Логотип Идель
Ялкын

"Ә СИН КАЯ УКЫЙСЫҢ?"

Менә син, илһамланып, дулкынланып, тагын әллә нишләп, БДИ бирелә торган аудиториягә керәсең, дүрт сәгать эчендә БДИны тапшырасың, нәтиҗәләрен белеп, йә куанасың, йә кайгыга чумасың. Һәм «Уфф, котылдым!» дигәндә, тагы да авыррак сорау килеп баса –укырга  кая керергә?

Кемдер балачактан үк КФУга, МГУга керәм дип хыяллана, үзенә шундый максат куеп, шуңа ирешә. Ә кемдер – болар инде бөтенләй «атказанган хыялыйлар» –киләчәген чит илдәге университетларда күрә. Алар арасында син дә бардыр дип, мин хәзер бераз гына ЧИТ ИЛ УНИВЕРСИТЕТЛАРЫ турында сөйләп алам – нинди алар, хыял вузлары?

Кесә калынлыгы – күрсәткечме?

Әлбәттә, күбегез иң зур проблема – бәя дияр иде. Барлык (!) чит ил университетларында уку системасы түләүле! Безнең илдәге кебек бюджет системасы аларда юк. Гади бала өчен, үзе бик белемле, акыллы булса да, чит илдә белем алу – зур икътисади проблема. Әмма, кардәшләр, ехоу! Безнең бәхеткә, без Татарстан Республикасында яшибез! Ә Татарстанда, инде менә 5 ел буена сәләтле, акыллы, укырга теләгән балалар-студентлар-укытучыларны чит илләрдә укырга ярдәм итүче«Алгарыш» кебек программалар эшләп килә! Бу программа белән сез интернет аша да таныша аласыз, мин сезгә бары тик төп шартларын гына билгеләп үтим:

  • Син башта үзең теләгән югары уку йортына имтихан тапшырып, анда керергә тиешсең (сиңа ул уку йортыннан рәсми рәвештә хат килергә тиеш).

  • Сайлаган уку йортыңда яхшы гына түгел, БИК ШӘП укырга тиешсең! Син бит анда Татарстан данын яклыйсың!

  • Иң мөһим шарт- укудан соң, син Республикага кире кайтырга тиешсең. Минемчә, бу бик дөрес: Республика үз акчасына сине укыта (юл чыгымнарын гына үзең түлисең), «бурычыңны» исә син Республикага хезмәт итеп кайтарасың. «По-честному» барысы да.


Иң авыры – чит илдәге «универ»га керү, чөнки аларның уку-укыту системасы безнекеннән БӨТЕНЛӘЙ аерылып тора. Керер өчен сиңа TOEFL, IELTS кебек имтиханнарны тапшырып, инглиз телен белүеңне дәлилләргә кирәк. Шуңа күрә, чит ил университетларында «Foundation» дигән программа эшләгәннәр. Аның төп максаты – сине университетка әзерләү.

Ярар, финанс ягы бераз гына булса да көйләндеме? Укырга керәбезме? Хәзер инде, бөтен хыялый-расхыялый миебез-күңелебезне университетлар сайлауга күчерәбез.

Оксфорд...

...Бу югары уку йорты – бренд дисәм, берни дә әйтмәгән кебек килеп чыга –  аның  исеме - гомумән бөтен Җир шарынын фәнни үсешен билгели.

Ниндидер серле, бары тик фильнардан гына ишетелгән бу атама – чын! «Times» журналы рейтингына караганда, ул инде 20 ел буена дөньякүләм беренчелекне бирми. Ни өчен икәнен үзегез уйлап карагыз:

- 1230-1240 еллардан алып, бүгенге көнгәчә булган укыту системаларының иң яхшы якларын үзенә алган. Мондагы система – фән дөньясында, зәвык дөньясындагы Versache яки Coco Chanel кебек, классика.

- Эшкә урнашу. Байтак илләрнең университет дипломнары башка илләрдә кабул ителми. Мәсәлән, әгәр син Татарстанда укып, Германиягә барсаң, синең дипломың анда бернинди дә роль уйнамый. Ә Оксфорд дипломын күрсәләр, сине бишкуллап эшкә алачаклар. (Бу университетны тәмамлаган кешеләрнең хезмәт хакы да уртачадан 20-30 процентка югарырак.)

- Данлыклы кешеләре: Хәзер үк кулыңа беренче булып эләккән матбугат чарасын актарып кара –  анда, һичшиксез, Оксфорд кешеләре ялтырый: Хью Грант, Роуэн Аткинсон (мистер Бин), Джоан Роулинг, Льюис Кэрролл, Маргарет Тэтчер, Джон Локк…

Nuova Accademia Di Belle Arti

...Әлбәттә, сезнең арада иҗат белән мавыгучылар күп. Инглизчә- majority сез, иҗади кешеләр! Шуңа күрә, икенче итеп, мин иҗатка бәйле уку йортын сайладым – NABA (Nuova Accademia Di Belle Arti).

NABA – 1980 елда ачылган «яңа карашлы» университет. Шундый яшь булуына карамастан, уку-укыту системасы бик көчле. Монда шалтай-балтайларны алмыйлар! Анда үз гомерен иҗатсыз күз алдына китерә алмаган кешеләр генә укый. Университет данлыклы Ла Скала театр академиясе, Брера яңа сәнгать музее, Нью-Йоркның музыкаль колледжы (әйе-әйе, теге «Шаг вперед»тагы «бай балалары укый торган» колледж) белән хезмәттәшлек итә. Шулай итеп, укырга кергәч тә, сине шундый бер дәрәҗәле урынга стажировкага җибәрәчәкләр. Эш эзләргә туры килмәс – эш үзе сине табар.

Әмма керү таләпләре шактый югары:

- Инглиз телен ана телеңдәй яхшы белү.(TOEFL 6.0 – бусы инде синең телне белү дәрәҗәсе шактый югары дигән сүз.)

- Иҗат белән ялкынлану!!! (Чөнки син көне буе иҗат дәрьясында – иҗади булмаган кешеләр моннан кача.)

Милан бу, монда Җир шарының иң югары зәвыгы тупланган... Монда дөньяның иң матур һәйкәлләре, иң тәмле пиццалары, иң чибәр модельләре... (Хәзер барлык хыялыйлар «вах» итеп бөтенләй эреп бетте.)

Гарвард 

Син юристмы? «Бастык, суд бара!» димичә яши алмыйм дип уйлыйсыңмы? Әллә син булачак президентмы? Сиңа, һичшиксез, Гарвард кирәк!

Америкада беренче университетлар Англия вәкилләре аркасында барлыкка килә. Гарвард - арада иң беренчеләрдән төзелгәне. Һәм ул һәрвакыт беренче. Нобель премиясе лауреатлары саны буенча да (49), бөтен дөньяда инновацияләр һәм ачышлар саны буенча да (мәсәлән, Фейсбук, ДНК... ел саен 100гә якын ачыш), эндоумент (университетның үз акчасы) буенча да (24.4 миллиард доллар)!

Гарвард университетына керү шактый авыр –  моны американнар үзләре дә таный. Чөнки син гадәти генә бала булырга тиеш түгел, синең –  яңалык ачучы, үз идеяңне чынга ашыручы булуың мөһим! Гарвардта 1200 факультет, бу күп кенә дә түгел, бу – муеннан! (Филологик факультетта татар телен дә өйрәнергә була – аннары кайткач, «Мин Гарвардны татар теле белгече буларак тәмамладым» диюе ни тора!)

Әмма бәяләре!... 51 000 USD, ягъни 1 миллион 530 мең... һәм бу бер ел өчен генә.

КЫЗЫК

ФАКТЛАР

Университетлар

Оксфорд:

-Оксфордның1320 елларда төзелгән беренче китапханәсе бер генә бүлмәдә урнашкан булган. Китапларны урламасыннар өчен, аларны өстәлләргә  чылбырлап куйганнар.

-Хатын-кызларны Оксфордка бары тик 1920 елдан гына кабул итә  башлаганнар, ә аңа кадәр аларга университетка керү түгел, 20 метрга якын килү дә тыелган.

-Оксфордта һәр студент спорт белән шөгыльләнергә тиеш. Оксфордның җыелма командасы Олимпиадаларда да катнаша.

Nuova Accademia Di Belle Arti:

-L’Oreal, Swarovski, Ferrari, Prada, Ferrero, MTV, RedBull, Samsung... – бу фирмаларның төп дизайнерлары нәкь менә шушы уку йортын тәмамлаган!

-Җәйге каникулда син йә Америкада, йә Италиядә, йә Казанда, Татар Fashion Weekны оештырып, практика үтәргә тиешсең. Кызык бит? Шундый «практика» өчен дөньяның яртысы җанын бирергә ризалашыр иде...

Гарвард:

- Harvard Yard паркында Джон Гарвард һәйкәле бар. Янында мондый аңлатма: «Джон Гарвард, университетка нигез салучы. 1638 ел». Тик студентлар бу һәйкәлне «Өч ялган һәйкәле» дип йөртә. Ник? Чөнки чынлыкта, һәйкәл Джон Гарвардтан түгел, ә бер модель – Герман Шордан күчереп ясалган. Джон Гарвард университетка нигез салучы да түгел – ул бары тик иганәче. Университет 1638 елда түгел, ике ел алдарак – 1636 елда төзелгән.

- Гарвардта АКШның 8 президенты укыган. Кеннеди да, Буш та, Барак Обама да алар арасында.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев