Логотип Идель
Иҗат

“ЯЛКЫН” ГОССОВЕТТА КУНАКТА /ФОТОРЕПОРТАЖ/

19 апрель көнне “Ялкын” журналының балалар редколлегиясе вәкилләре һәм “Лидерлар мәктәбе” катнашучылары Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Хәйрулла улы Мөхәммәтшин белән очрашуга булып кайтты.

Фәрит Хәйрулла улы укучыларны үзендә Дәүләт Советы бинасында кабул итте. Мондый форматтагы чара беренче тапкыр моннан 20 ел элек нәкъ менә Фәрит Мөхәммәтшин белән очрашудан башланган иде. Бүген тарих кабатланды. Балалар белән очрашуда Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Журналистлар берлеге рәисе Римма Атлас кызы Ратникова да катнашты.

“Лидерлар мәктәбе” кысаларында укучылар Парламент үзәге буенча экскурсиядә булдылар, парламент музее, утырыш заллары карадылар һәм парламент журналистлары өчен булдырылган шартлар белән таныштылар.

Очрашуны “Ялкын” журналының баш мөхәррире Илназ абый Фазуллин башлап җибәрде, партламент җитәкчесенә 20 ел элек узган очрашудан фото, “Ялкын” журналының 1997 елның декабрь саны һәм балалар редколлегиясеннән истәлекле бүләкләр тапшырды.

Очрашу барышында Фәрит Хәйрулла улы балалар редколлегиясе вәкилләренең сорауларына бик теләп һәм тулы итеп җавап бирде. Укучылар уңыш сере, сәясәт турында кызыксындылар, Фәрит Хәйрулла улының яраткан ризыгы, ял сәгатьләрен ничек уздыруы турында да сораулар бирделәр. Кыскасы, очрашу бик күңелле узды.

Фәрит Мөхәммәтшин белән очрашу һәм “Ялкын”лылар белән булган башка кызыклы хәлләр турында “Ялкын” журналының май саныннан укый аласыз.































Андрей Данилов фотолары

#лидерлармәктәбе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев