Логотип Идель
Ялкын

ТАШЛАМАЛЫ КИЕМНЕ ТАШЛАМА!

Иртәнге Бауман урамына таң нурлары сибелә. Түбәләрдә  йоклаган болытлар күзен ача башлый, ә урам ташлары буйлап... Таң кызлары йөри. Ышанмасаң, килеп кара! 

 

Такташ та, мөгаен, үзенең таң кызын биредә очраткандыр. Хәтерлисеңме:

Яу өстенә барган чакта кинәт кенә,

Таң кызы, Гөл, ник чыктың да юлларыма,

Кискен хәнҗәр тотып нечкә кулларыңа...

 

ЕГЕТЛӘР БЕЛМӘГӘН ИҢ ЗУР СЕР

Менә шулай. Ә мин танышкан таң кызының исеме Алсу иде. Шулай ук – Такташча. Озын буйлы, зәңгәр күзле, ягымлы һәм оялчан. Очрашуыбызның сәбәбе – синең гардеробыңа яңа зәвыклы кием сайлау. Алда – изге Рамазан, димәк, ислам модасына күз салып алабыз.

Шулай итеп, таң беленгәндә үк очраштык без. Алсу – ALMAZ төркеме солисткасы һәм вакыты шактый кысан. Бер иртәсен безгә багышларга булды алай да. Алтыда нинди кибет ачык була инде дип, шиккә төшәргә ашыкма... Монысын да алдан сөйләшеп, хәл итеп куйдык: Sahara безне күптән көтә. Тиз генә кием сайлап чыгасы идек тә, кердек тә югалдык.

Кызларга кием-салым гына булсын инде, дисеңме? Проблема шунда иде ки, кайсын гына сайласак та, Алсуга барысы да килешә. Нәтиҗәдә, өч төрле өс-баш сайладык. Җитмәсә, биредә ташламалар вакыты икән – иң соңгы модельләргә хәтта 15%! Серне дә ачыйм инде... Кызлар гына белә торган бер зур сер бар бит әле... Ул серне дөньядагы бер генә ир-ат та белми! Ләкин бүген һәм хәзер сезгә барысын да әйтергә туры килә инде... Ташламалы киемне ташлама – менә шушы кагыйдәне бозарга ярамый безгә, кызлар!

Киемнәрне сайлап, инде фотога төшәр өчен урамга чыкканда, Бауман урамы шактый җанланган иде: кемдер фонтанга тәңкәләр ата, кемдер туңдырма ялый, кемдер имтиханнарына ашыга, ә кемдер ‒ кызыксынып безне күзәтә...

 

[gallery link="file" size="medium" ids="1260,1242,1237"]

ЙОМШАКЛАР ҺӘМ МАТУРЛАРНЫ ЭЗЛИМ

Sahara кибете сатучылары белән сөйләшәбез. Баксаң, ислам модасы да, кайберәүләр уйлаганча, бер урында гына таптанып тормый икән. Соңгы берничә ел эчендә генә Татарстанда да бу өлкәдә зур үсеш сизелә. Ислам кануннарына туры китереп тегелгән киемнәр сата торган махсус кибетләр, бу юнәлештә эш башлаган заманча дизайнерларның саны да артты. Бик сөенечле күренеш! Чөнки хатын-кызның тыелган матурлыгын күрсәтми генә, аның өчен уңайлы да, килешә дә торган кием тудыра белү – зур сәнгать!

Тукымаларга игътибар итәм. Күбесе йомшак һәм җиңел. Шуңа да карамастан, шактый гына тыгыз да алар. Кояшлы, ачык көннәрдә мондый тукымадан тегелгән күлмәк, блузкаларны кисәң, эчке кием дә, тән дә күренеп тормый. Ә исламда бу ‒ катгый шарт! Икенчедән, төсләре дә, бизәкләре дә күзгә матур, күңелгә һуш. Җәй өчен пастель төсләр тәкъдим ителә. Күлмәкләр – 3 000 меңнән башлап, яулыклар – 200-300 сумнан, ә итәкләр – 2 000 меңнән башлап сатыла. Чагыштырып караганда, арзан. Өстәвенә, ташламалар да бар.

Тагын бер бик мөһим ягы: кием тәнгә рәхәт. Ә бу зур плюс, аеруча Рамазанда: ураза тотканда акыл киемдә түгел, күңелдә булырга тиеш.

Менә шулай, эзли торгач ‒ табыла. Матурлык өчен уңайлы киемне корбан итәргә ашыкма: дөрес эзли белгән кеше өчен матурлык һәм уңайлык бер яссылыкта табыла!

[gallery link="file" size="medium" ids="1251,1245,1231"]

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев