– Әби, әби, сезнең яшьлек ничек үтте? Әби, хәзерге тормыш белән аермасы зур идеме? Әби, әби... Менә шулай мең төрле сораулар белән йөдәтәм мин әбине. Әбиләр яшәгән чор турында да беләсем килә бит! Ул үзе дә гел чагыштырырга ярата. «Безнең заманда» дип әйтү гадәтенә кергән.