Логотип Идель
Иҗат

ТУЙ КОТЛАВЫ

(хикәя-диалог)

- Алло...

- Алло-алло!

- Алло, тыңлыйм...

- Алло, исәнмесез!..

- Исәнмесез! Сез кем?

- Мин – Наҗия.

- Наҗия? Кем соң сез?

- Наҗия мин...

- Анысын аңладым. Сезгә кем кирәк?

- Миңа язучы абый кирәк.

- Кем-кем?

- Язучы абый. Шигырь язучы...

- Ну, мин язучы...

- Ой! Сез язучымыни? Алайса, сез кирәк тә инде миңа!

- Нигә мин сезгә? Берни дә аңламыйм... Мин гомумән сезне белмим...Сез дә мине белмисез, шулаймы?

- Шулай... Белмим...

-Димәк... ялгышкансыз булып чыга. Сау булыгыз...

- Юк-юк! Зинһар өчен, трубканы куймагыз! Зинһар...

- Шуннан? Ни тагы?

- Мин сезне белгән кешеләрне беләм. Шул дусларыгыз телефон номерыгызны бирде дә инде...

- Алар ялгышканнар. Миңа сезнең хакта беркем бер сүз әйтмәде.

- Чынлап та әйтмәделәрме?

- Чынлап та әйтмәделәр...

- Минем үтенечне дә җиткермәделәрме?

- Юк, үтенечегезне дә җиткермәделәр...

- Нишләп икән?

- Анысын инде үзләреннән сорагыз. Ә нинди үтенеч иде? Просто кызык...

- Ә миңа кызык түгел. Мин сезгә бик өметләнгән идем. Хәзер миңа нишләргә инде – белмим...

- Шулай да, әйтеп карагыз...

- Үтенеч дип... Туй котлавы язып бирерсез дип ышандырганнар иде.

- Туй шигыре? Котлау?

- Хәзер бит шундый гадәт – бөтен кеше туйда шигырь укый...

- Ә кемнең туе?

- Үземнең туем...

- Ә? Үзегезнең туйга үзегез котлау укыйсызмы?

- Юк ла, туй гына минеке. Ә менә котлау - әнкәй белән әткәй өчен. Бөтен кеше шигырь укыганда без генә авызга су кабып утырмабыз инде, дип күзне дә ачырмыйлар... Шулар өчен котлау шигыренә заказ бирергә иде. Акчасыннан тормыйм, бар минем акчам!..

- Кайда эшлисез соң сез? Беренче күргән, ишеткән кешегә, “акчам күп, акчам күп”, дип сөрән салып торасыз...

- Гафу итегез... Банкта эшлим мин. Әткәй-әнкәй авылда. Үзем шәһәрдә торам. Эшләп бер бүлмәле булса да фатир алдым. Үзем генә яшим... Яшәдем...

- Ә кияү кем? Ул да акча янчыгымы?

- Юк ла... Көлмәгез зинһар... Аның каравы әйбәт кеше ул.

- Кайда эшли? Кем булып?

- Әлегә эшләми. Ләкин урнашачак. Мин аңа ышанам...

- Алай икән...

- Нидер килешеп бетмиме әллә?.. Нидер ошамыймы?

- Юк-юк, барысы да ошый...

- Язасызмы инде?

- Миңа заказ бигән кеше юк бит әле.

- Менә мин бирәм.

- Сез исәпләнмисез. Ә менә шушы минутта сезнен теге танышыгыз икенче бер язучыга туй котлавы язарга заказ биреп торса?

- Анысы шулай инде...

- Ярый, хушыгыз!

- Туктагыз әле! Тагын бер-ике генә сүз... Әйтегез әле: сез туй котлавы яза аласыз бит?

- Яза алам әлбәттә! Мин бит профессионал. Ә профессионал барлык әдәби жанрларда да эшли белергә тиеш...

- Сез генә язып бирегез соң шул шигырь кисәген, ә?

- Язмыйм. Яза алмаганга түгел. Уйламагыз тагы...

- Нигә язмыйсыз?

- Язмыйм. Сәбәпләре бар.

- Мин ошамадыммы сезгэ?

- Аның өчен түгел...

- Ошамадым-ошамадым... Бу нинди бәйләнчек кыз булды инде, дип уйлыйсыз, шулаймы?

- Юк дигәч юк! Бәйләнчеклек бар инде үзегездә. Алай зыянлы түгел, таманча гына...

- Бер дә бәйләнмәс идем, бик кирәк ул шигырь миңа. Шушы минутта авылда әнкәй белән әткәй шигырь көтеп утыра. Иртәгә язылышабыз инде... Килүләренә кулларына тоттырырга кирәк.

- Ышаныгыз, бик язар идем дә... Нигә язмаска? Бигрәк тә шундый мөлаем кызый сорап торганда... Тик...яза алмыйм шул.

- Нигә инде?

- Миңа туй котлавы язарга ярамый.

- Сез бик серле сөйләшәсез... Мин берни дә аңламыйм...

- Мин үзем дә аңлап бетерә алмыйм шул, кем... Наҗия туташ... Әллә нинди галәмәт булды бу. Уйлап карагыз: кемнәргә туй котлавы язып бирәм – шулар һич кенә дә яшәп китә алмыйлар, шундук аерылышалар...

- Чынлапмы?

- Нигә сезне алдарга?.. Шулай – аерылышалар да куялар... Үземә дә кыен булып китә. Бәхетсезлекләренә мин гаепле диярсең... Аннары аларның күзләренә күренергә куркып яшим. Сезнең белән дә шулай булсынмы?

- Юк-юк, без аерылышырга тиеш түгел...

- Шулай булгач, миннән шигырь сорама, яме, акыллым...

- Сорамыйм. Без бәхетле булачакбыз. Мин моны беләм.

- Шулай булсын! Сезгә бәхет телим! Ә хәзер сау булыгыз!

- Хушыгыз... Ә! Тагын беразга гына мөмкинме сезне?

- Йә, тыңлыйм.

- Сез бит шигырь язасыз?

- Язам.

- Укыгыз әле берәр шигырегезне... Мәхәббәт хакында булсын. Кайнар сөю хакында...

- Мин кайнар мәхәббәт хакында язмыйм шул. Мин күбрәк сагышлы, моңсу хис-тойгылар белән язам... Алай ук моңлы-зарлы булуын теләмәсәм дә, гел сагышлы чыга минем әсәрләр... Күңел халәтем шундый минем...

- Алай да буламыни? Шигырь кәефкә генә карамыймыни?

- Юк шул. Беләсең килсә, һәр күңелнең үз халәте була. Бервакытта да үзгәрми торган халәте... Кем сагышлы, кем дәртле...

- Ә мин нинди?

- Сездә... бәхетсезлеккә караганда бәхет күбрәк. Шул хакта гына әйтә алам. Калганы минем өчен караңгы...

- Укыгыз инде, ә? Үтенеп сорыйм! Миңа бөтен шигырь дә ошый. Мин кечкенәдән шигырь яратам!..

- Ярый, алайса... Тыңлагыз.

 

Мәхәббәткә исем кушып булса,

Бирер идем синең исемне.

Мәхәббәткә җан да өреп булса,

Өрер идем сөю хисемне...


 

Мәхәббәткә күзләр кирәк булса,

Карашларым менә - алыгыз!..

Тик. алганчы, шушы күземдәге

Сагышымны карап калыгыз...


 

Мәхәббәткә сүзләр кирәк әле.

“Сөям!” – дияр өчен кирәк ул.

Мәхәббәтнең йөрәге дә була,

Эзләмәгез – минем йөрәк ул!

 

Мәхәббәткә барысы да кирәк,

Ярсу язы, моңсу көзе дә...

Кайгы-хәсрәт кенә кирәк түгел,

Ул сагыштан тора үзе дә...

 

- Рәхмәт... Бик ошады... Тагын укыгыз...

- Онытмадыгызмы – иртәгә сезнең туй?

- Укызыгыз, зинһар!..

- Укыйм... Хәтергә ни килә - шуны укыйм. Күңелегезгә авыр алмагыз, яме... Йөрәгегезгә якын җибәрмәгез. Болар –минем сагыш...

 

“Килермен, көт”, - дисең...

Миннән

Котылу өчен генә.

Өзәсең серле әкиятнең

Иң кызык төшен генә...

Күптән беләм: сүзләреңдә

Әрнеп яткан ялган бар.

Алар иң татлы хыялны

Өзеп, тартып алганнар...

Үпкәм юк. Изге җаннарга

Үпкәләп булмый икән.

Күңелдә - сөю дәрьясы,

Ул мәңге тулмый икән...

Хыялларыма юл авыр, -

Бары үр генә алда...

Менә - язмышымны сузам, -

Тагын бер генә алда!

Алдану газапларына

Тагын бер генә төшим.

Алдарак кебек

иң матур,

Татлы-газаплы төшем!..

 

х х х

Йөгереп-йөгереп барырмын да

Күккә китәрмен кебек.

Учларыңа кунармын, йә

Очып үтәрмен үбеп...

Күз нурларыңның ятьмәсе

Үзенә тартып алыр...

Һәм тау кадәрле җанымнан

Бөртек моң ятып калыр.

Очармын-очармын да

бер

Төшәрмен утка, беләм...

Барыбер йөрәк пәрасен

Кайрый-канатка теләм!

 

х х х

Мин кич буе сиңа хатлар яздым,

Мин төн буе сине сагындым.

Әллә ничек кенә, ялгыш кына

Иң авырткан җиргә кагылдык.

 

Мәхәббәтнең бәхетсезе булмый,

Моңсу, сагышлысы булса да.

Шуңа күрә мин еламыйм, юк-юк,

Күзләремә яшьләр тулса да...

 

Кайчан гына, кайчан күрешербез,

Сагышыма беттем сабышып...

Язган хатларымны канат итеп,

Җаннар гына йөри кавышып...

 

- Шул җитәрме? Алло... Сез кайда!.. Ник дәшмисез? Алло!

- Мин монда...

- Әллә елыйсыз инде? Әйттем бит укырга кирәк түгел дип...

- Ярый укыдыгыз әле... Әйбәт шигырьләр... Күңелгә тиде...

- Зинһар, тынычланыгыз...

- Игътибар итмәгез. Тагын укыгыз...

- Еламасагыз гына укыйм. Сез борчылсагыз – миңа да кыен булачак. Ну, ничек килешәбез?

- Юк, еламыйм.

- Еламагыз... Күз яше белән җан суырылып чыга ул... Ә хәзер мин сезгә өмет хакында өч шигырь укыйм...

 

Күңелемдә күпме йолдыз янган,

Синең йолдыз барыбер яктырак.

Ай да калка синең өчен генә,

Таң да ата синең яктарак...

Күңелемдә күпме хыял яши,

Синең хактагысы – татлырак!

Үреләм дә карыйм – өмет белән

Бәхет яши синең яктарак...

 

х х х

Якты өмет биреп торасың син,

Син өметнең үзенә охшаган.

Күңелемдә өмет сүрелсә дә,

Мин барыбер сиңа ышанам!

 

Бәхетсезләр әллә никадәрле,

Өметсезләр әллә нихәтле.

Өмет белән бәхет бергә яши, -

Мин ышанам, димәк – бәхетле!

 

Мин ышанам сиңа,

язмышыма

Өметләнгән кебек ышанам!

Син – язмышның үзе кебек миңа,

Син бәхетнең үзенә охшаган...

 

х х х

Кышка кереп кенә килгән мәлдә

Күңел инде язны сагына.

Канатларым киереп җилпи-җилпи,

Җан-былбылым азмы кагына?

Өмет торган якка китеп барам,

Карый-карый бәхет ягына...

- Наҗия акыллым, бер сорау бирергә мөмкинме сезгә?

- Сорагыз...

- Сез аны яратасызмы?

- Кемне?

- Кемне булсын – яраткан кешегезне?

- Яраткан кешемне яратам, тик мин башка кешегә кияүгә чыгам бит...

- Аңламадым... Алай да буламыни?

- Була шул.

- Сөйләгез...

- Нәрсә сөйлим?

- Ничек булганын сөйләгез... Ничек шундый хәлгә төштегез?..

- Сөйлисем килми... Ачуланмагыз...

- Ачуланам. Мин бит сезгә шигырьләр укыдым, күңелемне ачтым. Сез дә сөйләгез...

- Нәрсәсен сөйлисең инде... Мин яраткан кеше миңа хыянәт итте... Бөтен тарих шул.

- Ә “башка кеше” дигәнегез яратамы соң?

- Әйе...

- Чынлапмы?

- Чынлыгын тормыш күрсәтер...

- Менә сиңа хикмәт! Үзегезгә ышаныч калмадымыни инде?

- Юк, минем ышанычым калмады, көчем дә бетте... Соңгы мәхәббәтем көчемне генә түгел, җанымны суырып алган кебек булды... Менә сезнең үз җаныгызның суырылып чыкканын тойганыгыз бармы?

- Бар. Шигырьләрдән тоймадыгызмыни?

-Тойдым шул. Шуңа күрә да кыен. Менә сезнең күңел дә тыныч түгел. Берәр бәхетле кеше бар микән соң бу дөньяда, ә?

- Бар. Ләкин сагышлылар күбрәк, Наҗия акыллым... Синең шул хакта уйланганың бармы: югалтуларыбызның сәбәбен читтән эзлибез... Ә бит мәхәббәтебезне, язмышыбыз билгеләгән юлны югалтуда без үзебез күбрәк гаепле. Шулай түгелмени?

- Белмим... Бу минем өчен бик катлаулы...

- Сезгә катлаулы булса, минем өчен ап-ачык: күп очракта үзебез гаепле.

Менә сез үз мәхәббәтегезне саклап калу өчен нәрсә эшләдегез? Ә? Дәшмисез... Дәшмәсәгез дә белеп торам – берни эшләмәдегез... Мәхәббәт, сөю – ул үзе авыр эш. Һәр минут, һәр көн үз хисләреңне яраткан кешең каршында дәлилләп, раслап торырга кирәк... Ә сез аз гына кыенлыкка юлыгып, кечкенә сагышка, шикле-шөбһәле югалтуга да түзмичә, яратып йөргән кешегезгә үпкәләп, башка кешегә китеп барасыз...

- Сез каян беләсез соң? Мин бит әле берни дә сөйләмәдем...

- Сөйләгез соң...

- Без өч ел яратыштык... Аерылышырга туры килгәч, вәгъдәләр бирешеп аерылыштык.

- Аерылыштыгыз, алайса? Нигә?

- Юк, аерылышмадык. Аны Себергә эшкә җибәрделәр. Барысы да әйбәт булса, мин соңрак барырга тиеш идем.

- Шуннан?

- Баштарак еш язды. Аннары хатлары сирәгәйде... Телефоннан аралашу кыенлашты...

- Ләкин бу хәл генә аерылышуга сәбәп була алмый бит әле... Бәлки ул авыргандыр? Бәлки эшләре барып чыкмагандыр? Бәлки күңеленә, синдәге кебек, шик-шөбһә кергәндер? Йә, аңлаштыгызмы соң?

- Өлгерми калдык. Бервакыт аның яныннан бергә эшләгән дусты кайтып төште. Ул әлеге дустына: “Мин өйләнергә җыенам”, - дигән.

- Ай Алла!.. Бәлки ул сезгә өйләнү хакында әйтергә теләгәндер?

- Белмим... Миңа булса, хәбәр иткән булыр иде...

- Барыбер аңламыйм... Аерылышу өчен бу хәбәр генә җитми дип уйлыйм. Ә бәлки ул бүгенгә кадәр сезне көтеп, сезгә ышанып яшидер? Ә? Алло, ник дәшмисез? Кая киттегез?..

- Мин... монда...

- Наҗия акыллым, шуны гына әйтергә телим: сезгә бер ныклап аңлашырга кирәк булган.

- Ул кайткан иде...

- Шуннан?

- Очрашмадык. Мин кабул итмәдем. Качтым... Кабат китеп барды...

- Менә сиңа мә! Каян бу кадәр тискәрелек сездә, ә? Чынлап та, ул кешегез сезне алырга кайткан булса? Ник дәшмисез?

- Сез мине нигә җәфалыйсыз? Нигә бу сорауларны бирәсез? Мин болай да күп кичердем, күп борчылдым... Хәзер мин өр-яңа тормыш корырга җыенам, аңлыйсызмы? Иртәгә минем туем!..

- Нинди нигезгә корасыз соң бу яңа тормышыгызны?

- Нинди булса да, минем нигез бит ул, минем тормыш! Сезнең ни катнашыгыз бар минем тормышымда, язмышымда?

- Туктагыз әле, нигә миңа ачуланасыз? Сезнең сәер мәхәббәтегездә, хикмәтле тормыш уеныгызда минем бер катнашым да юк, анысы дөрес... Ләкин беренче булып сез шылтыраттыгыз ласа... Шулаймы? Миннән теләк шул: матур итеп туй итегез, матур итеп яшәгез, бәхетле булыгыз... Ә хәзер мине калдырыгыз, хушыгыз!..

- Зинһар, гафу итегез!.. Мин дивананы ачуланмагыз... Үтенеп сорыйм: болай ташлап калдырмагыз... Сезнең белән бөтен йөрәк яраларым кузгалды, бәгырем телгәләнде... Хәзер мин нишлим инде? Киңәш бирегез, сез бит акыллы...

- Мин сезгә киңәш бирмим. Бирергә хокукым да, дөресен генә әйткәндә, теләгем дә юк. Мин сезгә бары тик бер шигырь укыйм...

 

Кояш назлавына уянам да,

Һәр көн ачыш ясыйм таңнарда:

Газап белән бәхет бергә яши

Яр яратып йөргән җаннарда...

 

Кайсы күберәк дип сорамагыз,

Алар арасында сагыш бар.

Күңелләрдә бер кыл чыңлап ала,

Шундук ташып чыга сагышлар!..

 

Бәхете дә сагыш булып яна,

Сагыш булып әрни газабы...

Башланганда газап булса булсын,

Бәхет булсын иде азагы!

Бәхет булсын иде азагы!

- Рәхмәт... Сез – изге җан...

- Юк, мин дә, сезнең кебек үк, бары тик гашыйк һәм сагышлы җан... Яшьлек мәхәббәтен югалтып, гомере буе күңел тынычлыгы таба алмыйча яшәгән Хода бәндәсе...

- Барыбер изге кеше сез. Мәхәббәт – изгелек бит ул. Мәхәббәт – Ходай ихтыяры. Ходай эше булмаса, без аны аңлый алган булыр идек, шулаймы, язучы абый?

- Наҗия акыллым, сез миңа болай ныграк ошыйсыз. Кыенлыклардан фәлсәфә коткара, диләр иде, хак икән. Менә сез дә философ булып барасыз... Димәк, сезнен язмышыгыз бөтенләй үк өметсез түгел әле...

- Көлмәгез...

- Кая ул көлү! Көлүдән узган монда... Нишләп көлим, сокланам мин сезгә! Ни өченме? Сез мәхәббәт өчен көрәшмисез, сез аны эзлисез... газапланып, бәргәләнә-бәргәләнә эзлисез... Бәлки шулай дөрестер дә. Көрәш – үзе үк матур сүз түгел. Нигә көрәшергә? Ни өчен? Кем өчен? Ә бит дөнья иркен, дөнья киң, җаннар елышырдай җылы күп... Чынлап та, сез хаклыдыр бәлки, хаклыдыр...

- Инде сез ямансуладыгыз бугай... Телисезме, мин дә сезгә шигырь укыйм?

- Сез? Сез шигырь язасызмыни?

- Язам, ник язмаска... Ләкин мин шагыйрь түгел... Күңелем генә шагыйрь... Тыңлыйсызмы?

- Яле-яле...

- Ләкин гаепләштән түгел, яме?..

 

Кулларыңны сузып көтеп алдың,

Сузармынмы кулны?

Күзләреңә кертеп адаштырдың,

Табармынмы юлны?

Синең карашларга тап булам мин,

Кая карасам да.

Син берүзең калдың киләчәк һәм

Үткән арасында...

 

Гомер юлларында кем син, кем син?

Ал шәфәкъме, таңмы?

Бәхеттәнме, әллә сагыштанмы -

Бөртек яшең тамды...

Язмышмы бу, әллә борчу гына

Гомер чатларында?

Өметтер син, сине уйлап куям

Моңсу чакларымда.

 

...Күңелемдә туган хиснең исеме –

“Сөю”, Хөрмәт”, “Кадер”;

Кулларыңны сузып көтеп алдың,

Йә әйт, кем син, бәгырь?

 

- Күптән язасызмы?

- Күтән... Үземне белә башлаганнан бирле...

- Шигырь дә язгач, нигә туй котлавын үзегез генә язмадыгыз соң?

- Әллә язып карамаган дисезме? Ун мәртәбә башлап, ун мәртәбә ташладым. Гел сагышлы, моңсу чыга...

- Сез хаклы, туй котлавы шатлыклы, якты булырга тиеш...

- Шулай шул... Тагын бер сорасам, ачуланмыйсызмы?

- Юк, нигә ачуланыйм ди. Сорагыз.

- Язып бирегез миңа шул туй шигырен!

- Әйттем бит инде, яза алмыйм, дидем. Ни өчен икәнне дә әйттем...

- Беләм. Белгәнгә күрә сорыйм да инде: языгыз, зинһар... Әй!.. Язучы абый, ник дәшмисез? Алло, инде сез югалдыгызмы?

- Мин сезне аңладым, Наҗия сеңлем... Язармын...

- Рәхмәт.

- Ләкин рәхмәт әйтмәгез! Их, яшь чакларым булса! Себердән түгел, дөнья читеннән кайтып алып китәр идем мин сезне, Наҗия акыллым! Урлап, очыртып алып китәр идем!.. Менә шулай... Мин инде сезнең егетләрдән көнләшә дә башладым...

- Юк ла, сез моны миңа җиңел булсын дип кенә әйтәсез... Мин бит инде аңладым: сезнең язмыш та бик бәхетле булмаган...

- Күрәсезме, инде мин сезнең юатуга мохтаҗ...

- Һич алай түгел. Сез көчле кеше. Чөнки сез изге кеше. Изге кеше генә башкаларга өмет, көч бирә ала... Сез миңа ышаныч бирдегез, пыскып сүнеп яткан өметемне кабат дөрләтеп җибәрдегез...

- Рәхмәт. Миңа бу сүзләрне ишетү шулай ук рәхәт. Ләкин эш миндэ генә түгел. Аңлагансың, димәк син үзең шуңа әзер булгансың. Хәтта шушы изге минутны көтеп яшәгәнсең...

- Үзегезгә рәхмәт. Мин сезнең шулкадәр күп вакытыгызны алдым!..

- Юк-юк, сез миңа шулкадәр күп вакыт бүләк иттегез!

- Алайса, ачуланмыйсыз инде?

- Бәхетле булсагыз – ачуланмыйм...

- Рәхмәт! Мин ничек тә бәхетле булырга тырышырмын! Сау булыгыз!

- Хушыгыз!

- Ой! Тагын бер генә минут!

- Тыңлыйм, Наҗия.

- Зинһар, бер кечтеки генә шигырь! Шигырь белән теләк теләгез әле миңа, ә?..

- Мөмкин... Тыңла... Һәм... хуш!

 

Нинди генә теләк телим икән?

Ни әйтсәм дә һаман аз булыр.

Иң яхшысы, матур бер фал ачыйм:

- Алда гомерең тоташ яз булыр!

Көннәрең дә гел кояшлы булыр,

Күңелеңә нурлар ягылыр.

Ә беркөнне, бер изге җан чыгып,

Йөрәгеңә килеп кагылыр...

Кагылыр да әйтер:

- Моңа кадәр

Ничек сине күрми йөрелгән?!

...Менә шундый матур бер фал ачам:

“Йөрәгеңә бәхет төрелгән!
 

х х

- Алло!

- Алло! Сәлам, дускай!

- Сәлам-сәлам!

- Слушай, сиңа үтенеч бар иде. Бер бик якын танышым туй котлавы сорады. Язучыларны беләм, дип мактанып ташлаган идем шул... Язып бир инде, зинһар, ә? Наҗия исемле кыз ул. Бик ашыгыч кирәк...

- Кайчанга?

- Иртәгәгә... Булыш, ә?

- Иртәгә тек иртәгә!

14 апрель, 2010 ел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев