Логотип Идель
Ялкын

"5 ФЕВРАЛЬДӘ КАМАЛ ТЕАТРЫНДА КӨТЕЛГӘН ПРЕМЬЕРА – «ДОН ЖУАН» СПЕКТАКЛЕ"

5, 6 һәм 19 февральдә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында Ж.-Б.Мольерпьесасы буенча күптән көтелгән премьера - "Дон Жуан" спектакле булаСпектакльнеңрежиссеры Фәрит Бикчәнтәев.

Ж.-Б.Мольерның «Дон Жуан» пьесасы дөнья классикасы репертуарында иң серле әсәрләрнең берсе. Мольер әлеге пьесаны язганда, классицизм кануннарыннан читләшеп, барокко поэтикасына мөрәҗәгать итә. Әсәрне язып сәхнәгә куйганнан соң ул гаҗәеп зур уңыш казана, тик комедияне бер сезон уйнагач Мольер аны репертуардан төшерә һәм башка беркайчан да сәхнәләштерми. Драматург үлгәннән соң пьеса гасыр ярым Том Корнель эшкәртмәсендә уйнала. 1841 елда гына француз театры «Дон Жуан»ның беренче вариантына әйләнеп кайта.

Камал театры төрле елларда Мольер иҗатына 6 мәртәбә мөрәҗәгать итә: “Саран” (1914), “Ирексездән табиб” (1916), “Жорж Данден” (1951) һәм Тартюф (1936, 1978, 2012). «Дон Жуан» пьесасы Камал театры сәхнәсендә беренче мәртәбә уйнала.

Спектакльнең режиссеры Фәрит Бикчәнтәев: “Дон Жуан” пьесасын куярга күптәм теләгем бар иде. Студент вакытта 80нче елларда шушы пьеса буенча эскиз эшләгән идем. 1995 елны спектакльне Камал театрында куймакчы булдым (хәтта артист Хәлим Җәләловтан пьесаны тәрҗемә итүен дә сорадым), тик ничектер бу эшкә алына алмый калдым. Аннары Казан яшь тамашачылар театрының ул вакыттагы баш режиссеры Георгий Цхвирава үз театрларында спектакль куярга тәкъдим итте. Пьеса сайлау үз иркемдә иде, мин «Дон Жуан»га алынырга булдым. Спектакльнең премьерасы 2001 елда булды”.

15 елдан соң Фәрит Бикчәнтәев әлеге спектакльне янәдән куя. «Дон Жуан»ның премьерасы 5, 6 һәм 19 февральдә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының Зур сәхнәсендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев