ХА-ХА-ХАЙП
РОССИЯ - ИСПАНИЯ 17:00!!!
Булды бит бу, ДУСЛАР! Тагын берничә матчта шундый үҗәтлек һәм могҗиза күрсәтеп алсак, Россия - Чемпион, дип бел!
Ләкин, дөресен әйтик, моның шулай булачагына берәү дә ышанмый иде бит.
"Кая инде безнекеләргә... Монда Роналду, монда Месси!", - диештеләр алар. Испаннарның Иньестасы безнең бөтен җыелмага тора, диючеләр дә булмады түгел.
"Китмибез без, безгә анда мондагыдан эш кыен..."
Безнекеләр испаннарны җиңсәме... Кем ничек булдырды - вәгъдәләрен яудырды. Чөнки чыннан да әйткәнне эшлисе булачагына берәү дә ахыргача ышанмады. Тик бүген кемдер этенә исем куштыра, кемдер татуировка ясата...
Эшнең башы болайрак булса да...
"Ты просто космос, Стас!" #УсыНадежды ның ярдәме тими калмагандыр.
Ләкин кичә Игорь Акинфеевның аягы барысын да уздырды!
Һәйкәл куярлык булды ул аяк!
Тәмләп озатабыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев