Логотип Идель
Ялкын

«15 ЯШЕМ ТУЛГАНЧЫ КӨТТЕМ...» 

Мин кечкенәдән әнидән эт сорый идем. 15 яшемә кадәр ел саен туган көнемә бер генә бүләк көтеп яшәдем – үз этем булуын.

Әмма без зур гаилә белән яшибез, дәү әнием дә безнең белән яши. Ә ул этләрне яратмый, мөселманнарга бит йортта эт тотарга кушмаган. Шуңа күрә әни дә аңа каршы бара алмады. Ә миңа әйтә килде: «Менә, син зур үскәч, үзең ашата, карый ала башлагач, алып бирербез». Шул хыял белән «зур үскәнче» яшәдем: телевизорданмы, урамдамы берәр кешенең эте белән барганын күрсәм, күз яшьләремне тыя алмыйм гына бит. Болай үрсәләнүемне күреп, әни бик борчыла иде. Менә шулай 15 яшемә җиттем.

Ниһаять, әни ризалыгын бирде! Һәм мин, көн саен Интернетка кереп, игъланнар укый башладым. Белмим, ник алайдыр, әмма әни белән безнең яраткан токым бер үк – спаниель булып чыкты. Нәкъ менә шундый эт алырга карар кылдык. Һәм, көннәрдән бер көнне, без «үзебезнең эт»не таптык. Бер апага барып, 1,5 айлык кечкенә генә «рус спаниеле» токымлы көчек сатып алдык. Хәзер инде Бингога 3 яшь һәм мин ансыз тормышымны күз алдыма да китерә алмыйм.

Этне режимга өйрәтергә кирәк

Мин аңа кибеттән сатып алган ит, өйдә пешергән боткалар ашатам. Рационына яшелчәләр дә өстим: кәбестә, кишер, җәй көне – кабачоклар (ташкабак), чи кыяр, помидор. Ләкин шуны онытмаска кирәк: эт рационындагы яшелчәләрнең тәүлек эчендәге нормасы 20%тан артып китәргә тиеш түгел. Һәр этне көнгә ике тапкыр үз вакытында ашатырга кирәк. Әйе, нәкъ менә вакытын белеп. Иртән, кичен билгеләнгән бер вакытта ашатам мин Бингоны. 15 минутта ашадымы, юкмы, алдындагы ризыкны алып куям. Болай эшләгәндә, эт вакытлы-вакытсыз тукланмый, билгеле бер ритмга көйләнә. Бу бик мөһим.

Урамнан кергәч – ваннага!

Этемне зоокибетләрдә сатыла торган махсус шампуньнар белән юам. Әмма еш юындырырга ярамый, юкса, аның тәнендәге тирене саклый торган май катламы юыла, тән тиресе артык нык кипшерә һәм бозылырга да мөмкин. Шуңа күрә, мин Бингоны нык керләнгәч кенә юындырам. Елга иң күбе 5 тапкыр. Белгечләр дә шулай киңәш итәләр. Сүз шампунь белән юу хакында бара. Ә гадәти су белән, сабынланмыйча гына, һәр «прогулка»дан соң юынабыз. Нәкъ гигиена таләп иткәнчә, Бингоның тәпиләре, корсагы, колаклары (фотодан күрәсез, алар бик озын) юыла. Юганнан соң, йонын махсус тарак белән тарыйм.

Хуҗа берәү генә!

«Рус спаниеле» токымын эт ияләре телендә «компаньон» дип йөртәләр. Бу – гаиләдә яшәргә тиешле, аралашучан, актив токым. Хәтта бер урындыктан икенчесенә күчеп утырсаң да, ул, синең артыңнан килеп, янәшәңә урнаша. Сине бер дә күз уңыннан җибәрми.

Мин, хуҗасы буларак (ә эт бер генә кешене «хуҗасы» дип саный), аның өчен иң әһәмиятле кеше. Мин аннан башка тора алмаган кебек, ул да миннән башка яши алмый. Бер ел элек сукыр эчәгемә операция булды, 2 атна хастаханәдә ятып чыктым. Бинго бик авыр кичерде безнең аерылышуны. Икенче атна ахырына ашаудан калып, йөткерә дә башлаган иде хәтта.

Ул дөньяга нинди күзләр белән карый?

Этне алганнан соң, аның беренче елы – иң әһәмиятлесе. Беренче елда этнең күзенә дөнья ничек күренә, калган тормышында да ул әйләнә-тирәне шул тәэсирләре аша кабул итәчәк. Шуңа да этне әйләнә-тирә мохит, җәмгыять шартларына балачактан ук өйрәтергә кирәк. Мөмкинлек булган саен, аны үзегез белән алыгыз. Урамга йөрергә чыгу гына түгел, гомумән, кеше арасында булу турында бара сүз. Эт баласы дөньяны күрергә тиеш: машиналарны, автобусларны, төрле-төрле кешеләрне, башка җан ияләрен. Һәртөрле тавышлар да таныш булырга тиеш аңа: машина сигнализациясе, поезд тавышы, сыбызгы авазы һ.б.

Дөрес эшлисең!

Без өйрәнә торган техника «кликер тренинг» дип атала, ул уенга һәм хуҗа белән эт арасындагы дустанә мөнәсәбәтләргә корылган. Кликер – кечкенә генә җайланма, махсус төймәсенә баскач, чиртүгә охшаган тавыш чыгара ул. Эт өчен «дөрес эшлисең» дигән сигнал. Күнекмәне тиешенчә ясаганнан соң, кликер төймәсенә басасың һәм этеңә тәмле әйбер каптырасың. Шуннан ул бу тавышны ашау белән бәйләп карый башлый һәм нәрсә эшләргә дип, колакларын торгызып, әзер булып тора.

Трюкларны күбесенчә Интернеттан табып, ә кайберләрен инструкторлар булышлыгы белән өйрәнәбез. Ветеринар академия территориясендәге күнегүләр мәйданчыгына йөрибез. Без шөгыльләнә торган фристайлдан (этләр белән бию) кала да, бик күп кызыклы кинологик күнекмәләр бар. Мәсәлән, ОКД (русча әйтсәк, общий курс дрессировки була инде ул). Бу әзерлек курсларында өйрәнелә торган төп кагыйдәләрне һәр акыллы эт белергә тиеш.  Башка кызыклы күнекмәләр: аджилити (эт төрле киртәләрне кичеп, барьерлардан сикерергә һәм трасса үтәргә өйрәнә), фризби (оча торган тәлинкәне сикереп тотарга өйрәнә), IPO. Соңгысы киләчәктә полициягә эшкә урнашачак этләр өчен махсус курс кебегрәк.

Бинго балаларны ярата

Безнең мәктәпләрдә, зоопаркта, балаларга багышланган бәйрәмнәрдә, инвалид балалар алдында чыгышлар ясаганыбыз бар. Бинго бик яратып йөри аларга. «Зубастик» дигән кинологлар клубы төркеме белән йөрибез. Төркемдәге малайлар-кызларның күбесе мәктәп укучылары, ә этләре урамнан алып кергән «дворняжка»лар. Алар да, затлы токымлы этләр белән бергә, бәйгеләрдә катнашып, беренче урыннарны яулыйлар. Ышанып әйтә алам: этнең нинди токымнан булуы иң мөһим шарт түгел, иң мөһиме – кешенең үз этенә вакыт бүлә белүе, аңа күңелен баглавы, яратуы.

Минем уемча, балаларда хайваннарны ярату хисен кечкенәдән тәрбияләргә кирәк. Дүрт аяклы җан ияләрен рәнҗетмәскә өйрәнү, аларның язмышы өчен җаваплы булу әллә ни кыен эш түгел бит. Яратыгыз үз этләрегезне, өйрәтегез аларны, алар, нинди генә токымнан булсалар да, барысы да бик акыллы, булдыклы, аларга игътибар һәм сезнең ышанычыгыз гына кирәк.

P.S.: Сер итеп кенә әйтәм: дәү әнием дә (безгә сиздермәскә тырыша үзе) Бингоны бик ярата хәзер. Ул авырып киткәч, «Балакаем» дип, этебез өчен бик кайгырып йөрде. Без өйдә булмаганда, аны тәмле ризыклар белән дә сыйлый әле ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев