Логотип Идель
Ялкын

АБДУЛЛА АЛИШ ГИМНАЗИЯСЕ NEWS

Бүген бездә Казан шәһәренең Абдулла  Алиш исемендәге 20 нче гимназиясе яңалыклары. Күңелле, уен-көлкеле мәктәп еллары менә шулай узырга тиеш ләса!!!


АМЕРИКАДАН СӘЛАМ!1

14 нче октябрь көнне бездә, Абдулла  Алиш исемендәге 20 нче гимназиядә, Америкада яшәп иҗат итүче Сурайя ханым Гайнуллинаның иҗат кичәсе узды. Чарада әсәрләрен Сурайя Гайнуллина  тәрҗемә иткән язучылар: Роберт Миннуллин, Йолдыз Шәрапова, Фәрит Яхин, Хәмит Вәлиди, Булат Ибраһимов, Равилә Шәйдуллина  һәм  Татарстанның атказанган  мәдәният хезмәткәре Луара ханым Шакирҗан катнаштылар. Җыр-биюләр белән үрелеп барган кичә бик  матур узды һәм күңелләрдә җылы тәэсир калдырды. Тамашачылар, ә алар-Мәгарифне үстерү институты мөгаллимнәре, укытучылар,  гимназия укучылары, Сурайя ханымның китапларыннан торган күргәзмә белән танышып, тәрҗемәче  һәм язучылар белән аралашып,  фотога  да төштеләр.


 

ҺӨНӘР САЙЛЫЙМ!3

Һөнәр сайлау - җаваплы эш  һәм кеше тормышында иң әһәмиятле мәсьәләләрнең берсе. Заман үзгәрә барган саен, тормыш яңа һөнәрләр таләп итә. Гомерлек юлны сайлау бик авыр. Бу хакта 14 - 15 яшьтән үк уйлана башларга кирәк. Тора-бара яңа теләк-хыяллар барлыкка килергә мөмкин. Мондый очракта балаларга дөрес юл күрсәтү бик  мөһим. Укучыларыбызга ярдәм итү максатында гимназиябездә дә төрле чаралар уза. Бу айны 9 нчы сыйныф укучылары ИУЭП уку йортында Ачык ишекләр көнендә булып кайттылар. Төрле юнәлешләр белән таныштылар, күп сорауларга җавап  алдылар.

 

СӨМБЕЛӘ БӘЙРӘМЕ

Октябрь ае бәйрәмнәргә бай булды. Өлкәннәр, укытучылар көне дисеңме, төрле конкурслар дисеңме, барысына да укытучылар да, укучылар да өлгерергә, катнашырга тырыштылар. Гөрләтеп “Сөмбелә” бәйрәмен дә үткәреп 6җибәрделәр. Һәр сыйныфтан “Көз сылуын” сайладылар. Катнашучылар тырыш, уңган булып чыктылар, үзләренең сәләтләрен һәр яктан күрсәтә алдылар. Жюриның эшләре кызу булды. 1-2 нче сыйныфлар арасында 2Б укучысы- Хөснуллина Зәйнәп, укытучысы Наилә Зәйнетдиновна, 3-4 нче сыйныфлар арасында- 4А сыйныф укучысы Сагындыкова Амалия, укытучысы Гөлназ Шамилевна, 5-7 нче сыйныфлар арасында-5В сыйныфы укучысы Ларионова Виктория, укытучысы Лиля Каримовна гран-при яуладылар. Калган катнашучылар дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр. Балалар шат күңел белән таралаштылар.

 

МАТУР КЫЗЛАР, БАТЫР ЕГЕТЛӘР4

27 октябрь көнне Совет районы күләмендә “Татар кызы - Татар егете 2016” бәйгесе үтте. Безнең гимназиянең  данын  10 нчы сыйныф укучылары Миндубаева Исламия һәм Хөсәинов Ризван якладылар. Алар “Сөйкемле кыз” һәм “Батыр егет” номинациясендә җиңүче дип  табылдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев