Логотип Идель
Иҗат

УКЫТУЧЫ, БАЛА, АТА-АНА...

Гомер буе балалар укытып, шулар дип янып - көеп яшәгән Гөлзада апамның якты истәлегенә багышладым...

Мәктәпне калдырып китәргә дә күп вакыт калмады балаларга. Әйе, балаларга. Буй-сыннары зифа, үзләре сөлектәй булсалар да, үзләренчә бик "зурдан" сөйләшсәләр дә, алар әле һаман да балалар шул... Укытучы Эльза, бүген мәктәпкә алдарак килде, никтер күңеле узе аңлата алмаган бер халәттә дукынлана, йөрәге күкрәктән менә-менә чыгам дип тибә... Бүген аның укучылары һәм ата-аналары белән очрашу булачак. Ул аларның сыйныф җитәкчесе булганга җиде ел булган, кара әле, җиде көн күк үтеп тә киткән! Инде аларның очар кошлар булып таралыр вакытлары да килеп җиткән. Шушы биш балага ярты йөрәген бирде Эльза апалары.

Ул арада, укучылар, берәм-берәм, рөхсәт сорап, сыйныфка керә башладылар, алар артыннан ата-аналар. Бар да утырышып беткәч, Эльза суз башлады, алфавит буенча гадәттәгечә Сиринә, Айсинә, Рудель, Зәринә, Гөлсирин. Барысының да 4 ле,  5ле билгеләренә генә укуларын искәртте, хәер, беренче очрашкан елны артык мактанырлык түгел иде...

Әйбәт уку өстенә, Сиринәнең бик яхшы спортчы булуын, Айсинәнең кул эшләре, тегү остасы булуын, Рудельның баянда уйнавын, техниканы биш бармак шикелле белүен, Зәринәнең бик сабыр,түзем булуы, медицинаны яхшы белүеннән тыш матур итеп җырлавын, ә Гөлсириннең рәсем ясавын, шигырь һәм хикәяләр язуын, аларның район газеталарында даими рәвештә басылып баруын сөйләде. Һәрберсенең ата-анасына тирән рәхмәтен белдерде, киләчәктә дә аларга зур өметләр баглавын әйтеп үтте. Ата-аналарның, балаларның зур ихтирамы йөзләрендә чагыла иде, әйе бик яраттылар Эльзаны барысы да. Балаларның укудагы хәм башка өлкәдәге уңышлары укытучыларының тырыш, уңган-булган эчкерсез чын кеше булуын, спортчы (чаңгы), тегүче-чигүче, баянда уйнап җырлавы, физика, техниканы белүен, шәфкать туташы булмаганда авыл халкына укол ясау, беренче ярдәм күрсәтуләрне, шулай ук әдәби түгәрәкләр ясап, анда узенең тәүге хикәя-шигырьләре белән тартынып кына таныштыруын укучылар да, алардан соң суз алган ата-аналар да дулкынланып сөйләделәр. Шулай ук, Эльзаның гаять тырыш булуын, абзар тутырып мал асравы моның ачык мисалы булуын, иренә тугры хатын, баласына үрнәк әни генә тугел, чын иптәш һәм сердәш булуын, кыскача алганда чын кеше, чын профессионал булуын ассызыклап уттеләр.

Ә Эльза, сүз алганнан соң, барысын да шаккатырып :

– Менә сез мине куккә чөеп мактадыгыз, югарыда әйтелгән сыйфатларның купчелеген мин кемнән алдым,  минем остазымның, укытучымның кем икәнен беләсегез киләме, килсә әйтәм: СЕЗ! – диде. 

– Балалар белән эшли башлаган елны, институт белеменә таяндым, тик бик тиз моның гына аз булуын аңладым... Үзлегемнән өйрәнү өстенә, шушында утырган ата-аналардан – Сездән өйрәндем барысын да, Сез минем укытучыларым, остазларым булдыгыз, миңа көч бирдегез, һәрвакыт иңегезне куйдыгыз! Рус халкы тиктомалдан әйтмәгән :"ВЕК ЖИВИ - ВЕК УЧИСЬ!"

Залдагы ата-аналарның, балаларның, Эльзаның үзенең дә күзләрендә энҗедәй яшь бөртекләре җемелди иде. Бәхет яшьләре... Кайсыдыр акыл иясе әйткән: "Һәр зур уңышның төбендә туксан тугыз процент тырышлык , үз өстеңдә системалы рәвештә эшләу, тир хәм нибары бер процент кына талант ята". Бу сүзләрне кем әйткәнен Эльза хәтерендә барлый иде...

Марсель Шарапов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев