Логотип Идель
Ялкын

«КУАНЫЧЫМ» конкурсы дәвам итә. Бүген без Марфуша исемле ташбака белән танышырбыз.

Марфушага ничә яшь?

Минем куанычым – Марфуша исемле ташбакам. Аңа ничә яшь? Бу сорауга төгәл генә җавапны әбием дә, әнием дә белми. 13 яшьләр тирәсе дип кенә җавап бирәләр.

Марфуша – шат күңелле, акыллы ташбака. Ләкин кирелеген күрсәтергә дә бик мөмкин. Иң яраткан шөгыле – ашау. Тузганак сабаклары, алма, кәбестә, төрледән төрле үләннәр – аның яраткан ризыгы.

Дәү әниләрем янәшәсендә яшәүче дустым бар минем. Ә аның Чапа исемле ташбакасы бар. Ул әле бик кечкенә. Шулай беркөнне, дустым белән алдан сөйләшеп, ташбакаларыбызны таныштырырга булдык. Җылы язгы матур көн. Кояш та безгә теләктәшлек белдереп, нурларын мулдан сибә. Минем Марфушам да бик канәгать. Менә ул кызыксынып дөньяны күзәтеп ятучы Чапаны күреп алды. Янына килеп иснәде, «хәзер нишләргә инде» дигәндәй, күтәрелеп миңа карады. Аннан соң, күрмәгәнгә салышып, Чапа яныннан шома гына узып та китте. Ә Чапа, мескенем, үзенә дус тапканга шатланып, аның артыннан иярде. Марфуша артына борылып карады да, «син бала-чага белән нишлим соң мин» дигәндәй, горур гына алга элдертүен белде.

Ә менә беркөнне Марфушам үзенең кирелеген чып-чынлап күрсәтте. Бергә ашату ниятеннән, дустым белән ташбакаларыбыз алдына тузганак сабаклары салдык. Чапа салган үләнне бик теләп ашарга тотынды. Ә Марфуша, горурлыгын җиңә алмыйча, бик теләсә дә, үләнгә якын килмәде. Чапага да бик ризасыз кыяфәт чыгарып карап торды.

Мин аны өйгә алып кердем. Ашарына салдым. Ә ул үз кирелеген итә бирде. Ризыкка якын да килми, тәпиләре белән аяк астында булган әйберләрне кыштырдата, астын-өскә китерә башлады. Менә шунда гына мин аның нидән ризасыз булуын абайлап алдым. Ул мине Чападан көнли ләбаса! Әйе, әйе, хайваннар да кешеләрдән ким түгел икән. Ярата да, көнләшә дә беләләр алар!

Мин Марфушама күлмәкләр, кофталар, башлыклар бәйлим. Аны киендерәм дә, икәүләшеп көзге алдында бөтереләбез. Сизәм, Марфушага да бу бик ошый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев