәргә булган. Татар эстрадасының танылган йолдызлары һәм аларның уллары-кызлары 31 гыйнварда «Уникс» сәхнәсен «кыздырачак»! Аңарчы без алардан интервью алырга булдык. Иван Ургант кебегрәк, берсеннән-берсе четерекле сораулар белән бимазаладык!



Зөлфия Вәлиеваның 11 яшьлек улы Кәрим җавап бирә.


 

Карим_1


Беренче булып сорауларга «Зө-Ләй-Лә» төркеме солисты Зөлфия Вәлиеваның 11 яшьлек улы Кәрим җавап бирә. «Балалы солянка»да аның сеңлесе Латыйфаны да күреп һәм ишетеп булачак.


- Йә, Кәрим, көннәр аз калып бара, «Балалы солянка»га әзерләнәсеңме?


- Әйе, әзерләнәм. Әни белән яңа җыр әзерләдек, шуны өйдә көн дә кабатлыйбыз.


- Сәхнә куркытамы?


- Юк, сәхнәдән курыкмыйм, чөнки биюгә йөрим, без һәр елны бишәр-алтышар конкурста чыгыш ясыйбыз. Мин сәхнәгә ияләнгән инде.


- Синең өчен нәрсә мөһимрәк: катнашумы, әллә җиңүме?


- Катнашу.


- Яңа елга, синеңчә, иң шәп бүләк?


- Планшет.


- Иске Яңа ел ‒ ул нәрсә? Кайчан үткәрелә һәм ни өчен кирәк?


- Минемчә ул 21 мартта үткәрелә, ә ни өчен икәнен белмим.


- Россияне 2015 елда нәрсә көтә?


- Уку.


- Кәҗәме, айфонмы?


- Айфон да телим, хәер, ул хәтле бик кирәк тә түгел. (Көлә).


- Сәламәт тәндә – сәламәт ...?


- Сәламәт кирәк.


- 10 гыйнвар ‒ Бөтендөнья Парклар көне. Син менә Казандагы паркларга нинди үзгәреш кертер идең?


- Миңа Казан парклары бик ошый, бернинди үзгәреш кертмәс идем.


- 11 гыйнвар ‒ Бөтендөнья «Рәхмәт» көне. Син кемгә һәм нәрсә өчен рәхмәт әйтер идең?


- Әнигә рәхмәт әйтер идем, әгәр ул булмаса, мин хәзер сәхнәдә биеп, баянда уйнап, чыгышлар ясап йөрмәс идем.


- Интернет ‒ нәрсә ул?


- Ул бик кирәкле әйбер. Анда «Википедия»дән төрле кирәкле мәгълүмат табып була, дуслар белән VКда конкрет нәрсәләр турында язышып, эшләрне планлаштырып була. Шуңа ул бик кирәк!


- Ә менә 26 гыйнвар ‒ Бөтендөнья Интернетсыз көн. Син ул көнне Интернет белән уздырырга уйлыйсыңмы, әллә ансыз гынамы?


- Интернет белән!


- Ә Интернетсыз бер генә көн булса да тора алыр идеңме?


- Әйеее... Булды андый көн. Аның өчен акча түләмәгәндә... Бик күңелсез көн.


- Нәрсә ул мәхәббәт?


 (Оялып кына) - Ммм... Ничек әйтергә инде... Ул дөньяда булмаса, яшәргә рәхәт булмас иде. Һәм мин дә булмас идем.


- Нәрсә ул бәхет?


- Әти, әни, сеңелем. Безнең гаилә!


- Ни өчен долларның бәясе арта? Аны кем шулай эшли?


- Белмим дә инде... Бәлки АКШ без Кырымны яулаган өчен шулай эшлидер...


- Кем көчлерәк: Человек-паукмы, әллә Спайдерменмы?


- Спайдерменны тәрҗемә итсәң, алар икесе бер үк кеше була.


- Син җеннәргә ышанасыңмы? Алар каян килә икән?


- Белмим дә... Мин алардан бераз куркам...


- Ялкаулык кешегә кирәкме?


- Кирәкми, дип уйлыйм. Ләкин мин үзем ‒ ялкау. Ялкаулыкны берәр нәрсә эшләп кенә бетереп була, минемчә.


- Каникулларда нәрсә эшләргә уйлыйсың?


- Яңа елны билгеләргә, тауда шуарга, опера театрына барып килергә, вакытны кызык һәм файдалы итеп үткәрергә телим. Гомумән, эш күп минем! (Елмая).


- Киләчәктә үзеңне кем итеп күрәсең?


- Атом-төш инженеры!



Инде сүзне җырчы Рөстәм Асаевның 16 яшьлек кызы Гөлназга бирәбез.


 

Голназ_1 - «Балалы солянка»га әзерлек ничек бара?


- Костюмнарга заказ бирдек. Әлегә без җыр сайлау процессында.


- Сәхнәдән куркасыңмы?


- Әлбәттә, дулкынланам. Ул бөтен артистта да бар, дип уйлыйм. Чыгыш ясар алдыннан тавыш өчен күнегүләр ясыйм, әнием белән сөйләшәм. Ул миңа гел көч бирә, аның белән аралашканда дулкынлануны сизмисең. Ә инде сәхнәгә чыккач, бөтен дулкынлану каядыр тарала һәм үзеңне тынычрак хис итә башлыйсың.


- Җырлаганда бию дә авырмы?


- Җырлаганда гына да тын алу авыррак бирелә әле, ә инде биегәндә ‒ бөтенләй дә авыр!


- Җыр кешегә кирәкме?


- Җыр кешегә киләчәккә омтылыш бирә, минемчә, рухландыра. Үземә ул, беренче чиратта, энергия өсти! Сәхнәгә озак кына чыкмыйча торсам, миндә депрессия башлана. Уку‒өй‒уку‒өй чылбыры – минем өчен түгел, мин андый тормышны күз алдыма да китерә алмыйм!


- Катнашу мөһимрәкме, җиңүме?


- Минем өчен ‒ катнашу, чөнки син кешегә күренәсең, тәҗрибә туплыйсың...


- Яңа елга иң шәп бүләк?


- Гаиләң, дусларың белән бергә булу.


- Иске Яңа ел кирәкме, синеңчә?


- Кирәк, дип уйлыйм, чөнки узган елга үзең өчен нәтиҗә ясыйсың.


- Кәҗәме, айфонмы?


- Һмм... Айфон!


- Сәламәт тәндә ‒ сәламәт ...?


- Сәламәт инде!


- 10 гыйнвар ‒ Бөтендөнья парклар көне. Син Казан паркларына нинди үзгәреш кертер идең?


- Дөресен генә әйткәндә, минем Горький паркында гына булганым бар. Ул миңа бик ошады. Бернинди үзгәреш тә кертмәс идем.


- 11 гыйнвар ‒ Бөтендөнья «Рәхмәт» көне. Син кемгә һәм нәрсә өчен рәхмәт әйтер идең?


- Әтиемә һәм продюсерыма рәхмәт!


- Интернет нәрсә өчен кирәк?


- Хәзер бит инде ансыз бер кеше дә яшәми, кирәк мәгълүматны шуннан гына карыйсың. Укуда да булмый ансыз: рефератлар, докладларны шуның ярдәмендә язабыз. Ул бик кирәк!


- 26 гыйнвар ‒ Бөтендөнья интернетсыз көн. Аны ничек уздырырга уйлыйсың?


(Көлә.) - Интернетсыз утырып карарга иде...


- Нәрсә ул мәхәббәт?


- Бер-береңә тартылу. Ул бергә күп еллар торганнан соң гына килә торган әйбер дип уйлыйм мин. Беренче вакытны ул ‒ гашыйк булу гына, минемчә, ә менә инде озак вакыт яшәгәч, бер-береңне яхшы белгәч, бергә картайгач, шунда гына ул мәхәббәт була.


- Ә бәхет нәрсә?


- Якыннарыңның сәламәтлеге... Һәм гаиләң булу ‒ бик зур бәхет!


- Ни өчен доллар бәясе арта? Ул кем эше?


- Доллар арта инде ул... Аны АКШ эшли. Ни өчен шулай эшләгәнен алар үзләре генә беләдер.


- Ялкаулык кешегә кирәкме?


- Ул һәр кешедә дә бар, дип уйлыйм. Мин үзем бик ялкау! Хәзер безнең өйдә ремонт бара. Теләмичә генә эшлим инде. Ялкаулык бик алама әйбер ул, шуңа күрә кешегә кирәкми! Аны үзеңә максат куеп кына җиңеп була.


- Каникулда нәрсә эшләргә уйлыйсың?


- Үз концертыма әзерләнәм һәм җырларыма клип төшерәбез.


- Киләчәгеңне нинди һөнәр белән бәйләргә булдың?


- Әлбәттә, сәхнә белән! Башка һөнәр турында уйлаганым да булмады.



Ләйсән Гыймаева белән Булат Бәйрәмовның сәхнәгә кечкенә адымнар белән менеп килүче кызлары Таңсылу (9 яшь) белән Зифа (5 яшь) ни диярләр икән?


 

Тансылу-Зифа_1

- «Балалы солянка»га әзерме сез?


Таңсылу: Әзер! «Әтием-кадерлем» җырын җырлаячакбыз.


Ләйсән: Кәефләре булганда, кайда булуларына карамастан, бии, җырлый алар. Бу елдан Таңсылу флейтада уйнарга өйрәнә башлады, Зифа тимераякта шуа. Вокал белән аерым шөгыльләнмибез әлегә.


Сәхнәдән куркасызмы?


Таңсылу, Зифа: Юк!


- Беренче чыгышыгызда курыккан идегезме соң?


Таңсылу: Юк, мин бит биюгә йөрим, чыгышларга ияләшкән инде.


Зифа: Ә мин бераз курыктым!


- Җыр кешегә ник кирәк?


Таңсылу: Җырлаганда кәеф күтәрелә, тыңлаган кешегә дә рәхәт була.


- Катнашу мөһимрәкме, җиңүме?


Таңсылу: Катнашу.


Зифа: Ә минем җиңәсе килә-ә-ә...


- Яңа елга иң шәп бүләк?


Таңсылу: Мин зур коттедж теләр идем!


Зифа: Уенчык өй, йә курчак.


- Иске Яңа ел кирәкме?


Таңсылу: Кирәк. Аны әти-әниең, гаиләң, туганнар, дуслар белән күңелле итеп каршыларга кирәк.


- Россияне 2015 елда нәрсә көтә?


Таңсылу: Яңа, матур әйберләр көтә. Россия яхшырачак.


- Кәҗә яхшыракмы, айфонмы?


Таңсылу: Кәҗә ул җанлы, ә айфон – техника, ул файдалы түгел. Шуңа күрә ‒ кәҗә!


Зифа: Кәҗә!


- Сәламәт тәндә ‒ сәламәт ...?


Таңсылу: Кеше, акыл.


Зифа: Кеше.


- 10 гыйнвар ‒ Бөтендөнья парклар көне. Сезгә Казан парклары ошыймы? Нинди үзгәреш кертер идегез?


Таңсылу: Мин фонтаннар куяр идем.


Зифа: Апам, Горький паркында бии торган фонтаннар бар бит!


Таңсылу: Мин Җиңү паркына да шундый матур фонтан куяр идем!


- 11 гыйнвар ‒ Бөтендөнья «Рәхмәт» көне. Сез кемгә һәм нәрсә өчен рәхмәт әйтер идегез?


Таңсылу: Безне үстергән, яраткан өчен ‒ әти белән әнигә.


Зифа: Әти белән әнигә, бабай белән әбигә. Матур әйберләр өчен.


- Интернет ‒ нәрсә ул?


Таңсылу: Анда бөтен мәгълүмат та бар.


Зифа: Ә мин аны белмим.


- 26 гыйнвар ‒ Бөтендөнья Интернетсыз көн. Аны ничек уздырырга уйлыйсыз?


Таңсылу: Интернетка кермим. Мин анда болай да еш утырмыйм.


- Нәрсә ул мәхәббәт?


Таңсылу: Мәхәббәт ул әнине, әтине, сеңлемне, туганнарны ярату.


Зифа: Мин әтине, әнине һәм апамны яратам.


- Нәрсә ул бәхет?


Таңсылу: Шатлану. Мине әти белән әни, Зифа шатландыра. Тагын ‒ «бишле»ләр!


- Ни өчен долларның бәясе арта? Аны кем шулай эшли?


Таңсылу: Сумнан күбрәк булсын өчен артадыр.


- Җеннәр каян килгән һәм алар нишли?


Таңсылу: Фәрештәләр кешегә яхшылык, бәхет китерә, ә җеннәр начарлык эшли. Кеше начар булганда, алар тагын да азына. Догалар укымасаң, алар киләләр дә, начарлык эшлиләр.


Зифа: Җеннәр начарлык китерә. Алар килмәсен өчен мин дога укыйм.


- Каникулларда нәрсә эшләргә уйлыйсыз?


Таңсылу: Ял итәргә, дәресләр әзерләргә, дусларым белән уйнарга, урамга чыгарга, әбиләремә барырга...


Зифа: Уйнарга, әби белән бабаема барырга.


- Ялкаулык нәрсә ул һәм кешегә кирәкме?


Таңсылу: Ялкаулык ул ‒ бернәрсә дә эшләмичә, өйдә генә утырып, телевизор карау.


Зифа: Ялкау кеше бернәрсә дә эшләми, телевизор карап өйдә ята.


Таңсылу: Ялкаулыкны эш белән җиңәргә кирәк.


- Киләчәктә кем буласыгыз килә?


Таңсылу: Мин әле белмим.


Зифа: Рәссам!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев