Сезгә Яр Чаллы шәһәренең 41 мәктәбендә эшләп килүче “Ак каурый” әдәби түгәрәгеннән ялкынлы кайнар сәлам. Без менә 6 ел каләм тибрәтү белән шөгыльләнү дәверендә, хәйран күп уңышларга ирештек, яңадан-яңа әсәрләр тудырдык, шактый күп язучыларның иҗаты белән таныштык. Көтеп алган зур бәйрәмез – Бөек Җиңү көннәре якынлашканда, яңа шигырьләребезне сезгә тәкъдим итәсебез килде.