Логотип Идель
Ялкын

«АЙ-КИ-ДО»

Инде системага әйләнә башлаган бертөрле яшәү рәвешенә “мат” куярга булдым. Бокс мәктәбенә барып кикбоксинг түгәрәгенә язылып кайттым. Батырлыгымны раслар өчен түгел, ялкаулана башлаган тәнне формага кертер өчен эшләнде бу. Биографиямдә спортка кагылышлы битләр чиста, казанышлар алда әле, димәк!

Кикбоксингка керешкәнче, берничә атна мускулларны ныгытып, спортзалга йөреп алырга кирәк иде. Кичке 7дән 9 кадәр велотренажер, штангалар арасында “тәгәрәгәндә” ясалган беренче нәтиҗә: тән язылганда акыл да языла. Һәм ничек кенә языла-а-а!

Берникадәр вакыттан соң, сәламәтлегемне даими күзәтеп торучы врач янына барырга туры килде. Кикбоксинг белән шөгыльләнүем турында сүз чыккач, врач: “Бүгеннән туктатасың,” – диде.

Сайланган спорт төре – кешенең эчке табигате белән туры килергә тиеш. Йомшак характерлы кешеләрнең агрессив спорт төре белән шөгыльләнүе эчке гармония бозылуга, фигура тупаслануга китерә.

Классик инглиз боксы һәм каратэ кушылмасы булган кикбоксинг белән араларны менә шулай бик тиз өзәргә туры килде. Ә өч көннән...

О-нэгаи шьмас!

Татарстанның Айкикай Айкидо Федерациясе карамагында оештырылган айкидо секциясендә идем инде. Киң ак чалбар, калын җитен тукымадан тегелгән өске кием... Кимоно алганда үземне ак аюга охшатып үлә яздым. Ә билбау бәйләүнең аерым техникасы бар!

Айкидо – ул карышмау, димәк, һәрвакыт җиңү дигән сүз. Иң беренче чиратта, үз-үзеңне җиңү. Менә шунысы авыр да инде.

Татамида яланаяк йөгерүләр, тай сабаки, цуги аши, тэнкай... Японча бирелгән командаларга буйсынып, гәүдәне төрлечә хәрәкәтләндерергә өйрәнергә берничә дәрес китте бугай. Миги (уң), хидарилар (сул) да буталып бетте.

Сихо нагэ, суми отоси, кокю хо... Техниканы һәр дәрес саен кабатлатып торалар. Серенә төшендем: иң мөһиме дөрес итеп егыла белү! Егыла белсәң, травма алмыйсың (иң мөһиме шул бит инде, үзеңә зыян салмау J).

Иптәшләрем миңа чаклы инде ике ай элек үк шөгыльләнә башлаган. Мине егып салу аларга бер ни дә тормый! Ә мин сикереп торам да тәрәзәдәге чагылышыма карап кимононы рәтлим, яңадан алымнарны өйрәнергә керешәм. Үч, үпкә кебек уйлар башка да керми! Монда уңай энергия яши! Бер генә әйбергә үртәләм – башкаларның миннән әйбәтрәк килеп чыга төсле. Сэнсэем, әнә, тезелеп баскан ун кеше аркылы да очып чыга ала!

Көч кирәк монда, көч! Эчке һәм физик көч!

Чишенү бүлмәсендәге көзгегә карап һәр көнне үземә сүз бирәм: минем бар да килеп чыгачак әле!

Сэнсэем Самойлов Евгений Валерьевич «ТР Айкидо Альянсы» Президенты,

кара пояс иясе (2 дан). Минем белән шактый тирләргә туры килде килүен аңа, тик чыгырыннан чыкканын күрмәдем. Аңарда һәрвакыт тотнаклылык, эчке тынычлык сизелә. Чөнки Айкидо – җан һәм тән берлеге ул. Спорт – кешене физик яктан гына түгел, рухи яктан да ныгытканда гына сәламәт яшәү рәвешенә әйләнә.

Айкидо физик мөмкинлекләрне генә түгел, рухи сыйфатларны да үстерә. Игътибарны туплап, сэнсэй кушканнарны үтәгәндә генә, уңышка ирешеп була. Айкидода ярышлар оештырылмый, анда җиңүгә омтылыш та, һөҗүм дә юк. Партнерың белән сугыш алымнарын өйрәнгәндә гармониягә ирешү алымнары гына гадәткә кергәнче өйрәтелә.

Ичи (бер), Ни (ике), Сан(өч), Ши (дүрт), Го(биш)... Инде отжиманиеларны иртән дә ясый башладым. Күңелдә дә, тәндә дә бер җиңеллек яши хәзер! Эштә ике баскычны бер итеп атлап йөрү гадәткә керде. Бар да әйбәт! Егетләр генә бераз шикләнеп карый башлады...

Өч ай шөгыльләнгәннән соң, имтихан булды. Сары пояска. Айкидода дәрәҗәләр төрле – “кю” һәм “дан” бар. Башлангычлар “кю” дан башлый. Иң түбәне 10нчы “кю”.

Ак кимононы сары пояс белән урау һәм 5нче “кю”га имтихан бирү хокукы! Ос! (башка вакытта “yes” дип куяр идем инде) Айкидога нигез салган О Сэнсэй Морихеэй Уэсиба портретына карап күз кысам. (Бу портрет һәр Айкидо дәресендә залда тора, дәрес аңа һәм сэнсэйга рәхмәт белдерү белән тәмамлана.) Бу карашны без икебез генә аңлыйбыз.

Айкидо белән шөгыльләнүне дәвам итәм. Андагы фәлсәфә, уңай мөнәсәбәт, гармония халәте мине үзенә тарта бугай.

Кимононы әле һаман ак пояс белән урыйм. Сарысы артык кадерле әлегә. Кибеттән карасын да карап куйдым инде.

Саёнара! (Сау булыгыз!)

БЕЛЕШМӘ:

Айкидо – 1930нчы елларда Япониядә барлыкка килгән заманча сугыш сәнгате. Аны барлыкка китерүче Көнчыгыш сугыш сәнгате остасы - О Сэнсэй Морихеэй Уэсиба.

АЙ – килешү, мәхәббәт, КИ – яшәү энергиясе, ДО – юл дигәнне аңлата.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев