АЧ ЖУРНАЛИСТЛАР ТОК-ШОУЫ

"Алтын каләм"нең беренче көне бик тә кызу башланды. "Волга" яшьләр үзәгенә килеп җитергә өлгермәдек, безне тиз генә этаждан этажга йөгертеп, "физзарядка" ясатып алдылар да эшкә чумдырдылар.
Көн нон-стоп режимында барды, бертуктаусыз төрле якка чабып йөрүче каләмдәшләр, кунаклар, кичке уен һәм гәҗит чыгару эшләре – барысы бер көн эчендә!!!
Шушы шау-шу арасында танышып та өлгердек: татар журналистикасына килүчеләр бихисап! Быел кураторларыбыз танышу мәсьәләсен бик оригинально чиштеләр. Исем белән торган урыныңнан тыш, гомердә бер тапкыр да эшләмәгән эш турында сөйләргә мәҗбүр булдык. Ә Линар абый белән Йолдыз апа: «Эшләмичә китмәссез, эшләтербез!» − дип сүз бирделәр. Бер дә җиңел түгел эшләр көтә аларны! Трактор табарга, беребезне төне буе йоклатмыйча саклап утырырга, ә кемнедер эфирга чыгарып сөйләтергә тиеш алар. Актаныштан Казанга кадәр җәяү илтергә, берсен тәрәзәдән бүлмәгә кертергә кирәк. Ә иң зур агач башына ничек менгерәчәкләрен күз алдына да китереп булмый. Безнең арабызда ураза тотучылар да барлыгын белдек, аларны «Голодные игры» киносы белән дә чагыштырдык, тик безнең башкача «Ач журналистлар» ток-шоуы булды. Шулай кызыклы да, бераз авыррак эшле дә танышу узды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Шәп укыла
-
3 апрель 2021 - 16:45ЭРЕМЧЕКЛЕ-БАНАНЛЫ ДЕСЕРТ Хәзер бергәләп эремчекле-бананлы десерт әзерлибез. Ул иртәнге ашка да, кичке ашка да шәп кенә булачак.
-
10 апрель 2021 - 10:33ШАМПИНЬОНЛЫ КАРАБОДАЙ. РЕЦЕПТ Дөрес тукланучылар өчен бик тәмле һәм җиңел рецепт. 20 минут эчендә әзер дә була.
-
22 апрель 2021 - 16:56
-
19 апрель 2021 - 22:01
-
16 апрель 2021 - 16:08
-
15 апрель 2021 - 16:18