Логотип Идель
Ялкын

ПЕЧӘН ФЕСТИВАЛЕ СИНЕ КӨТӘ! /ПРОГРАММА/

Арабызда печән чабучы яки печән чүмәләсе өя белүчеләр бар микән? Ә авылга кайтып яңа сауган сыер сөтен эчүдән баш тартмаучылар? Печән өстенә төшү дигән нәрсәне ишетеп белүчеләр? Элек-электән авыл халкы өчен печән җыю зур әһәмияткә ия булган. Бик авыр бу эшне халкыбыз бергә-бергә күңелле итеп башкарырга ияләнгән. Шушы традицияләрне истә тотып, Зәйдә Печән фестивале уздырырга карар кылынган.

29 июльдә Зәй печән шәһәренә әйләнәчәк. Чөнки биредә «Сенофест» дип аталган фестиваль уза. «Ялкын» моңа кадәр дә әлеге фестиваль турында язган иде.

Әле беренче генә тапкыр уза торган печән марафоны бик мавыктыргыч булырга охшап тора. Зәй ипподромында узачак бу арт-фестиваль катнашучылары үзләрен печән өстендә итеп хис итәчәкләр.

Сабантуйдагы кебек, биредә дә төп игътибарны фестиваль уеннары алып торачак. Экстрим һәм актив спорт яратучы кешеләр өчен инде бу. Фрироуп элементларыннан торган каршылыклар полосасын узарга кирәк булачак. Монда һавада эленеп торган баулардан җиргә тимичә генә үтәргә тиешсең. Бу уенда син дә катнаша аласың, дустым! Моның өчен сиңа 18 яшь тулган булырга һәм 5 кешелек команда җыеп, zainskamo@mail.ru адресына гариза гына җибәрү кирәк.

Фестиваль уеннарының икенчесендә катнашу өчен син физик яктан шактый чыныккан булырга тиешсең. Әгәр син авылда туып, печән чабуда осталыгың бар икән, Чалгычылар ярышы – синең өчен! 18 яшең тулса, бу ярышны синең өчен әзерләгәннәр, диярсең.

 

«Сенофест»ны арт-фестиваль дип атыйлар. Монда печәннән эшләнелгән 7 объект калкып чыгачак. Һәрберсе 2шәр метр булган объектлар белән фотога төшеп, Instagramга куя аласың.

Шулай ук Һөнәрчеләр мәйданчыгы, музыкаль мәйданчык та оештырыла. Анда иҗади коллективлар чыгыш ясаячак, мәдәни интерактивлар, милли шоу узачак. «Сенофест»тан беркем дә сувенирсыз кайтып китми. «Ярминкә мәйданы»нда уникаль товарларны сатып алып булачак. Фудкортта Татарстан халыклары кухнясыннан авыз итеп булачак. Кыр кухнясы пикник яратучыларга хуш килер.

«Сенофест»та экология турында да онытмаячаклар. «Эко-шәһәрчек» исә кеше белән табигатьнең бергәлегенә багышланачак. Биредә Татарстан халыкларының бакчасына агачлар утыртачаклар.

Балалар мәйданчыгында исә печәннән зур лабиринт, халык уеннары, мастер-класслар оештырылачак. Алар авыл хуҗалыгы профессияләре турында күбрәк белеп, агроном, сыер савучы, механизатор булып эшләп караячак.

Гигант таганнар, пычаклар ату буенча мастер-классны «Экстрим» мәйданчыгында табып булачак. «Тракторчылар шоуы» исә адреналин, дип җенләнүчеләр өчен. «Кемпинг» мәйданчыгында чит районнардан килүчеләр ял итә алачак.


Нәрсә: «Сенофест» фестивале

Кайда: Зәй шәһәре, ипподром

Кайчан: 29 июль 11.00

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев