Логотип Идель
Иҗат

«КЕШЕЛЕКНЕ МАКТАП КӨН ДӘ КҮКТӘ КОЯШ ЕЛМАЙСЫН»: «АК КАУРЫЙ» ӘДӘБИ ТҮГӘРӘГЕ УКУЧЫЛАРЫ ИҖАТЫ

Сезгә Яр Чаллы шәһәренең 41 мәктәбендә эшләп килүче «Ак каурый» әдәби түгәрәгеннән ялкынлы кайнар сәлам. Без менә 6 ел каләм тибрәтү белән шөгыльләнү дәверендә, хәйран күп уңышларга ирештек, яңадан-яңа әсәрләр тудырдык, шактый күп язучыларның иҗаты белән таныштык. Көтеп алган зур бәйрәмез – Бөек Җиңү көннәре якынлашканда, яңа шигырьләребезне сезгә тәкъдим итәсебез килде.

Җиңү кайтавазы        

Җиңү кайтавазы яңгырый,

Хәтер сырларына төренеп.

Һәйкәлләрдә чәчәк бәйләмнәре

Ел әйләнәсе тора күмелеп.

 

Бар агачлар бөреләрен ача,

Кояш җылысына күмелеп.

Язлар безгә Җиңү алып килгән,

Каршы алган илем сөенеп.

 

Миллионннарның каны, җаны,

Батырлыгы белән яуланган!

Бөек Җиңү бик кадерле безгә,

Һәр йөрәккә уты салынган!

Закирова Әдилә, 8 нче сыйныф

 

Тынычлыкның туган көне    

9 Май – Тынычлыкның

Туган көне булып танылган.

9 Май – Бөек Җиңү көне

Тарихларга уеп язылган.

 

Илем тыныч булсын. Дары исе

Һаваларда мәңге булмасын!

Һәлак булганнарны данлап,

Һәйкәлләрдә хәтер тынмасын!

Сагындыкова Лилия, 8 нче сыйныф

 

Җиңү кадерен белик            

Сугыш... Ана, бала яше белән,

Ачы хәсрәт белән ясалган.

Җиңү бабаларның батырлыгы,

Тугрылыгы белән яуланган.

 

Сугыш, Җиңү –  капма-каршы сүзләр,

Атлый икән алар гел бергә.

Сугышларсыз Җиңүләр дә булмый,

Кирәк Җиңү кадерен белергә!

Гатиятуллина Зилә, 8 нче сыйныф  

 

Хәтер                                      

Хәрби дан көннәре җитә,

Илем 9 Майны бәйрәм итә.

Гомерләрен биргән кешеләр

Безнең йөрәкләрдә яшиләр.

 

Әби-бабай йөзләрендә

Хәтер-буразналар сырланган.

Газап һәм авырлык белән

Халкым зур Җиңүне яулаган!

 

Хәрби дан көннәре җитә,

Илем 9 Майны бәйрәм итә.

Хәтер мәңгелек ут булып,

Һәйкәлләрдә безне көтә.

Рафикова Алинә, 8 нче сыйныф

Булмасын сугыш илемдә         

Булмасын сугыш илемдә,

Телим бары тынычлык.

Бар да җитү, дөнья ямьле

Рәхәтләнеп  торырлык.

 

Булмасын хәсрәт гаиләдә,

Балалар уйнап үссен.

Җиңү яулаган бабайлар

Хөрмәт, рәхмәтне күрсен.

 

Булмасын кайгы кешедә,

Сәламәт һәм шат булсын.

Кешелекне мактап көн дә

Күктә кояш елмайсын.

Мулләхмәтов Камил, 5 нче сыйныф    


Һәйкәлләргә юллар такыр                                

Һәйкәлләргә юллар такыр безнең,

Шау чәчәктә аның түрләре.

Буыннардан буыннарга күчә,

Җуелмас хәтер төеннәре.

 

Чәлперәмә килгән өмет-бәхет,

Кайгы салган сугыш, афәтләр.

Маңгайдагы буразналар сөйли,

Күпме күргән кеше хәсрәтләр.

 

Җиңү таңын көтеп сулкылдаган

Миллионнарча сизгер йөрәкләр.

Әрнү-сагыш, чиксез югалтулар,

Вәхшилектән үрелгән хәсрәтләр.

 

Кошлар моңыннан да ләззәтлерәк

Күңелләрдә Җиңү җырлары.

Сугыш шәүләсенә нокта куйсын

Тынычлыкның якты нурлары.

 

КЕШЕ булып яшәсен лә иде

Бу дөньяга туган һәрбер зат.

Мәхәббәтле, вөҗданлылар гына

Туса иде җиргә мең кабат.

Вагыйзова Гөлия Наил кызы, татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев