АЙ ТУРЫНДА ӘКИЯТ: АЙСЫЗ ТӨНДӘ

Әллә төн уртасы җиткәнен аңлап, әллә көне буе колхоз эшендә йөргәнгә арып, атлар бер урынга җыелып яттылар. Гел аяк астында буталып йөри торган колыннар да утлауларыннан туктадылар. Дамир да арыды булса кирәк, учак янына әзерләгән урынына барып ятты. Ялан җиргә җәелгән бер кат сырган бишмәт малай өчен йомшак ястыктан да әйбәтрәк тоелды. Тик күзләргә генә никтер йокы кермәде. Керфекләр, берсен-берсе узышып, югарыга, күккә омтылдылар. Әле бер, әле икенче уй Дамирны бөтен барлыгы белән биләп алды.


ай 2Болында – төнге тынлык. Колакны иркәләүче кошлар җыры да, куян йөгереп узганда аяк астында шартлап сынучы ботак тавышы да ишетелми. Аның каравы төнге тынлык сакчысы Җил һәрчак аяк өстендә: ул һәр агачны, һәр яфрак арасын тикшереп, “ревизия уздырып” йөри. “Ярамаган бер-бер хәл юкмы? Бөтен җирдә дә тәртипме?”, янәсе.


Озак кына күккә карап ятканнан соң, Дамир түзмәде:



Бабай,ә ни өчен бүген ай юк? Әле кичә генә бер китеге күренә иде бит,–диде.


Учакка арты белән яткан Кәрим бабай, теләр-теләмәс кенә, оныгына таба борылды. Бер төрле генә ятканлыктан катып киткән билен берара угалап торды да серле итеп елмаеп куйды.



Һэ, аның үз тарихы бар бит, улым. Бер уянгач, тиз генә йоклап китеп булмас инде. Теләсәң, сөйлим.


Дамир, ризалыгын белдереп, баш какты.


ай 3Әби безгә әкиятне “борын-борын заманда” дип башлый иде. Алай ук борын заманда булгандырмы, белмим. Шулай да күптән булган хәл бу. Яшәгән, ди, булган, ди, Күк улы Ай һәм Җир малае Айдар. Ай төннәрен Җирне яктырткан. Ә көндез, Кояш күзенә күренмәскә тырышып кына, Айдар янына килә торган булган. Айдар исә төннәрен, йокыдан качып, Ай янына уйнарга йөргән. Аларның кайчан, кайда һәм ничек дуслашканлыклары турында беркем дә белмәгән икән. Дөресен генә әйткәндә, бу хакта алар үзләре дә төгәл генә хәтерләмәгәннәр. Сораган бер кешегә: “Сез туганчы, без дуслашкан идек инде”, - дип җавап бирә торган булганнар.


ай 5Әллә бу дуслыкка күз тигән, әллә язмышларына шулай язылган – көннәрдән бер көнне дуслар ачуланышканнар. Килешенгән вакытта янына килеп җитә алмаган өчен, малай Айны бик каты орышкан. Нишләргә дә белмәгән Ай тизрәк дәү әнисе Зөһрә янына чапкан. Берничә көн, үпкәләп, өеннән дә чыкмаган. Җир өсте караңгылыкка күмелгән. Дәү әнисе Зөһрә Айны юаткан, үпкәләшергә ярамавын аңлаткан. Көн артыннан көн узган, Ай тынычланган, дустына булган үпкәсе дә кимегән. Кичләрен, галәм-өенең тәрәзәсенә килеп, Айдарны күзли башлаган. Башта, дустына күренмәскә тырышып, тәрәзәнең бер читеннән генә күзәткән. Аннары, көннән-көн тәрәзәгә башын күбрәк тыгып, Җирдән малайны эзләгән. Алай да тапмагач, галәм-өенең капка төбенә үк чыгып баскан. Һәр көнне Ай Җиргә, Айдарга таба якынайган, шуңа күрә кешеләргә дә көннән-көн күбрәк, ягъни башта ярым ай, аннан тулы ай булып күренгән. Тик ни хикмәт, Айдардан гына җилләр искән. Элек уйнаган урыннарда дустының үзе түгел, эзе дә калмаган икән. Күрәсең, ул да, үпкәләп, каядыр китеп барган...


Айның кәефе төшкән, һәм ул кабат, тәмле бәлешләр ашап юанырга дип, дәү әнисе янына киткән. Берничә көн буе өеннән дә чыкмыйча яткан. Тик...дус күңеле түзә диме соң инде?! Ап-ак йөзле Ай тагын, тагын Айдарны эзләгән.


ай 4...Еллар узган, бу хәл бик күп тапкырлар кабатланган. Ай һәр 27 көн саен, кара төнне яктыртып, күк уртасына чыгып баса икән. Бәлки, бүген ул үзенең кемне эзләгәнен, һәр төн саен күккә ни өчен чыкканын хәтерләмидер дә. Тик моңа берәү дә игътибар итми. Кешелек дөньясы Айның шулай хәрәкәт итүенә ияләшкән инде.



–Менә, улым, сине кызыксындырган бөтен тарих шуннан гыйбарәт.


Дамир дәшмәде. “Әллә йоклап китте микән” дип, Кәрим бабай оныгына күз салды. Дамирның олыларча уйчан карашы әле кичә генә ай эленеп торган агач башына төбәлгән иде: “Эх, әгәр Айдар Айны үпкәләтмәгән булса, һәрбер төн ничек якты булыр иде бит...”



Тагын укыгыз:


Балтадан пешкән ботка (рус халык әкияте)

Тиен бүләге (корея халык әкияте)

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
  • 11 июнь 2020 - 15:54
    ТУГАН ЙОРТ БУСАГАСЫ Җиңел велосипедының бер як мөгезенә аскан авыр сумкасын йорттан-йортка йөри-йөри бушатып бетергәч, Гүзәлия өенә табан атлады. Замана үзгәрү белән, кеше белән кеше арасындагы элемтә чаралары арта бара.
    6407
    3
    59
  • 9 июнь 2020 - 10:26
    БЕРЕНЧЕ МИЧ Җәй азагында, әле көннәр коры чакта, дип Гөлбадиян яңа мич чыгартырга уйлады. Иске миче өйнең үзе белән бер яшьле, картайды. Кирпече дә үзләре генә суккан кирпеч. Урыны-урыны белән җимерелә дә башлады, төтене дә юньләп тартмый, җылы да тотмый. Бәладән башаяк, ут-күз чыгуы бар. Рәхмәт, мичкәй. Балалар үскәндә ак калач, бәлеш, яңа ипекәйләр ашаттың. Туңып кайтканда үзеңә сыендырып җылыттың.
    2529
    2
    11
  • 15 июнь 2020 - 16:58
    КАРЛЫГАННАР ӨЛГЕРГӘН ЧАК Бакчада кара карлыганнар өлгерде. Кара төннең үзеннән дә кара карлыганнар. Татлы да үзе, әчкелтем дә. Табигатьтә гел шулай: иң бәрәкәтле, иң шифалы сые – әче җимешендә...  
    1291
    0
    11

Блоглар
  • МУСА ҖӘЛИЛ ИСЕМЕНДӘГЕ КӨРӘШ ЯРЫШЛАРЫ-2020 (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • CLUBTURBO WINTER DRIFT CUP ИКЕНЧЕ ЭТАП: ФОТОРЕПОРТАЖ
  • «ӘЙДӘ, ШАЯРТ»: ФИНАЛ
  • ТАТАР ИҖАДИ КОМАНДАЛАРЫ АРАСЫНДА МИНИ-ФУТБОЛ
  • РУБИН–ДИНАМО 0:1 (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • TAT CULT FEST 2019
  • ПИТРАУ-2019: КАРЕНДӘШЛӘР, АРУМЫ СЕЗ?
  • ПЕЧӘН БАЗАРЫ – 2019