Логотип Идель
ХА-ХА-ХАЙП

ФУТБОЛЧЫЛАР ТУРЫНДА КЫЗЫК-МЫЗЫК: БАЛТАЧ МӘЗӘКЛӘРЕ

***

Хоккейчылар Җирне шайба формасында дип уйлыйлар, футболчылар акыллырак.




ФУТБОЛЧЫЛАР 1***

‒ Бокс ‒ әйбәт спорт төре. Мин анда  акчаны әйбәт эшлим!

‒ Сез боксермы әллә?

‒ Юк, теш табибы.




***

Футбол комментаторы: «Туп уң якта, сул якта, уң якта, сул якта, юк, бу теннис икән!»




***


Ике комментатор сөйләшә:

‒ Сезгә бу футболчының уены ошыймы?

‒ Ул миңа Достоевскийны хәтерләтә.

‒ Достоевский футбол уйнамаган ич!

‒ Бу да шуның кебек!




ФУТБОЛЧЫЛАР 2 Футбол. Россия - Бразилия.


Бразилия уйлый: «Әйдә, Рональдоны гына уйнатыйк әле, нәрсәгә Россиягә каршы бөтен команда белән уйнарга?!»

Рональдоны калдыралар да, үзләре кафега китәләр. Матчтан соң килсәләр,  нәтиҗә 1:1.

Рональдодан сорыйлар: «Син аларны җиңә алмадыңмыни?»

Ул әйтә: «Мин җиңәр идем, ләкин мине 10нчы минутта уеннан кудылар.»




***

Россия тренеры Бразилия тренеры янына өйрәнергә бара.

Россиянеке: «Сез ничек итеп 5 тапкыр дөнья чемпионы булдыгыз?»

Бразилиянеке: «Безнең тренировкалар төрлечә уза, мәсәлән, без манекеннарны куеп уйныйбыз, сез дә шулай итеп карагыз...»

Ике атнадан соң очрашалар. Бразилия тренеры: «Ничек? Әйбәтме?»

Россия тренеры: «Әйе, әйбәт,  манекеннар җиңде.»




Тагын укырга:


Мәзәкләр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев