Логотип Идель
Иҗат

ЯШЬЛЕК ХАТАСЫ

Лаеклы ялга чыгуына ике ел үтсә дә, Энҗе, һаман эшкә барасы булган кебек, һәр көн ашкынып иртә таңнан тора. Ничектер, көтеп алган лаеклы ялда үз җаена, салмак-тыныч кына яшәргә өйрәнеп китә алмый әле хатын. Башта бер-ике тапкыр, тиз-тиз киенеп, эшенә чыгып киткән чаклары да булган иде. Ишек төбенә барып җитеп, ире Расих туктаткач кына ушына килә иде элекке шәфкать туташы. Шөкер, хезмәт юлын ул үкенерлек үтмәде. Кешеләргә изгелектән башка берни дә кылмады. Улы Идрис бәләкәйрәк чакта табиб белән халыкны кабинетта кабул итте. Улы үсә төшкәч, хастаханәгә хирургия бүлегенә күчте. Сменалы эш урынына икешәр көн хастаханәдән кайта алмаган чаклары да булды. Ире Расихка рәхмәт, ник бер сүз әйтсен! Әнисе эштә чакта уллары Идрис һәрчак тәрбияле, караулы булды. Чапкын ат кебек гомере буе юырткан хатын тиз генә туктап кала аламы соң? Ялга чыккач, иренә: «Әллә бераз эшлимме?» – дип караса да, Расих дилбегәне үз кулына алды: ”Җитәр. Гомерең буе эшләдең. Безгә дә синең тәрбияң кирәк. Оныгың әнә озакламый сине танымый да башлар...” Иренә иртәнге аш хәстәрләп, аны эшенә озатып җибәрде дә бераз өй эшләрен караштыргач, килененә шалтыратты. Ике яшь ярымлык оныгы Динарның телефоннан тәтелдәвен сөенеп тыңлап торды да, төштән соң кунакка килергә вәгъдә итеп, трубканы куйды. И замана баласы! Икенче шул! Белмәгән нәрсәсе, төшенмәгән әйбере, кермәгән тишеге юк! Әллә карында чакта институт бетереп туалар? Шул бәп-бәләкәч сабыйның зиһененә шаккатарсың! Теле әзрәк ачылгач, дәү әнисе белән дәү әтисенә компьютер, телефон, башка техника буенча ликбез үткәрә башлар, мөгаен, бу шайтан малай... Оныгы турында татлы уйларга бирелеп, Энҗе ул яраткан алма бәлешенә камыр куйды. Өстен камыр тасмасыннан чәчәкләр белән бизәп тә куйгач, бәлеш матур да, тәмле дә күренде. Пешкән әзер бәлеш янына күчтәнәчкә җиләк-җимеш өстәде дә, оныгына барырга җыенды. Урамга чыкканда августның саран кояшы йорт түбәләренә күтәрелгән иде инде. Тып-тын, җилсез, тыныч, җылымса көн. Өй каршындагы тирәкләрдән, кунар урынын сайлап кына төшкән кебек, бөтерелеп, берәм-сәрәм яфраклар коела. Энҗенең күңеленә шушы җәй азагы мизгеле никтер аеруча якын. Гомеренең үтеп баруы турында бик уйланмаска тырышса да, ул бит кыска гомернең җәй азагында басып тора... Подъезддан чыккач, бер тын тирә-якка сокланып карап торды да аннан юлын дәвам итте. Баскыч янындагы эскәмиядә утырган ирнең үзенә тишәрдәй булып арттан төбәлеп калуына бераз үртәлсә дә, борылмады. Тик ирнең карашы аның аркасын, кулбашларын, бөтен гәүдәсен көйдерде. Бу ни хәл бу? Йә Аллам! Йөрәге кинәт, күкрәгенә сыймыйча, тыпырчына башлады! – Энҗе! Энҗе баскан урынында катып калды. Үзенә исеме белән дәшкән ир ягына борылгач, аның кемлегенә ышанасы килмәде. “Юк, юк, зинһар, ул гына булмасын... ул гына булмасын...” Ир хәрәкәтсез калган Энҗенең алдына чыкты. – Энҗе, бу мин – Мирхәйдәр. Таныйсыңмы? Энҗе җавап бирерлек хәлдә түгел иде. Күзләрен кинәт каплаган томан алдында торган иргә төбәде. Аның алдында ялтыравык пеләш башлы, күз төпләре кара көйгән, дөньядан ярыйсы гына тукмалган икәнлеге күренеп торган ир – Мирхәйдәр басып тора иде. Күзләре дә шул бөркет күзләре. Тик аларда элек үз-үзендә булган ышаныч кына каядыр югалган. Тәкәбберлек тә сынган кебек. Хәле бетеп, кулы белән таянырга урын эзләгәндәй итенгәч, Мирхәйдәр аны, җитәкләп, якындагы эскәмиягә утыртты. Үз-үзен бераз кулга алгач, Энҗе: – Нигә килдең? Ни кирәк сиңа монда? – дип чак сорый алды. Мирхәйдәр җавабын озак көттермәде: – Энҗе, беләсең бит нигә килгәнемне. Улымны күрергә... Оныгымны... Аның бу сүзләреннән соң Энҗегә әллә кайдан гайрәт кайтты. “Нинди онык? Ни сөйли ул?..” – Синең монда улың юк. Улың булмагач, оныгың кайдан булсын? Энҗе үз тавышын үзе танымады. Шундый ачы нәфрәт, рәнҗү катыш җәберсенү күптән ишетелми иде аның тавышында. Мирхәйдәр бирешергә теләмәде. – Ул чакта яшь идек, Энҗе. Яшьлек хатасы. Аңламадык... Кичер мине... – Яшьлек хатасы… Әйе, авырга калганымны белгәч тә шулай дигән идең миңа. Яшьлек хатасы... Баланы алдырырга акча да юнәткән идең... – Энҗе, кичер мине. Мин улыбыз өчен сиңа бик рәхмәтлемен... Минем хакым бар... Мирхәйдәрне тыңларга Энҗенең башкача көче дә, теләге дә юк иде. Ул кискен генә урыныннан торды да, соңгы сүзләрен әйтте: – Идриснең үз әтисе бар. Аңа ике әти кирәкми. Йөрмә монда тынычлыгыбызны алып. Син ата хакын утыз ел элек югалттың, – диде дә кире өенә керергә баскычка күтәрелде. Улына ул бүген бармаска булды. Мирхәйдәр арттан ияреп барыр кебек тоелды. – Мин яхшылык белән сорыйм. Ә син яманлык белән телисеңме? – Мирхәйдәрнең кисәтүен артыннан ишек ябылгач кына ишетте Энҗе. Йөрәге дөп-дөп каккан, йөзе агарынган хатын, подъезд эченә кереп, диварга сөялде. Гомере буена куркып яшәгән очрашу менә шулай көтмәгәндә, аяз көндәге яшен кебек килеп чыкты. Хәлсезләнгән аяклары белән чак атлап, диванда ятып бераз хәл алды да, килененә шалтыратты: “Кызым, син Динарга җайлап кына әйт. Бүген бара алмыйм сезгә. Әзрәк авырып торам...” Урыннан купкан күңеле тынычлана алмады Энҗенең. Башка чакта тиктормас куллары бүген тыңлашмады. Нәрсә тотса да, тоткан әйбере бармакларыннан шуып төшеп китте. Тынычланыр өчен берничә тамчы дару тамызып эчсә дә, артык файдасын күрмәде. Улын берәрсе урлар, алып китәр дигән куркуының исәрлек икәнен аңласа да, аңа кемдер начарлык ясар кебек тоелды. Энҗе үзенә урын таба алмады. Үз-үзе белән сөйләшкәнен дә шәйләмичә, фатирын иңләп-буйлап йөргән Энҗе, ачынып, үз-үзе белән сөйләште: “Бала кирәктеме хәзер сиңа?! Үстергәч, кеше иткәч! Утыз ел буена бер кызыксынып карадыңмы аның турында? Барлыгын-юклыгын белдеңме? Ачлыгын-туклыгын? Бер тиен акча җибәрдеңме? Бала кирәккән... Юк синең балаң! Расих – аның атасы. Алла җибәргән атасы. Тиенне тиенгә ялгап, ачлы-туклы яшәгән вакытта , бар дөньяга ышанычны югалткан, иң авыр мизгелдә җибәрде безгә аны Аллам. Ике яшьлек улымны үзенеке итеп кабул итте. Башка балабыз булмаса да, икебез дә булган балабыз белән бәхетле булдык. Бала кирәккән... Ә теге вакытта кирәкми иде. Авырга калганымны белгәч: “Минем хатыным бар. Мин бик уңышлы өйләндем. Гафу ит. Минем алдагы карьерамны бозасым килми... Бу бала – бары тик яшьлек хатасы”, – дип, өйләнгән булуыңны яңа әйттең . “Танышкан чакта ник әйтмәдең хатының бар икәнлеген?” – дип, канлы күз яшьләре белән сорагач, сорамадың бит, дип кенә җавап бирдең. Инде хәзер сиңа бала кирәккән... Бала үлем хәлендә авырган чагында кирәкми иде, үскән чагында кирәкми иде...” Улының бу вакытта эштә икәнлеген белгән Энҗе, түзә алмыйча, ымсынып, телефон номерына басты. Әллә ниләр әйтердәй булган ана заводта токарь булып эшләгән улының тавышын шак-шок суккан, зырылдаган авазлар арасыннан ишетеп, бераз тынычланды: “Әни, хәлең ничек? Сөйләшә алмыйм. Соңрак шалтыратырмын, яме?” Үзен ике яшьтән бирле тәрбияләгән Расихны Идрис әтисе итеп саный иде. Энҗе гомере буена улыннан дөреслекне яшерде. Энҗегә өйләнү белән Расих баланың ЗАГСтагы төп язмаларын үз исеменә барып төзәтте. Энҗедән дә бигрәк, нигәдер Расих борчыла килде. Идрис аның үз атасы булмаганын белсә, бу яңалыкны ничек кабул итәр, янәсе? Үз баласына береккәндәй яраткан улын Расихның беркем белән дә бүлешәсе килми иде. Шуңа күрә алар хәтта яшәгән җирләрен дә шәһәрнең икенче районына алыштырдылар. Барлы-юклы кәеф белән ашарга пешерде дә эштән ирен каршыларга чыгып китте. Иренә ниндидер аңлатып булмаган куркыныч яный кебек тоелды бу минутта Энҗегә. Баскыч янында чит-ят кеше күренми иде. Шулай да тирә-якка караштырып алды. Бу минутта ул бәбкәләрен, оясын козгыннардан якларга җыенган ана казны хәтерләтә иде. Трамвай депосында слесарь булып эшләгән Расихын тукталышта күргәч, хатынның эченә җылы керде. Иртән генә аерылсалар да, әллә күпме күрмәгәндәй, үзен кочып алган хатынына карап, Расих бераз гаҗәпләнсә дә, канәгать елмаеп кына куйды. Бүгенге көтелмәгән очрашу хакында Энҗе иренә ачыла алмады. Юк, Мирхәйдәр килеп, Расихның күңел тынычлыгын бозарга хаклы түгел. Гаиләдәге тыныч бәхетнең бәһасен алар үзләре генә белә. Хатынының төшенке кәефенең сәбәбен аңларга тырышкан Расихка ул: “Үзең беләсең бит инде хатын-кызны бу яшьтә...” – дип тынычландырырга тырышты. Икенче көнне Энҗе түзә алмады, улына китте. Аның тормышында барысы да яхшы булуына үз-үзен тагын бер кат ышандырасы килде әни кешенең. Идрис тә бүген ялда. Килен дә өйдә. Теге тиктормас малай да сагындырды. Улы белән килене әниләрен һәрвакыттагыча якты йөз белән каршы алдылар. Оныгы белән бераз машина ярышы уйнап алгач, балконда нидер рәтләп йөргән улы янына чыкты. Бернинди дә үзгәреш юк, тик улының күзләре бу юлы уйчан иде. Энҗенең йөрәге тагын чәнчеп куйды. “Димәк, Мирхәйдәр Идрисне эзләп тапкан...” Аның борчулы уйларын аңлагандай, Идрис шунда торган диванга утырды һәм әнисен үз янына тартып утыртты. “Әни, кичә минем янга бер кеше килде. Син аның кем икәнлеген беләсең. Кем ул?” – улының соравына Энҗе тиз генә җавап бирмәде. Бераздан йөрәк түреннән чыккан әрнүле тавыш белән: “Тәүге нәни күзәнәгең яралгач та синнән баш тарткан әти тиешле, сине яшьлек хатасы санаган кеше. Сибайдан килеп укып йөргәндә, гаиләсе барлыгын әйтмичә, башымны әйләндергән яшьлек хатам...” Идрис озак кына дәшмәде. Аның акылы ниндидер бик мөһим нәрсәне аңларга тырыша иде кебек. Бераздан ул әнисен якын итеп иңнәреннән кочты: “Ә мин ул кешегә, минем Расихтан башка әтием юк, дидем...”
 
Физәлия Дәүләтгәрәева
Тулырак: http://syuyumbike.ru/news/proza/yashlek-khatasy1

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев

2
X