Логотип Идель
Иҗат

ФӘНИС ЯРУЛЛИН ШИГЫРЬЛӘРЕ

Яшерен хәзинә

Безнең сөю яшерен хәзинәдәй
Тирән казып җиргә күмелгән.
Белмәсеннәр өчен өсләренә
Тигез итеп туфрак сибелгән.
һәм белмәс тә аны һичбер кеше,
Ул күмелгән шундый тирәнгә.
Өсләрендә уйный бала-чага
Ауный-ауный яшел чирәмдә.
Бәлки анда беркөн мәйдан булыр,
Сабан туе үтәр гөр килеп.
Чабып үткән атлар тоягыннан
Очкын гына калыр сирпелеп.
Пар гашыйклар бәлки утырыр шунда,
Йөрәкләре коштай очыныр.
«Чулт-чулт» иткән үбешү тавышына
Былбыл сайраулары кушылыр.
Ул гашыйклар сөю шатлыкларын
Беркемнән дә тормас яшереп.
Көлүләре алтын тәңкә булып
Аланнарга китәр чәчелеп.
Безнең хәзинәбез калыр җирдә,
Табалмаслар - үтәр заманы.
Күпме хәзинәләр көтәләрдер
Хуҗалары казып алганны.
Безнең хәзинә дә калыр җирдә
Беркем белми торган сер булып.
Сокланырлар аңа җир өстенә
Калкып чыкса гына гөл булып.
2002.

 

Яшерен булуы белән кадерле

(Цикл)
Безнең сөю туган чагында ук
Хөкем ителгән иде бит үлемгә.
Ул көннәрнең килеп җитәчәген
Кертеп карамадык күңелгә.

Бер савыттан эчтек сөю утын,
Берничә кат кердек бер суга.
 
Йөрәкләрдә урын калдырмадык
һичбер төрле шиккә, борчуга.

Шуның белән без бәхетле идек,
Биеклектә безне шул тотты.
Хөкем көне киләчәген хәтер
Шатлыгыннан исереп - онытты.

Ул көн җитте! Олы бер учакның
Очкыннары бетте чәчелеп.
Ярый әле бер чаткысын урлап
Күкрәгемә куйдым яшереп.

Миннән башка беркем белми аны,
Белмәүләре бигрәк хәерле:
Ул бит миңа сер булуы белән,
Яшерен булуы белән кадерле.
2002.
 

Сагына-сагына
Белми идем шундый сөю барын,
Белми идем шундый хис барын.
Белми идем «сөям» дигән сүздә
Дөньядагы бөтен төс барын.

Ялгыш кына китереп бастың да син
Йоклап яткан вулкан өстенә,
Атты вулкан, атты киң офыклар
Манып җирне шәфәкъ төсенә.

Йөрәгемне яптым синең өскә,
Коткармакчы булдым - соң иде.
Күзләрендә синең мөлдерәмә
Әллә шатлык, әллә моң иде.

Бәхет гомере бик тә кыска диеп,
Вулкан эчләренә ташландык.
Янган саен ныграк чистарындык,
Янган саен ныграк сафландык.

Ялкын телләренә баса-баса
Мендек мәхәббәтнең тавына.
Яшәрмен мин шушы мизгелләрне
Гомерем буе сагына-сагына.

 

Йолдызлар тезеп үтәрбез
Кояш кереп оялады
Тып-тын йөрәгемә.
Балкышы шаян нур булып
Чыкты йөзләремә.
Балкыйм, янам, дулкынланам
Яшьлегемә кайттым.
Алып менеп китте күккә
Ак канатлы атым.
Монда дөнья гел башкача,
Хисләр агымы кайнар.
Тамырларда дөрли-дөрли
Ага уттай каннар.
Җир белән күкләр кушылды,
Утлар белән сулар.
Йөрәккә кергән кояшта
Янды бер үк уйлар.
Шушы бәхетнең гомерен
Озынайтырга теләп,
Ак канатлы ат өстендә
Йөрдем галәм иңләп.
Бу мизгелләр уйда мең кат
Кабатланыр әле:
Бөркет яки аккош булып
Канатланыр әле.
һәм күтәрер шул канатлар
Безне югарыга.
Йолдызлар тезеп үтәрбез
Сөю юлларына.

2002.

 

Кемдер өчен
Онытмассың диеп өметләнмим,
Онытырсың хәтта төсемне.
Башка хисләр бик тиз күмеп китәр
Ялгыш кына күргән төшеңне.

Онытырга теләмәгәндә дә
Оныттыра торган сәбәп бар:
Икебезне ике төрле итеп
Күрсәтә шул безнең сәгатьләр.

Сәгатьләрне дөресләп тә булыр,
Тик «дөресләп» булмас вакытны.
Кемдер өчен тәүге сөюләр бит
Кемдер өчен була актыккы.

 

Бүләк итче
Бер көнеңне бүләк итче миңа,
Сорамыймын шуннан артыгын.
Өр-яңадан терелеп китсен әле
Үлеп бара торган шатлыгым.

Шатлык учак бит ул, ә учакка
Утын өстәп тору кирәкле.
Учак сүнмәсен дип, өзеп-өзеп,
Салып торам анда йөрәкне.

Йөрәк инде өзелеп бетеп бара,
Ягармындыр, ахры, җырларны.
Ә ягарга җырларым да бетсә,
Ни эшләргә калыр аннары?

Бер көнеңне бүләк итче миңа,
Синең нурың калсын өемдә.
Кабызырмын аны кояш итеп
Җанда кояш сүнгән көнемдә.

2002.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарии

  • аватар Без имени

    1

    0

    Искиткеч матур шигырь

    2
    X