Логотип Идель
Ялкын

ЯҢА КЛАССТАШЛАР: 10НЧЫ КЛАССКА БАШКА МӘКТӘПКӘ

Көз безне классташлар, укытучылар белән очраштыра. Ә икенче яктан карасак, таныш булмаган, чит җиргә илтеп ата. Әйтик, яңа уку йортына - яңа классташлар арасына, ә моның белән бәйле рәвештә яшәү җирең дә үзгәрергә бик мөмкин.
яңа классташлар 1Әгәр син чыгарылыш класс укучысы булсаң бу яңарышлардан котылып булмый. Бу очракта нишләргә? Ничек каушап калмаска?


Тугызны бетергәч унберенче класска калучылар кимеде. Моның сәбәбе гади - имтиханнар. Тик аннан курыкмаучы батырлар да бар бит. Аларга, минемчә, тугызынчы класстан соң китүчеләргә караганда җайлырактыр. ( Үземне тынычландырып әйтәм. Минем дә 9дан китәсем килгән иде...) Беренчедән, ике елың әти-әниең янәшәсендә уза. Икенчедән, студентларның, акча бетү, ашарга булмау кебек проблемалары сиңа янамый. Тик бер кечкенә генә минусы булырга мөмкин, унберенче классны икенче мәктәптә укырга туры килүе.

Бу исә, барысын да яңа биттән башлау дигән сүз. Бу минус (минус дип тә атап булмый инде, әй ярар, шулай калсын) шулай ук 9нчы класстан киткәннәргә дә, 11нче классны тәмамлаучыларга да яный. Әле икеләтә дә дияр идем. Чөнки, йорт-җир, яшәү урыны да үзгә бит.

яңа классташлар 2Яңа җир, әлбәттә, куркыта. Син монда үзеңне уку башында ук яхшы яктан күрсәтергә тиешсең. Уку буенча да, укудан тыш чараларда да актив бул. Бер ук оялма, дустым. Хәзер бит дөнья үткеннәр кулында!


Яңа укытучыларга ияләнүе авыр. Элекегеләре сагындыра... алар яхшырак иде дип тә уйларга мөмкинсең. Бу уйларны башыңнан алып атсаң яхшырак булыр. Син хәзер монда, сиңа бары тик ияләшергә генә кирәк. Шуны онытма, һәр мөгаллимнең үз укыту ысулы. Кыскасы, һәр дәрестә яки һәр парада игътибарыңны бары тик укуга гына юнәлт, баш миеңә сеңдереп барырга тырыш. Имтиханнарда үкенмәс өчен!

Дусларсыз берничек тә мөмкин түгел. Алар һәрвакыт кирәк. Тик аларны дөрес сайла. Әйтәләр бит, кем арбасына утырсан, шуның җырын җырларсың, диләр. Димәк, яхшы “юлдаш” табу бик мөһим.


Әйе, андыйлар сирәк. Дуслар бөтенләй берәү генә дә булырга мөмкиннәр. Тик берсе генә дә меңгә торырлык булсын!
Дустым, син белем атмосферасына чумырга әзер дип уйлыйм. Бернәрсәдән дә, беркемнән дә курыкма. Алар үзләре синнән курыксыннар! Уңышлар Сиңа!

 

Тагын укырга:


ХИМИЯДӘН БДИГА ӘЗЕРЛӘНӘБЕЗ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев