Логотип Идель
Ялкын

"6 НОЯБРЬ - ТИНЧУРИН ТЕАТРЫНЫҢ ТУГАН КӨНЕ!"

Театр үзенең быелгы туган көнен театрның ахыргы премьераларының берсе- "Эх, алмагачлары!" комедиясе белән каршылый.

Спектакль бик күп халыкчан юмор белән сугарылган. Тамашада бик күп биюләр, таныш җырлар урын алган һәм алар барысы да тере музыкага башкарыла. Әлеге тамашачылар тарафыннан яратып кабул ителгән комедиядә Кәрим Тинчурин театрының бик күп якты йолдызлары катнаша.

Искиткеч күңелле, мавыктыргыч әлеге спектакльне исә сәхнәгә театрның баш режиссеры, РФнең атказанган артисты, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Рәшит Заһидуллин куйды.

Спектакль кичке 17.00 сәгатьтә башлана.

К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры 1933 елның 6 ноябрендә, күренекле драматург, режиссер, актер, татар театрына нигез салучыларның берсе Кәрим Тинчуринның фатыйхасы белән оеша.

Төрле катлаулы чорлар үткән театрга 1988 елда үзенең рухи остазы Кәрим Тинчурин исеме бирелә һәм ул стационар театр буларак эшли башлый. Шул вакыттан театр тормышының яңа этабы башлана.

Хәзерге вакытта театр актив иҗат эшчәнлеге алып бара, күләмле спектакльләр куела. Менә ничә дистә еллар инде театр, шәһәр тамашачысын гына түгел, авыл тамашачасын да саекмас иҗаты белән сөендерә. Үзенең мобильлеге, югары иҗади егәргә ия булуы нәтиҗәсендә, театр Татарстан Республикасында гына түгел, ә аннан читтә: Себер һәм Урал төбәкләрендә, Ижевск, Самара, Уфа, Санкт-Петербург, Мәскәү, Истанбул, Акшәхәр, Әнкара, Брюссель, Брюгге һәм театр артистлары көчле алкышларга күмелгән башка шәһәрләрдә дә ки,ң танылу тапты.

82 ел эшләү дәверендә, театр үсеп килүче буынга эстетик тәрбия бирүдә, татар телен, татар мәдәниятен саклап калуда зур роль уйнап, Татарстан Республикасының мәдәни үсешенә саллы өлеш кертте.

Хөрмәтле тамашачылар, сезне әлеге спектакльне тамаша кылырга һәм шушы шатлыклы көнебезне уртаклашырга чакырабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев