Логотип Идель
Татарстаным бар!

"ВӘЛИЕФФЛӘР КОЛЛЕКЦИЯСЕ: ТАТАР МӨҺАҖИРЛӘРЕ ЯЗМЫШЫ"

Безнең милләттәшебез – рәссам һәм язучы гаять талантлы Сафия Валиефф – бик кадерләп сакланган һәм гаиләсе тарихына бәйле әйберләрен, шулай ук үзенең рәсемнәрен һәм картиналарын Казанга алып килеп ТР Милли музеена тапшырды. Биредә әбиләре үз кулы белән тукылган сөлгесе, намазлыклар, әнисенең бирнәсе - чаршау һәм кашага кебек XIX-XX гасыр ядкәрләре бар.

Сафия ханымның бабалары Казан губернасыннан XIX гасырда Кытайга, ә XX гасыр урталарында Австралиягә килеп урнашканнар. Гаиләдә татар традицияләрен, йолаларын кадерләп саклап балаларына тапшырганнар. Гаиләнең өч кызы – Сөенгөл Чанышева, Гайшә Маски, Сафия Вәлиефф - әдәби иҗат эше белән дә шөгельләнеп, күренекле язучылар була. Вәлиеффләр токымы тарихи Ватаннарыннан читтә яшәсә дә татар телен, мәдәниятен, саклап калуга зур өлеш кертә.

Сафия Вәлиефф әсәрләрендә ата-бабалары яшәгән якларны җирсү, тормыш иткән дәүләткә мәдһия, ата-анасы, туганнарына җан җылысы белән язылган багышлаулар, милләт, тел язмышы өчен борчылулар чагылыш тапкан. Ул Татарстаннан 13 мең км ераклыкта урнашкан Австралиядә татар мәдәнияте чәчәк атсын өчен барлык көчен куя.

Ватанны ярату, киләчәкне кайгырту, киләсе буыннарга күркәм традицияләр тапшыру - Сафия Вәлиефф иҗатының төп юнәлеше булып тора.
12 сентябрьдә 15:00 ТР Милли музеенда “Шәхси коллекцияләрдән” дигән проект буенча “Вәлиефләр коллекциясе: татар мөһаҗирләре язмышы” дип исемләнгән, хәзерге көндә Австралиядә яшәүче Вәлиеффләр гаиләсе коллекциясе һәм архивы әйберләре күргәзмәсе ачыла.

Күргәзмә ачылу Казанның мәдәни тормышында зур вакыйга, чит илдә яшәүче милләттәшләребез язмышы һәм татар диаспоралары белән бәйле коллекцияләрне тулыландыруда ТР Милли музее эшчәнлегенең дәвамы булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев