200ЛЕК ӨЧЕН КӨРӘШ

Бу якшәмбе - 11 сентябрь Казан Кремле территориясендә «твоя-россия.рф та Казан өчен тавыш бир» проекты кысаларында спорт бәйрәме үтәчәк. 14.00дән 16.00га кадәр барачак бәйрәмдә һәркем уеннарда катнаша һәм шул рәвешле яраткан шәһәренең 200лек сурәтенә эләгүен хуплый ала.
Уеннарда зурлар да, балалар да катнаша ала - һәркем үз яшенә күрә кызыклы шөгыль табачак, дип вәгъдә бирә оештыручылар. Әкәмәт зур шахматлар дисеңме, хоккей, "Казан" темасына скрабл, командалы уеннар.
Кайда: Казан Кремле, Кол Шәриф янындагы мәйдан
Кайчан: 11 сентябрь, 14.00-16.00
Кыскасы, бу якшәмбе гел уеннан гына торачак. Әйе, Казан өчен тавыш бирергә дә онытмагыз инде бу ялларда!
200лек өчен тавыш биргәндә, твоя-россия.рф сайтына керергә кирәк.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Шәп укыла
-
8 гыйнвар 2021 - 17:17УРЛАНГАН БӘХЕТ Нишләптер бик кәефсез уянды бүген Ләйлә. Борчылырлык урын да юк кебек, тик күңеле тыныч түгел. Гәрчә, иртәнге кояш нурлары иркәләп, назлап уятса да.
-
3 гыйнвар 2021 - 10:05«ДУСЛАРЫМ МИННӘН ЧИТЛӘШТЕ...» «Без сыйныфта 3 кенә кыз. Моңа кадәр гел дус булып, бер-беребезгә ярдәм итешеп укыдык. Быел алар икесе миннән читләште. Тәнәфестә дә гел бергә чыгып китәләр. Мин яннарына килеп утырсам, сөйләшми башлыйлар. Берәр нәрсә сорасам, теләмичә генә җавап бирәләр. Минем дә алар белән дус буласым, аралашасым килә. Нишләргә икән?» Аноним, 15 яшь
-
6 гыйнвар 2021 - 14:13ПАНКЕЙК ПЕШЕРҮ РЕЦЕПТЫ Панкейк –Америка белене. Аны сөт белән ясыйлар, коры табада кыздыралар. Алар кабарып, йомшак булып пешә. Иртәнге аш өчен менә дигән ризык инде менә. Гадәттә, аны сироп, арахис мае, джем белән ашыйлар.
-
26 гыйнвар 2021 - 10:48
-
23 гыйнвар 2021 - 10:00
-
15 гыйнвар 2021 - 16:55