Логотип Идель
Ялкын

18+ ЯКИ УКУЧЫГА УКУ ТЫЕЛА!

ӘНИЛӘР ҺӘМ ӘТИЛӘР! УРА! ҖӘЙГЕ КАНИКУЛЛАР БЕТТЕ ҺӘМ БАЛАЛАРНЫ ИСӘН-САУ ГЫНА МӘКТӘПКӘ ОЗАТАБЫЗ. ЛӘКИН ОНЫТМАГЫЗ: СЕНТЯБРЬНЕ САГЫНЫП КӨТҮЕГЕЗНЕ ҺӘМ КЫЗЫГЫЗ ЯКИ УЛЫГЫЗНЫ МӘКТӘПКӘ ИЛТЕП КОТЫЛУЫГЫЗНЫ... 18 ЯШЬТӘН КЕЧКЕНӘРӘКЛӘР БЕЛЕРГӘ ТИЕШ ТҮГЕЛ. ИЛТЕП КУЙГАНДА, ҖИТДИ ТЕМАЛАРГА СӨЙЛӘШЕРГӘ ТЫРЫШЫГЫЗ, ШАТЛЫКТАН КӨЛЕП ҖИБӘРМӘГЕЗ, ТЫЕЛЫБРАК ХӘРӘКӘТ ИТЕГЕЗ, КЫСКАСЫ.




180 ЯШЬЛЕК ФОРМА

Беренче мәктәп формалары Бөекбританиядә Генрих VIII заманында барлыкка килә. Зәңгәр төстәге тукыма башкаларына караганда арзанрак булганга, беренче формалар да зәңгәр була. Безнең илдә исә бу мода 1834 елда, гимназистлар һәм студентлар мундиры турында канун кабул ителгәч башланып китә. Ул заманнарда әле кызлар гимназиягә йөрми торган була, шуңа да кызлар өчен мәктәп формасы 62 елдан соң гына, төгәлрәк – 1896 елдан кирәк була башлый. Нәкъ менә шул елда беренче кызлар институты ачыла. Бүгенге көндә мәктәп формасы мода гына түгел, ә көндәлек таләп!

18 а

Сентябрь башланды инде... Нишләргә? Каушамыйбыз! Иң элек кибетләрне йөгереп чыгабыз. Кыйбатракмы? Ә нишлисең, хәзер әле ташламалар бар, ә менә август азагында алганнар ике бәясен түләде. Әгәр сыйфатлы кием алырга теләсәгез, кием фабрикаларының махсус кибетләренә кереп карагыз. Гадәттә, фабриканың үз бинасында урнашкан кибетләрдәге кием – иң арзаны, аренда өчен түләмиләр + өстәмә бәя куелмый. Профсоюз урамы, 3нче йортта урнашкан костюмнар кибете әнә шундыйлардан.

ТӨСЛӘР ӨСТӘП...


«Институт благородных девиц» сериалы искә төшә. Кызлар өчен беренче институтлар шундыйрак булган. Беләсегез килсә, кием төсләре яшькә карап бүленгән. 6-9 яшьлекләрнеке – каһвә төсендә, 9-12 яшьлекләрнеке – сыек зәңгәр, 12-15 яшьлекләрнеке – соры, ә 15-18 яшьтәгеләрнеке ак төстә булган. Һәркайсы ак яка һәм манжетлар тагып йөргән. Бу гадәт совет заманнарында да сакланып калган: ак якаларны сүтеп юганнарыгызны хәтерлисездер. Мин хәтерлим!

18 б

Бала-чага ачык төсле, матур киенергә ярата, ләкин мәктәп мәктәп инде. Уку көннәрен матуррак итәргә, төсләр белән бизәргә теләсәгез, шакмаклы тукымалар, төсле галстуклар сайлый аласыз. Алар киемгә ямь өстәп җибәрер.

Ярар, кибеткә кире әйләнеп кайтыйк. Биредә узган сезоннан бер генә размеры калган костюмнар (чалбар + пиджак) очратырга мөмкин. Без кергәнендә костюм-чалбарның бәясе нибары 1 мең сум иде. Костюмнарның төсе дә, тукымасының составы да төрледән-төрле, ошаганын сайлап ал. Бәяләре 1 меңнән алып 10 мең сумга кадәр.

Егетләр өчен тулы ассортимент бар, ә менә кызлар өчен мәктәп формасы азрак: башлангыч сыйныфлар өчен генә төрледән-төрлесен таба аласыз. Анда да ак күлмәкләре, блузкалары еш кына булмый. Нигә шулайдыр – аптырадык. Әллә кызларга киемне бер генә данәдә алмыйлар инде... Әллә алар сан ягыннан һаман да егетләрне уздырамы?! Статистика да шулайрак сөйли... Ә менә егетләр өчен галстукка кадәр бар! Аларның да – төрледән-төрлесе!

18 в

Җәмиләбез өчен ак күлмәк эзләп якындагы кибеткә юл алабыз. Озак кына эзләдек. Һәм барыбер таптык!

Нәтиҗә:


Уку киеменең уңайлы булуын теләсәгез, трикотаж яки мамык әйберләр сайларга тырышыгыз, аларны Чабаксар трикотажлары сатылган махсус кибетләрдә табарга мөмкин. Арзан да, уңайлы да. Дөрес сайлый белсәң, матур да. Бигрәк тә башлангыч сыйныфлар өчен мөһим, алар буш вакыт тапкан саен чабып, уйнап йөри, тирли-пешә... Ә аннары авырып та китәргә мөмкин.

Әй, кемгә аңлатып торам соң, сез моны миннән дә яхшырак беләсез лә! Ләкин шул ягы да бар, сайлап алган киемегезгә аз гына булса да синтетик материаллар кушылган булса, кием озаккарак чыдар, тиз бөгәрләнмәс. Кыскасы, синтетиканы тулаем сызып ташламыйбыз. Синтетика кушылган кием-салым белән бергә кияргә натураль тукымадан тегелгән майкалар сайлыйбыз. Менә шулай!
Ә иң соңында инде ‒ аяк киеме! Аяк киемендә экономия ясарга тырышмагыз! Зинһар! Ул мөмкин кадәр уңайлы һәм 100% күннән тегелгән булырга тиеш. Бала аягы болай да нәзберек, шуңа аларны сакларга кирәк! Кечкенәдән яхшы, сыйфатлы аяк киеменә өйрәтергә...

Нәрсә дисәгез дә, көне буе йөгереп йөриячәк аяклар өчен сайлыйбыз бит сандали-туфли-ботинкаларны, онытмагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев