Логотип Идель
Иҗат

ӘНКӘЙ

(Нәсер)

Төшемдә әнкәйне күрдем. әй, имеш. Авылда үзебезнең бәрәңге бакчасында нәрсәдер эшләп йөрүем. Шунда әллә каян, тыкрык ягыннан сураеп бер озын шәүлә пәйда булды да акрын гына миңа якынлаша башлады. Куркуымны сиздерәсем дә килми, монда калырга ярамаганын да тоям. Ашыгып, ишегалды якка җил капканы ачып чыгам да өйгә йөгерәм. Анда – әнкәй. Кабалана-кабалана, куркуымны сөйләргә керешәм. Әнкәй, һәрвакыттагыча, бер дә борчылмый-пошынмыйча, бу хәлнең искитәрлек нәрсә түгеллеген аңлата. Мин шунда ук тынычланып калам.

Үзәкләрем өзелеп йокыдан уянып китәм. Кара әле, дим, адәм баласының күңелендә кыен чакта әнкәйгә сыенасы килү теләге гомерлеккә кала икән бит. Балачакта урамда уйнап йөргәндә, кайсы гына сабый, кем дә булса үзен рәнҗетсә, «Әнигә әйтәм!» дип өенә йөгермәгән? Әнисе яклыймы-юкмы, анысы – башка мәсьәлә, иң мөһиме, «Әнигә әйтәм!» дигән тылсымлы сүз бар.

Әнә шундый халәт күзәнәкләремә сеңеп калып, инде үзем күптән әни, әни генә түгел, әби булсам да, төшләремә кереп, хәтеремне уята. Югыйсә «Әнкәйгә әйтәм!» сүзе минем проблемаларымны беркайчан да шул урында, шул вакытта ук хәл итми иде бит. Андый чакта әнкәй миңа: «Суксалар – сук, типсәләр – тип. Тик торган баганага барып кагылма. Үзеңне үзең якларга өйрән», – дияр иде. Ә инде берәр нәрсәдән үпкәләп, рәнҗеп, елап ук утырсам, эшнең нидә икәнлеге белән кызыксыныр да: «Һи-и, шуның өчен елап утырасыңмы? Моның өчен мин күземнән яшемне түгел...» – дип, тагын күңелемне күтәреп җибәрер иде. «Ах, үземә охшамагансың, миңа начарлык эшләсәләр, мин беркайчан да елап-җебеп тормадым, киресенчә, тагын да ныгып, үземне якларга керештем», – дигән чаклары булды.

Әмма, шагыйрь әйтмешли, дөнья безне үзгәртә, еламаска өйрәтә икән. Алай гына да түгел, шундый вакыт җитә, үзеңнән дә балаларыңа: «Һи, шуның өчен борчыласыңмы? Бу бит проблема түгел», – дип әйттерә икән. Әни булуның да, әби булуның да үз фазыйләте бар. Әнә, гадәттә, үз өендә берүзе калудан беркайчан да курыкмый торган оныгым Азалия, минем янга килгәч, балкон ишеге шыгырдаганнан куркып, артымнан калмый йөреп маташа. Аңа, ишекне ачып, берни дә юклыгын күрсәтәм. ил генә шулай шаярганын аңлатам. (Аның кебек чакта миңа да әбекәем: «Караңгыдан курыкма. Якты чакта ничек була, караңгыда да барысы да шулай ук», – дип өйрәтә иде. Хәер, анысы – күптән үткән заман, тып-тыныч авыл тормышы иде шул. Хәзер нәрсәләрдән куркырга кирәклеген дә өйрәтми булмый...)

Менә шулай. Төшемдә әнкәйне күрдем. Үзәкләрем өзелеп уяндым да әнә шундый фәлсәфи уйларга бирелеп киттем. Тормыш ыгы-зыгыларын онытып торып, яңадан бала булып, «Әнкәйгә әйтәм!» дип йөгереп өйгә кайтасым, әнкәйгә сыенасым килеп китте.

2009

Фәйрүзә МӨСЛИМОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев