Логотип Идель
Ялкын

12 ДЕКАБРЬ - ОРЕНБУРГ ӨЛКӘСЕНДӘ ШИГЪРИЯТ БӘЙРӘМЕ

Нәкъ менә Оренбург өлкәсендә бу көнне ярты гасыр ара белән ике шагыйрь дөньяга килгән. Аның берсе - Башкортостанның халык шагыйре, әдәбият белгече Равил абый Бикбаев.

шигъриятРавил абый 1938 елның 12нче декабрендә Үрге Кунакбай авылында туа. Педагогика училищесын һәм Башкорт дәүләт университетын тәмамлый. 1966 елда "Хәзерге башкорт поэмасы" темасына диссертация яклый. Башкортостан язучылар берлеге идарәсенең рәисе була, Мәгариф, фән, мәдәният һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе булып та тора. Шигъриятне фәнни һәм җәмәгать эшчәнлеге белән бергә алып бара.

Равил Бикбаевның аерым шигырьләре алман, төрек, украин, казах, якут, чуваш, каракалпак, алтай һәм башка телләргә тәрҗемә ителгән.






ШИГЪРИЯТ 2Һәм шулай ук бүген, шул ук Оренбург өлкәсендә, ләкин инде 1994 елда тагын бер шагыйрь - Эльнар Байназаров дөньяга килә.


"Ялкын" укучыларын аның кем икәнен аңлатып тору да кирәкмидер, чөнки ул аларның күз алдында үсте :)

Равил абыйсы кебек үк, Эльнар да шигъриятне җәмәгать эшчәнлеге һәм фән белән үреп алып бара. Бүгенге көндә гарәп илләре икътисадын өйрәнә.

Эльнар Байназаровның аерым шигырьләре бүгенге көндә рус, инглиз, төрек һәм азәрбайҗан телләренә тәрҗемә ителгән.






Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев