Логотип Идель
Ялкын

"1926 НЧЫ ЕЛ 2015 НЧЕ ЕЛДА КАБАТЛАНА"

11 ноябрьдә 18.00 сәгатьтә Г.Камал театрының Кече залында «Калеб» проекты кысаларында «1926» кичәсе узачак. «1926», оештыручылар сүзләренчә, XX һәм XXI гасыр башының уртак нокталарны барлау өчен очрашуы, бүгенге заман иҗат әһелләренең узган гасыр иҗатчылары белән диалогы булачак.

1926 ел. Татар әдәбияты, татар театры, музыка сәнгатенең бәхетле көннәре. Мәдәният йортында әдәби кичәләр еш үткәрелә, сәхнәгә «Зәңгәр шәл», «Галиябану» спектакльләре куела, «Кызыл яшьләр», «Кызыл Татарстан» газеталары, «Азат хатын», «Авыл яшьләре», «Безнең юл» журналлары чыгып килә, театрга техникумны тәмамлап бер төркем яшьләр килә. Әдәбиятта – Гадел Кутуй, Һади Такташ, Хәсән Туфан, театрда – Кәрим Тинчурин, Мохтар Мутин, Галия Кайбицкая, музыка сәнгатендә – Салих Сәйдәшев, Сара Садыйкова иҗаты киң таныла. Тик кара исемлекләр төзелә башлауга да күп калмаган инде.

2015 ел. Камал театрының Кече сәхнәсендә сез шагыйрьләр Рузәл Мөхәммәтшин, Йолдыз Миңнуллина, Булат Ибраһим, Резеда Гобәева, Эльнар Байназаров, Эльвира Һадиеваның үткәнгә кайтара торган, «1926» кичәсе өчен махсус язылган бүгенге көн шигырьләрен ишетерсез, композиторлар Эльмир Низамов, Эльмира Галимованың узган гасыр аһәңнәренә бай заманча музыкасына күмелерсез, биюче Айсылу Мирхафизхан, җырчы Илүсә Хуҗина, скрипач Динә Закированың бүгенге иҗаты белән танышырсыз. Кичәдә Казан мәдәният һәм сәнгать институтының 3 курс студентлары Айгөл Шәкүрова, Миләүшә Хафизова, Ирина Кибәкова, Эльвир Сәлимов, Ленар Юлдашев, Алмаз Борһанов та катнаша.

Кичәнең режиссеры – Казан мәдәният һәм сәнгать институтының 3 курс студенты (Фәрит Бикчәнтәев курсы) Олег Кинҗәгулов. «1926» аның режиссер дебюты булачак.

Олег Кинҗәгулов Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа сәнгать академиясендә Таңчулпан Бабичева курсында актерлыкка укыган. Хәрби хезмәт узганан соң бер ел Башкортстанның Туймазы татар театрында эшләгән. Башкарган рольләре: Мирхәйдәр Фәйзинең «Асылъяр»ында – Шәрәф, Илгиз Зәйниевның «Бөке»сендә – Фидан, Наталья Мошинаның «Чиксез кук астында»сында – Беренче.

Тарих кабатлана.

1926 ел 2015 елда кабатлана.

Ә бәлки сәхнәдә генә дә түгел...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев