Логотип Идель
Ялкын

«АГЫЙДЕЛ» ГӨРЛИ»

II Төбәкара интеллектуаль иҗат «Агыйдел» форумы рәсми рәвештә ачык дип белдерелде!

Татарстан Республикасының Актаныш муниципаль районында урнашкан, палаткалы шәһәрчек тибындагы II Төбәкара интеллектуаль иҗат «Агыйдел» форумы үз эшчәнлеген дәвам итә. 4-нче август көнне, уку-укыту программасы старт алды һәм рәсми ачылыш тантанасы гөрләп үтте.

Һава торышы иртәнге якта яңгырлы булса да, күңелләр күтәренке, кәефләр шәп иде. Көнебез иртәнге зарядкадан башланды. Алар «Сәләт» сөрәннәрен өйрәнү, биюләр белән дәвам итте.

Шулай ук бүген «Агыйдел» форумы беренче кунакларын кабул итте. Актаныш муниципаль районы җитәкчелеге форум тормышы белән танышты, балалар белән аралашты. Район башлыгы Камаев Фаил Мисбах улы балаларны гүзәл табигатьле Актаныш ягында киләсе елларда да көтеп калачакларын белдерде. «Минемчә, әлеге форумның төп үзенчәлеге аның төбәкара булуында. Татар телен төрле дәрәҗәдә белүче һәм төрле мохиттә яшәүче балалар үзара аралаша алуы бик уңай күренеш», - дип ассызыклады ул. Актаныш районы башкарма комитеты рәисе Илнар Энгель улы Фәттахов яшәү шартларының былтыргыдан яхшырганын шунда ук сизеп алды. «Минем, үз чиратымда, Республикабыз җитәкчелегенә олы рәхмәтемне җиткерәсем килә. Татарстан Республикасының фән һәм мәгариф министрлыгы, «Сәләт» Фондыннан башка әлеге форумны булдырып булмас иде. Катнашучыларга исә бары уңышлар, яңадан-яңа үрләр яулауларын һәм максатларыннан читкә тайпылмый атлауларын телим!», - дип теләкләрен ирештерде ул.

Рәсми ачылу тантанасы барышында әләмнәр күтәрелде. Ахырында форумның башкарма директоры Анна Фельдман катнашучыларны уку-укыту программасы белән таныштырды.

Шулай ук бүген Кыргызстаннан булган катнашучыларыбыз да килеп җитте. Әлеге 18 бала һәм аларны Татарстан җирлегенә алып килгән хөрмәтле кешеләр атна дәвамында татар телендә аралашып, татар мөхитендә яшиячәк.

Уку-укыту программасы 1 гомум һәм 1 кече төркемдә эшләүче сессиядән тора иде. Гомумсессия вакытында барлык балалар төп чатырда тренерлар белән якыннанрак таныштылар, күңелле уеннар уйнадылар, кыскаметражлы видеоязмалар карадылар. Ә кече сессиядә төркемнәргә бүленеп, проект эшчәнлеге темасына тренинг үттеләр.

Кичке чарада исә катнашучылар бер-берсенә төркемнәрен тәкъдим иттеләр. Биредә, һәрвакыттагыча, һәрберсе үзен иң оста, иң үзенчәлекле итеп күрсәтергә тырышты.

Иртәгә уку-укыту программасының дәвамы, гомум һәм кече сессияләр, интеллектуаль марафон булуы көтелә.

[gallery columns="2" size="large" ids="2301,2300,2298,2297"]

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев