Логотип Идель
Иҗат

«УТКИН МУЖ»

– Әби, әби, сезнең яшьлек ничек үтте? Әби, хәзерге тормыш белән аермасы зур идеме? Әби, әби... Менә шулай мең төрле сораулар белән йөдәтәм мин әбине.  Әбиләр яшәгән чор турында да беләсем килә бит! Ул үзе дә гел чагыштырырга ярата. «Безнең заманда» дип әйтү гадәтенә кергән.  

Әйтик, Кадыбашта сигезьеллыкны тәмамлагач,  Исәнбай мәктәбенә җәяү укырга йөри идек, ди. Хәзерге кебек мәктәп автобуслары булмаган шул. Әти-әниләре ничек курыкмый үзләрен генә җибәргәннәр? Интернетсыз ничек яшәп була? Кирәкле мәгълүматны кайдан белделәр икән? Минем күңелдә мең төрле сорау туа... Ә әбием үзенең тормышын миңа әкият итеп тә, мәзәк итеп тә сөйләргә ярата. Авыл кешеләренең самимилыгы, эчкерсезлеге, гадилеге ярылып ята әбием хикәятләрендә.

Аның яшьлеге Әгерҗе районы Кадыбаш авылында үткән. Ул чорда авылда кеше күп. Йорт саен 5-6 бала. Авыл тормышы үз мәшәкатьләре белән күңелле булган. Ишегалды тутырып кош-корт асраганнар, һәр йортта сыер тотканнар. Ә менә каз-үрдәк, сарык, кәҗә сатып алырга күрше Кады-Салья дигән удмурт авылына йөргәннәр. Шушы матур чордан әбиләрем белән булган бер вакыйганы бәян итәм:

«Язга керер алдыннан ата үрдәгебез кинәт үлеп китте. Без, ата үрдәк алырга дип, шушы удмурт авылына юл тоттык. Аның халкы гади, безгә карата  дустанә мөнәсәбәттә. Безнең авыллар борын-борыннан ут күршеләр булып яшәгәннәр, бер-беребезнең телләрен дә яхшы беләбез, бәйрәмнәрен хөрмәт итеп, бергә-бергә бәйрәм итәбез.

Юлда барганда атлы танышыбыз очрады. Микула бабай: «бу өйдә нәселле зур үрдәкләр саталар, итләре дә тәмле була, башка кош-кортлары да бар», – дип, авыл башындагы бер йортта төшереп калдырды. Кердек. Хуҗалар – әби белән бабай. Ачык йөз белән каршы алдылар, чәйләр эчерттеләр. Теттереп татарча сөйләшәләр. Без дә ара-тирә удмурд сүзләрен кыстыргалыйбыз. Аннан соң инде йомышка кайттык. Аларның кош-кортлары, чыннан да, бик күп иде. Без үрдәк сорадык. «Үрдәкләребез бар, сатабыз», – диделәр. Йомырка салырга утырган үрдәкләрен күрсәтәләр. Әмма безгә бит ата үрдәк кирәк! Ни удмуртча, ни русча белмибез генә бит ата үрдәкнең ничек аталганын. Белмәгәнебезне белгертәсе дә килми. Сер бирмибез, янәсе. Шунда иптәшем югалып калмады:

– Мне уткин муж надо, – диде.

Аңлаштык! Ниһаять, үрдәкле булып, авылыбызга юл тоттык.

Әбием хәзер дә җәй саен үрдәк асрарга ярата. Әйтәм, үрдәкләр караганда «Быел “уткин муж”лар күп булган» дип әйтә. Имәндә икән чикләвек!

Лиана ГАББАСОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев

2
X