Логотип Идель
Ялкын

«АГЫЙДЕЛ» ЯҢАРЫШ ЮЛЫНДА»

2015-нче елның 3-9-нчы август аралыгында Татарстан Республикасының Актаныш районында II Төбәкара интеллектуаль иҗат «Агыйдел» яшьләр форумы уза.

«Агыйдел», беренче чиратта, уку-укыту һәм һөнәри юнәлеш бирү өчен бер дигән мәйданчык. Ул интеллектуаль иҗат һәм проект эшчәнлеге белән кызыксынучы яшьләрне үзендә туплар дип көтелә. Биредә катнашучылар үзләренең идеяләрен проект итеп формалаштырып, аны чынга ашыра алалар. Шулай ук Рәсәй Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының проект эшчәнлеге буенча әйдәп баручы тренерлары, фән эшлеклеләре, мөгаллимнәр, уңышлы эшмәкәрләрләр, танылган шәхесләр белән очрашу, аралашу мөмкинлеге дә бар.

Форумда проект эшчәнлеге белән шөгыльләнүче, актив 14-17 яшьлек югары сыйныф укучылары һәм һөнәри белем бирүче көллият студентлары катнаша.

Форумның программасы үз эченә проект идарәсе буенча тренинглар курсын, Татарстан Республикасының әйдәп баручы компанияләреннән мастер-класслар, инглиз һәм татар телен тирәнтен өйрәнү, экологик тәрбия, спорт уеннарын ала. Уку-укыту программасы да төрле формада үтә: гомумсессияләр, эшлекле уеннар, түгәрәк өстәл, тьюторлар белән аралашу, һ.б.

Һөнәри юнәлеш бирү өлкәсе буенча Татарстан Республикасының югары уку йортлары катнашында ярминкә дә уздырыла. Әлеге чара ярдәмендә Рәсәйнең башка төбәкләреннән килгән катнашучылар да Татарстандагы белем бирү дәрәҗәсен билгели алалар.

Балаларга идеяләрен проект итеп формалаштырырга, сессияләргә әзерләнергә тьютор-әйдаманнар булыша. Иҗади кичәләр һәм спорт уеннарын үткәрү дә алар өстендә.

Форумның башкарма директоры, «Сәләт» белем бирү технологияләренең халыкара үзәге җитәкчесе Анна Фельдман «Агыйдел» турында: «Әлеге форум – ул мөмкинлек. Үзең өчен проектлар белән идарә итү дөньясын ачу мөмкинлеге, юнәлеш алу мөмкинлеге, шәхси һәм һөнәри яктан үсү, тәҗрибә туплау мөмкинлеге... Һәм, әлбәттә, күңелле сәяхәт тә әле!».

Иртәгә, ягъни 8 нче август көнне, "Агыйдел" форумы кысаларында, "День действий" узачак. Барлык теләүчеләрне дә 8 нче август көнне 13.00да "Агыйдел" форумында көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев