Логотип Идель
Ялкын

12 ГИМНАЗИЯГӘ - БЕРЕНЧЕ КЛАССКА

Бүген 12 гимназиягә, уку башланырга бер ай алдан, гимназиянең хәзерге һәм булачак укучылары җыелды. Беренчеләр өчен кечкенә генә бәйрәм-танышу ясадылар анда.




Сез үзегезнең беренче класска барган көнегезне хәтерлисезме, дип башлады сүзен алып баручы Иван абыйлары Остроумов һәм бәйрәмгә җыелган югары класс укучыларына, укытучыларга, әти-әниләргә мөрәҗәгать итте. Кемнедер билгесезлек куркыткан икән ул көнне, ә күпчелек сөенеч хисләре кичергән.

12 гимназиягә

Уку ул - адым саен югарырак күтәрелү


12 гимназиягә укырга керергә ниятләгән нәниләр өчен махсус концерт программасы да оештырылган иде. Номерларның һәммәсе дә мәктәп еллары турында сөйли иде. Җырлар да - балачак бәхете, шул бәхетнең бер өлеше - уку булуы турында, биюләр дә - тәнәфесләр кебек дәртле. Ләкин иң фәлсәфи номер - булачак цирк артистларыннан булгандыр. Аларның тотрыксыз тактага менүе - мәктәптә уку кебек: фәннәр өйрәнүдә чак кына тигезлекне югалттыңмы, аяк астыннан җир шуа да китә бит. Мәктәптә - һәр фән мөһим, һәркайсы үз урынында.

12 гимназиягә

Рюкзаксыз мәктәпкә йөрмиләр


Ә бәйрәмнең иң дулкынландыргыч өлеше - нәниләргә беренче мәктәп сумкаларын тапшыру булды. Белүегезчә, бездә инде күп еллар "Мәктәпкә әзерләнергә булышабыз" акциясе яшәп килә. Быел да бу акция нәниләрне мәктәпкә әзерли - беренче рюкзакларын, китап-дәфтәрләрен бүләк итә. Тик аны алганчы, сынау узарга кирәк иде бүген - табышмакларга җавап табарга.

12 гимназиягә

Табышмаклар бер дә җиңел түгел иде, баш эшләтергә туры килде. Ә шулай да беренчеләр бирешмәде, һәркайсы үз бүләге белән өйләренә кайтып китте. Беренче сентябрьгә кадәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев