Логотип Идель
Иҗат

УКЫТУЧЫЛАР КӨНЕНӘ КОТЛАУЛАР

Хөрмәтле мөгаллимнәребез! Сез – безнең иң кадерлеләребез, үрнәк алырлык кешеләребез, туры юл күрсәтүчеләребез. Сез биргән белемнәр, сезнең үгет-нәсыйхәтегез безгә авыр тормышта да дөрес юлдан тайпылмыйча, гел алга барырга ярдәм итә. Һәрчак укучыларыгызның рәхмәтләренә төренеп, аларның ярдәмен тоеп яшәргә насыйп булсын! Сәламәтлек, ак бәхетләр, яңа куанычлар телибез! Бәйрәмегез белән!

***

Бүген 1нче октябрь, Укытучылар көне! Олы йөрәкле, ихлас һәм көчле рухлы әлеге һөнәр ияләре бары тик соклану һәм алар янәшәсендә була алган өчен чиксез горурлану хисе генә уята. Укытучыларыбыз! Тормышыбызда Сезнең нинди мөһим урын алып торганыгызны без әле төгәл генә аңлап та бетермибездер. Гел янәшәңдә булган, кирәк чакта җылы сүзе, кирәк чакта урынлы шелтәсе белән ярдәм иткән кешегә бик игътибар да итеп бетермәскә мөмкинбез... Мөгаен, мәктәпне тәмамлап, еллар узганнан соң, кеше үз тормышында укытучының никадәр кадерле һәм мөһим кеше икәнен аңлый башлыдыр. Иң беренче чиратта, син Укытучыңны сиңа белем, гыйлемгә мәхәббәт танытканы өчен искә алсаң, икенчедән, синең исеңә, һичшиксез, укытучының ипле, җылы тәрбиясе төшәр. Укытучыларның авыр, катлаулы, җаның-тәнең белән бирелеп эшләүне таләп иткән хезмәтен бернинди сүзләр белән дә бәяләп бетереп булмый. Бары бер сүз генә әйтәсе килә: РӘХМӘТ Сезгә! Рәхмәт, Укытучыларыбыз!

***

Кадерле укытучыларыбыз! Сезнең турында күпме матур шигырьләр язылган, моңлы җырлар җырланган. Әйтер өчен яңа сүзләр, матур теләкләр инде калмагандыр да сыман, тик гел яңа сәнгать әсәрләре, җылы теләкләр туа тора. Чөнки укытучы һөнәре гади һөнәр генә түгел, һәм укытучы – гади кеше генә түгел. Укытучы һәр кешенең тормышында иң мөһим роль уйнаучыларның берсе. Сез һәр кешенең тормышына үз сулышыгызны, үз карашыгызны кертәсез. Еллар буе йөзләгән-меңләгән балага җан җылыгызны, энергия, көчегезне эчкерсез рәвештә өләшкәннән соң да, шундый мөлаем булып кала алуыгыз, ихласлылыгызны югалтмагыз безне сокландыра. Бездәге, ягъни бала күңелендәге ата-аналар күрми калган кайбер дулкынлану-үзгәрешләрне дә сез вакытында тоеп, иң кирәкле һәм мөһим сүзләр әйтә беләсез. Югалып калган, икеләнүләргә чумган баланың тынгысыз җанын тынычландырырдай, уйларын тәртипкә салырдай киңәшләр табасыз. Бала күңеле – бәллүр савыт сыман. Ә сез шул бәллүр белән эшләүче ювелирлар сыман. Киләчәктә кешенең ниндидер кыен хәлдә калгач, үз-үзен кулга алып, дөрес карар кабул итә алуы да, кайчандыр укытучысының: "Син булдырасың. Синең барысы да килеп чыгачак. Мин сиңа ышанам" – дигән сүзләренең тылсымлы кайтавазыдыр. Чөнки Сез – гади генә кешеләр түгел, сез чын тылсымчылар!

***

Карашында якты кояш нуры,
Сүзләреннән җанга җылы тама.
Еллар үтәр... Әмма укытучы сүзе
Маяк булып күңелләрдә кала.
Бала күңлен төгәл аңлап, тоеп,
Иң кирәкле сүзне Сез әйтәсез.
Язмыш сукмагында борчуларны
Горур үткәрергә өйрәтәсез.
Укытучы – белем генә түгел,
Гыйлем генә түгел, күпкә зуррак!
Маяк булып балкыр сезнең караш,
Атлаганда тормыш юлы буйлап!

 

УКЫТУЧЫМ!

Сентябрьнең бере!
Тәүге тапкыр,
Китап-дәфтәрләрне тутырып,
Мәктәп бусагасын атлап кердем —
Белем дөньясына омтылып.

Каршы алдың, газиз әнкәм кебек,
Укытучы апам, елмаеп!
Сизеп алдың бугай, минем каушап,
Куркып калганымны, моңаеп...

Шул көннән соң иң гүзәл кешегә
Әйләндегез барыбыз өчен дә.
Хәрефләр танырга өйрәттегез,
Таныттыгыз җиһан серен дә!

Дулкынланып хәзер искә алам,
Сез — нинди бөек һөнәр иясе!
"Укытучым!"— диеп, горурланып,
Килә Сезгә башым иясем!

Сез яшәргә өйрәттегез безне,
Һичберкайчан югалып калмаска.
Нигә әле "УКЫТУЧЫМ!" — диеп,
Баш хәрефләр белән язмаска!

Сентябрьнең бере!
Тәүге кыңгырау чыңлый,
Дәшеп мине тәүге дәрескә.
Истән чыкмый УКЫТУЧЫ АПАМ!
Сагындыра , хәтта,тәнәфес тә!

(Факия Шәрәф)

 

Гомер көзе

Һөнәребез шундый булды инде,

Гел яхшыга гына өндәдек.

Теләсә кем алып укысын ла,

Чиста безнең намус-көндәлек.

 

Урамнарга чыгып бер әйләнсәк,

Сәлам җыеп кайтып керәбез.

Кая баксак – безнең укучылар,

Нәтиҗәне шунда күрәбез.

 

Әти-әни дәшә, танымасак:

“Улым укыды сездә, тәгаен.

Сагынам  ди  һаман,  мәктәпне, ди,

Шук булгандыр әле, мөгаен!”

 

Елмаешып бергә утырабыз,

Без бит әле исән, күрегез.

Көз җитте дип бер дә моңаймагыз,

Чәчәкләрдән бәйләм үрегез.

 

Гаиләгә борчулар килмәсен,

Авырмыйча яшик үзебез.

Гомернең дә матур көзе була,

Озын булсын гомер көзегез.

 

(Халидә Фәйзрахманова)

 

 

Укытучы!

 

Укытучы – нинди горур исем!
Бөек исем йөрәк түрендә.
Икенче ана булдыгыз бит сез
Мәктәп дигән белем илендә.

Өйрәттегез кушарга, алырга,
Бүләргә һәм дә тапкырларга.
Өйрәттегез гади хәрефләрдән
Матур яңа сүзләр язарга.

Өйрәттегез нәни сабыйларны
Өлкәннәрне хөрмәт итәргә.
Сез бирдегез безгә кодрәт, көчләр
Өйрәттегез безне яшәргә.

 

(Гөлбаниз Сәгыйдуллина)

Юрий Петров сурәте – "Беренче укытучы" (1963)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев